+27 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 Июля , 05:35

"Курку көчле иде"

Популяр татар җырчысы Ләйлә Галиева аерылышу турында уйлары ире белән аерылышканчы ук килүен әйтте.

"Курку көчле иде""Курку көчле иде"
"Курку көчле иде"

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда артистка 15 ел никахтан соң ире Рөстәм Галиев белән аерылышкан иде.

- "Иртәрәк тә аерылам", дигән фикерләр килә. Ләкин ул вакытта курку тойгысы көчле иде. Ничек итеп ялгыз тормыш алып барырмын, ничек итеп балаларны аякка бастырырмын... Ул чагында мин хәтта фатир өчен түли дә белми идем. Безнең мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен психологларга шулкадәр акча сарыф иттем. Хатын-кыз, үзен санга сукмыйча, үз дөньясын саклап калырга тырыша бит. Үз-үзеңне яратудан башларга кирәк икән, - дип сөйләде җырчы «Акчарлак»ка биргән интервьюсында.

Фото: Ләйлә Галиеваның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас