+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 Июля , 13:45

“Менә кемнән саклагансың, әни...”

Хатыны бала тудыру йортында булган сыйныфташыннан Дилә мондый азгынлык көтмәгән иде.

“Менә кемнән саклагансың, әни...”“Менә кемнән саклагансың, әни...”
“Менә кемнән саклагансың, әни...”
Дилә әнисе янына кайтты. Күптән утырып сөйләшкәннәре юк. Кара-каршы утырып, эч серләрен уртаклашасы иде. Инде балалары да үсеп килә. Ял көнендә ике баласын алып, үскән йорты алдына кайтып туктады.

Машинадан сикереп төшүгә:
 
– Дәү әни! Дәү әни, сагындык сине, – дип улы белән кызы икесе ике яктан әнисен кочып алып, аркаларыннан сөйдерделәр. Быел мәктәпкә барачак Назгөл кәгазьдән эшләгән чәчәкләрен сузды. Сигезенчене тәмамлаган Айрат хезмәт дәресендә бизәкләр уйган турау тактасы бүләк итеп, дәү әнисен сөендерде.
– Оныкларым үсте шул инде. Нинди кирәкле әйберләр алып кайтканнар бүләккә! Үз куллары белән эшләгәннәр. Бәхетләрегез зур булсын, балалар! – Чыланган керфекләрен сабыйларга күрсәтмәскә тырышып, тиздән сиксән яшен тутырачак Нәҗибә апа йөгертеп чәй куйды.
 
Алып кайткан шәһәр күчтәнәчләре янына дәү әниләренең сыен кушып гөрләшеп чәй эчкәннән соң балалар уйнарга чыгып йөгерде.
– Ял итеп ал, кызым. Балалар әллә кая китмәсләр. Юлда арыгансыңдыр, – дип Нәҗибә Диләгә диваннан урын салды.
– Арымадым, әни. – Дилә өс киемнәрен алыштырып, ялт иттереп өй идәннәрен юып чыгарды. Нәҗибә мунча якты, аш салды.
 
Дилә идән паласларын кагып йөргәндә урамнан Фәритнең улы Илдар сәлам биреп үтте.
– Нихәл, яшьти? Картаеп буламы?
– Әйбәт. Картаерга вакыт юк, – дип калды хатын авылдашы артыннан.
– Кем булды ул? – Яккан мунчасын карап, өйгә атлаган Нәҗибә апа да сәлам бирүчене шәйләп калды.
– Илдар. Фәрит абый малае.
– Әй, йөрер инде.
 
 
Дилә көлеп куйды.
 
Илдар... Дилә белән бер сыйныфта укыды алар. Егет кызга күз салып та йөрде. Унынчыда укыганда бер тапкыр кинодан соң озатып та килде әле.
– Кем озатты? – дип сорады Нәҗибә кызыннан.
– Илдар.
– Кем малае? Фәритнекеме? – Нәҗибә ачулы иде.
– Әйе.
– Якын барма ул малайга. Ризалыгым юк!
– Нигә, әни?
– Үскәч сөйләрмен.
– Үскәч, кайчан соң, әни?
– Кияүгә чыгып, ике бала табып, ялга минем янга кайткач.
– Әле үк сөйлә инде, әни. – Дилә ялынып караса да, Нәҗибә кызына ул вакытта хәбәрен сөйләргә ашыкмады.
– Әйттем бит кайчан сөйләячәгемне.
 
Шундый сөйләшү булган иде әни белән кыз арасында. Һәм менә еллар үткән. Илдар да үз тормышын корган. Дилә дә күптән тормышта. Ике баласы белән әнисе янына кайтты. Әнисенең серен чишәр вакыт җитте, димәк.
 
Диләнең паласларны кагып кертеп, җәеп бетерүен көткән Нәҗибә кызын янәшәсенә утыртты.
– Илдарга якынайма дигәнемнең сәбәбен сөйлим, кызым.
– Әйе, әни. Син дә хәтерлисең икән әле ул сөйләшүне. Мин дә үзен күргәч шуны искә төшердем.
– Оныта димени, сөйләргә сүз бирдем бит.
* * *
 
Фәрит авылда үзен тыныч, кешелекле, акыллы, уңган ир буларак танытты. Алты бала әтисе. Хатынны күрше авылдан алган. Сания белән аңлашып, килешеп яшәделәр. Икесе дә колхозда хезмәт салдылар. Гомер буе мактаулы булдылар. Совет чорында туган, үскән, яшәгән авылдашлары бу кешеләр турында бер кырын сүз әйтмәс. Сания фермада бозаулар карады, сыер сауды.
 
Фәрит – шофёр. Колхозга үз гомерендә ничә яңа машина алып кайткандыр. Аларны күз карасы кебек саклап кына эшләтте.
Гөрләп үткән отчёт-сайлау җыелышларында авыл клубының алгы рәтләрендә урын алган уңганнар арасында мотлак Кәримовлар да булыр иде. Сабантуй мәйданы түрендә дә алар булуга гадәтләнгән авылдашлары. Ел дәвамында салган тырыш хезмәтләре өчен күпме мамык юрган, одеял, мендәр, кер юу машинасы, башка төрле зур бүләкләр белән хөрмәтләнделәр. Ике кызын кияүгә биргәндә бирнәгә гел шул бүләккә килгән әйберләрне өләшкән Сания дип кызыгып та, сокланып та сөйләделәр авылда. “Булдыра, ичмасам, Кәримовлар! Аларга жәл түгел. Алсыннар.
 
Лаеклар”, Ничә буын яшьләр алар үрнәгендә үсте.
– Бер тавыш-тыннары чыкмады Фәрит абый белән Сания апының. Ни өчен яратмадың син аларны, әни?
– Әтиең үлгәндә син бик бәләкәй идең. Ул көннәрне хәтерләмисең инде.
– Юк, апаларым, син сөйләгәннән генә беләм.
– Әтиегезне дүрт көн тотып җирләдек. Язгы кояшлы көннәр. Үзбәкстаннан Әминә апасының кайтканын көттек. Бердәнбер туганын ул кайтмый торып җирләмәүне сорады.
– Шулай дигән идегез...
– Менә шул Әминә апагызны унсигез яшьлек чагында фермада көчләгән имансыз Фәрит.
– Кит әле, әни! Фәрит абый шундый кабахәтлеккә барганмы? Булмас!
– Булган шул. Шул хәлдән соң Әминә апагыз авылдан чыгып киткән. Гарьләнгән инде, бахыр. Чарасызлыктан иленнән аерылган. Бер якын кешесе булмаган Үзбәкстанга юл алган. Шунда карт үзбәккә тормышка чыгып яшәде. Бер улы булды. Инде барысы да вафатлар. Әминәбезне үз иленнән аерган оятсыз ул Фәрит, балам.
– Фәрит абый турында андый сүзне башка кеше сөйләсә, ышанмас идем, әни. Ә үзе безнең апага өйләнмәгәнме?
– Юк инде. Өйләнердән түгел, үзенчә мәсхәрәләгән инде авыл кызын. Күп тә тормый, Санияне сораткан. Кем белә, Әминә үз илендә калса, бәлки, бик бәхетле яшәр, әле дә исән булыр иде. Чит җирләрдә гомер сөреп, үз телендә бер сүз әйтергә зарыгып, саргаеплар гына җан биреп, җәсәде дә шунда калды...
– Фәрит абыйның балалары андый түгелдер, әни.
– Кем белгән? Бала әти-әнисе өчен җавап тотмый дисәләр дә, якыная торган кешеләр итеп күрмим, кызым.
* * *
 
– Әни, дәү әни, без ачыктык. Әй уйнадык. Илдар абый малае Марат та безнең янга килде. Ашап алгач, тагын уйнарга чыгарбыз әле, әни. Марат әйбәт малай. Әтисе дә безнең янга килде, тәмле кәнфитләр бирде. Маратның җиңел тубы бар. Без туп белән уйныйбыз... – Айрат хәбәрен сөйләде.
– Мин дә чыгам, әни... – диде бит алмалары кояшта янган Назгөл.
 
Дилә каршы килмәде.
– Чыгарсыз, чыгарсыз, балалар. Мунча өлгергәнче берәр сәгать уйнап керерсез.
– Кулларыгызны юыгыз да, утырыгыз, бәләкәчләр. – Нәҗибә, Диләгә карап елмайды да, аш бүлә башлады.
 
Тавыш-тынсыз гына аш ашадылар, чәй эчтеләр.
– Тәмле булганмы, улым, кызым? – Дилә Назгөл белән Айратның аркасыннан сөеп, алларындагы буш тәлинкәләрен алды.
– Тәмле! Тәмле... – диеште балалар.
– Ашагыз, эчегез, сабыйлар! Бәхетләрегез белән үсегез! – Нәҗибә чәен эчеп бетереп, амин тотарга кулларын күтәрде. Балалар да аны кабатлады.
– ...Бирәхмәтикә йә әрхмә-р-рахимин әәәмииин! – дип бетүгә, Айрат тәрәзәгә карады да:
– Марат килгән! Без уйнарга! – дип чыгып йөгерде. Аңа Назгөл дә иярде.
– Мунча әзер булгач та чыгып алам, – дип калды Дилә артларыннан.
 
Нәҗибә елмаеп куйды:
– Уйнап калсын сабыйлар. Уенның да вакыты бер генә.
 
Дилә ял итте. Телевизор кабызып, яраткан тапшыруын карады. Анысы ахырына якынлашкан иде. Аннары мунчаны карап килде. Миченә утын өстәде. Балалары да, үзе дә чабынырга ярата. Урамга чыкты. Урамда алар үскәндәге кебек бала-чага, мал-туар йөрми. Җәйләрен Дилә кебек читтән кайтканнарның балалары гына күренгәли. Маллар саны кимегән, тәрәзәләренә такта кадакланган йортлар саны арткан авылда. Яшел чирәмендә тәгәрәп уйнап үскән ул-кызлары туган-үскән нигезләрен калдырып чыгып киткәч, нишләсен, кем исәбенә үссен авыл? Нигезләр тарала, авылларда тормыш сүнә. Дилә үлән арасыннан болынга атлады. Анда ике малай белән бер кыз туп белән уйный. Малайларның берсе – аның Айраты, берсе – Илдарның Мараты. Ә Назгөл читкә тибелгән тупны йөгертеп абыйларына китереп биреп, үзенә кызык таба. Дилә уйларына бирелеп, балаларны күзәтте. “Телефонда утырмасыннар, авылда булса да туп артыннан йөгерсеннәр”. Болын читенә килеп баскан Диләгә улы кул болгап сәлам бирде. Аны Назгөле кабатлады. Дилә елмаеп куйды.
 
– Чибәрлегеңне җуймыйсың, ә, яшьти.
 
Борылып караса, артында Илдар басып тора. Гәүдәгә калынаеп киткән, корсагы беленә башлаган. Укыгандагы какча гәүдәле Илдар түгел. Күрешмәгәннәренә дә байтак еллар үткән шул.
– Җуярга вакыт юк.
– Кара әле, син дә ялгыз, мин дә ялгыз кайтканбыз авылга. Бу бит очраклы хәл түгел, ә? Ничек уйлыйсың? – Илдар хатынга якын ук килде, күзләрен майландырып, Диләгә карап тора башлады.
 
Дилә өчен көтелмәгән сүзләр иде бу.
– Ни сөйлисең, Илдар? Нишләп ялгыз булыйм? Ике балам белән кайттым.
– Ирең кайтмаган бит. Әллә... ниме?... Ну, аңлыйсың инде...
– Әллә ниләр сөйләмә, Илдар. Ирем эш белән командировкада. Шуңа кайта алмады.
– Ә минем хатын бәбиләргә җыена. Дәваханәгә салдылар.
– Шатмын. Исән котылсын. Ә сине кабат әти булырга җыенуың белән!
– Төкер әле анысына. Мин ураза тотарга тиешмени? Әйдә, очрашыйк. Кич киләм. Монда безне эт тә күрми дә, сизми дә. Авылда төн уртасында – үлем тынлыгы. Кайчан килим? Телисең икән, машинада гына утырырбыз. Телисең икән, берәр кунакханәдә номерга заказ бирәм. Андый урыннар күп хәзер. Әйт кенә. “За городом”, “Мир уюта”, “Как дома”, “В лесу”... Сайла, кайсы ошый?
– Вәт, юньсез, ни сөйли. Җитте! Тукта, Илдар! Син мине кемгә саныйсың? – Дилә ачуланып иргә карады.
– Ә нәрсә булган? Хәзер бар да шулай яши. Чебешләреңне йоклат та, чык та кит. Очрашкач күрерсең минем нинди юньсез икәнне. Ха-ха-ха...
 
Диләне бу сүзләр чыгырыннан чыгарды:
– Югал күз алдымнан!
Ул борылып балаларына дәште:
– Балалар, әйдәгез кайтабыз.
– Хәзер, әни. – Айрат белән Назгөл йөгереп килеп әниләре янына баскач, Илдар сөйләнүдән туктады.
– Уйла, яшьти. Мин чынлап әйтәм.
– Өметләнмә. Яшь чагыңда кирәкмәгәнне син миңа хәзер кирәкмисең инде...
 
Илдар да Маратына дәште:
– Кайтабызмы, улым?
Улы, әйе, дип баш какты.
 
Шулвакыт ирнең кесә телефоны шалтырады:
– Тыңлыйм, чибәрем. Әйе. Әле авылдамын. Нинди вакытка? “Как дома”, яхшы. Очып килеп җитәрмен. Пока, чибәрем.
 
Аннары улына борылды:
– Улым, мине эш буенча чакыралар. Хәзер кайтып ашыйсың да, өйдә каласың. Телефонда утырырсың, телевизор карарсың. Мин иртән генә кайтам.
– Ярар, әти...
 
Балалары адымы белән атлаган Дилә боларның барысын да ишетеп торды. “Вәт, әни, менә нинди кешедән саклагансың син кызыңны. Кайдан сизгәнсең дә, ни акылың җитеп кисәткәнсең. Рәхмәт, әни...”

Аида ХӘЙРТДИНОВА.


 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас