Беренчел мәгълүматлар буенча, 13 июльдә кичке сәгать 11ләр тирәсендә 25 яшьлек «Лада Веста» йөртүчесе Сибай ягына барган һәм каршы килгән «Лада Ларгус» белән бәрелешкән.
Юл һәлакәтендә ике машина йөртүче, «Лада Ларгус» автомобиленең 34 яшьлек пассажиры һәм кече сыйныф укучысы һәлак булган. Биш яшьлек кыз төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.