Җәлладны гомерендә ике тапкыр гына күргән 18 яшьлек Диана кәләш булган, дип хәбәр ителә.
Журналистлар белән сөйләшүдә үтерүченең хатыны түбәндәгеләрне сөйләгән. "Башта без кешенең тышкы кыяфәтенә карыйбыз. Миңа Илназ сөйкемле тоелды, мин аңа хат язарга булдым. Бу 2021 елда булды. Яздым. Бер ай җавап көттем. Һәм ул җавап бирде. Безнең аралашу башланды", - дип уртаклаша ул.
Коточкыч факт, әмма кайберәүләр Илназның балаларны ерткычларча үтерүен оныта. Ерткыч кулга алынганнан соң озак та үтмәстән челтәрдә аның тышкы кыяфәте турында актив фикер алыша башладылар, матур дип атадылар. Хәтта фанат пабликлары да барлыкка килде, анда җинаятьчегә юридик ярдәмгә акча җыя башладылар. Илназны гаепсез дип санаучылар да табылды, алар үз фикерләрен үтерүченең тышкы кыяфәтенә генә нигезләделәр.
Ләкин фанаткалары нинди генә фантазияләр кормасын, Галәвиев кешеләрне үтергән гади җинаятьче булып кала. Дистәләгән кешенең язмышы мәңгегә җимерелде һәм бу корбаннар гына түгел, аларның якыннарын югалткан гаиләләре дә.
"Мәхәббәт минем өчен, беренче чиратта, үзара аңлашу, ярдәм итү һәм кешене ничек бар шулай кабул итү. Мәхәббәт - үз сайлавыңа тугрылык, - дип фикер йөртә Диана. - Әгәр кешене сайласаң, тормыш авырлыкларын җиңеп, гомеремнең ахырына кадәр аның белән кулга-кул тотынышып барырга кирәк, дип саныйм. Шулай ук, ул нинди генә булмасын, теләсә кем мәхәббәткә лаек, дип уйлыйм».
Фото: Маsh