Аның әнисе, биюче Лариса Хәтмуллина социаль челтәрләрдә болай дип язган:
«Синең арабыздан китүеңә төгәл өч ел узды, улым… Вакыт уза, ләкин яралар төзәлми. Бары тик йөрәктәге мәңгелек җөй белән яшәргә өйрәнәсең.
Мин әле дә синең тавышыңны, елмаюыңны, кулларыңның җылысын хәтерлим… Бик озакка киткәнсең дә, тиздән әйләнеп кайтырсың сыман.
Минем тормышымда булганың өчен рәхмәт. Син һәрвакыт минем йөрәгемдә булырсың. Син минем хәтердә, сагынам һәм яратам», – дип яза Илнарның әнисе үзенең сәхифәсендә.
2022 елның 26 сентябрендә Илнар Хәтмуллин мобилизациягә эләгә, мотоукчылар ротасында хезмәт итә. Илнар махсус операциядә чакта аның улы туа. Шул ук елның җәендә каты яралана. Аның бер аягын ампутациялиләр, кулы, күкрәге, башы җәрәхәтләнә. Туганнары, якыннары аны госпитальләрдән эзләргә керешәләр, ә 30 июньдә Илнарның һәлак булуы ачыклана. Илнарны 10 июль көнне соңгы юлга озаталар.
Талантлы биюченең кабер ташында:
«Биеп кенә киткән идең дә бит,
Кире биеп кенә кайтмадың.
Рухың ашты күккә очар коштай,
Башкорт ире данын сатмадың», – дигән юллар бар.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/sagynam-ham-yaratam-xarbi-operaciyada-halak-bulgan-biyuce-ilnar-xatmullinny-iska-alalar-5879944