+26 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 Июля , 04:20

Өч яшьлек бала батып үлгән

Яңавыл районында тикшерүчеләр өч яшьлек баланың үлем сәбәбен ачыклый.

Өч яшьлек бала батып үлгәнӨч яшьлек бала батып үлгән
Өч яшьлек бала батып үлгән

Инцидент урындагы буада булган.

Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, су объектында өч яшьлек малайның үлеме факты буенча тикшерү үткәрелә.

Ачыкланганча, Максимово авылында туганнарында кунакта булган малай ишегалдында биш яшьлек апасы белән уйнаган. Ниндидер мизгелдә балалар өлкәннәр каравыннан башка йорт янында урнашкан буа янына киткән. Шунда сабый суга егылып тончыккан.

Тикшерүчеләр вакыйга урынын карап, экспертиза билгеләгән.

Балаларны сулыклар янына караусыз җибәрмәгез, алардан күз яздырмагыз! Бәла аяк астында!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас