+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 Июля , 07:10

"Ул йон эрләп утыра иде..."

"Үз күзләрем белән күрдем мин аны".

"Ул йон эрләп утыра иде...""Ул йон эрләп утыра иде..."
"Ул йон эрләп утыра иде..."

Мин мәктәптә укыган чакта су баса дип, безнең авылны күчерделәр. Кем кая күчте, авыл таралды. Зират тау башында иде, аны да күчерделәр, су шунда кадәр күтәрелә иде.

Без күрше авылга күчтек, әтинең апасы да шул авылдан йорт сатып алды. Элеккеге байлар йорты, дип сөйли иделәр. Күпмедер торгач, апа өй җенле дип, зарлана башлады. Энемне кунарга алып китә, я мин барам. Куркам, ди иде ул. Бервакыт кунарга баргач, төнлә апаның кычкырганына уянып киттем. Мендәр астына пычак куярга онытканмын ди, догалар укый, кычкыра. Йокымнан бераз айныгач карасам - безнең кровать каршында эскәмиядә бер яшь кенә кыз йон эрли. Орчыкның зырылдаганына кадәр ишетелә. Татар кызы ул, өстендә чәчәкле ал төстәге күлмәк, ак алъяпкыч чәчәкләр рәсеме белән чигелгән, башында ак яулык, аны артка чөеп бәйләгән, аягында чабата. Мин телсез калдым... Апа кычкыр, диде. Күпмедер вакыттан соң кыз башыннан юкка чыга башлады. Апа: "Янмый да ичмасам бу өй", - дип гел әйтә башлады. Арыгандыр инде куркып. Мин башкача анда кунарга бармадым.

Ике ел торды бу йортта апабыз. Май аенда, матур кояшлы көнне йорт, абзар, мунчалар янып бетте, берни дә калмады. Менә шундый хәлләр дә була. Бу дөньяда ниләр барын бер Аллаһ кына белә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас