

Кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була, диләр. Ходай биргән бер гомер эчендә язмыш кешене кайларда гына йөртми дә, нинди генә упкыннарга ташламый. Зианчура районында туып-үскән Ләйлә Хөснияровага да (исемнәр үзгәртелде – автор) гомере эчендә ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килә. Әмма көчле рухлы яшь ханым аяусыз язмыш алдында баш имәскә, төшенкелеккә бирелмәскә тырыша.
Аның белән мин туган тел һәм әдәбият укытучылары семинарында таныштым. Ачык йөзле, шат күңелле Ләйлә Зәки кызы бер күрүдә үк үзенә җәлеп итте. Әйтерсең лә аның белән озак еллар күрешеп, аралашып яшәгәнбез.
– Мин катнаш никахлы гаиләдә дөньяга килгәнмен. Әтием башкорт, әнием татар милләтеннән, гомер буе югары вазыйфаларда эшләделәр. Үкенечкә каршы, бүген әтием генә исән. Зур булмаган башкорт авылында гаиләдә сигез бала үстек. Урта мәктәп тәмамлагач, барыбыз да югары белем алдык, сигезебез дә татар милләтеннән булган егет һәм кызлар белән гаилә кордык, – диде ул.
Җыр-моң яратучы гаиләдә тәрбияләнгән Ләйлә беренче сыйныфта укыганда ук гармунда уйнарга өйрәнә. Әти-әнисе эштә чакта кулына гармун алып, аның телләрен саный-саный, халык җырларын уйный. Башлангыч сыйныфларны тәмамлагач, республика гәзитләренә мәкалә-шигырьләр яза башлый. Редакция хезмәткәрләре исә кызның сәләтен, активлыгын күреп, “Артек”ка юллама белән бүләкли. 7нче сыйныфны тәмамлаган җәйдә ул республиканың бер төркем яшь хәбәрчеләре белән Кара диңгез буенда ял итү бәхетенә ирешә.
Кечкенәдән спортны да үз итә Ләйлә. Шахмат, чаңгы буенча Башкортстан, Русия чемпионатларында уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулаган кыз спорт мастерлыгына кандидат була.
Җыр-моңны, спортны яратса да, ул башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булырга хыяллана. Рәми Гарипов, Мостай Кәрим, Мифтахетдин Акмулла кебек танылган язучы-шагыйрьләрнең әсәрләрен су кебек эчкән, туган телен яхшы белүче кыз Башкорт дәүләт университетына укырга керә. II курсны тәмамлап, җәен туган авылына кунакка кайткач, бакчада эшләгәндә күзләренә агу чәчри. Көзен, авыруына карамастан, янә Уфага килә. Укуда иптәшләреннән калышмаска (аларның ярдәме зур була) тырышып, декабрьгә кадәр белем алуын дәвам итә. Әмма күп укудан күзләре көннән-көн начаррак күрә башлый һәм әти-әнисе аны Мәскәүгә дәваханәгә алып бара. Биредә сул күзенә операция эшлиләр, 4 ай дәвалангач, туган авылына кайта.
Бәләкәйдән эш арасында үскән Ләйлә өйдә кул кушырып утырмый: өч ел ярымсукыр килеш авыл клубында балаларга биюләр өйрәтә. Аннары берничә ел мәктәптә башкорт, немец телләре укыта.
Бер елны көзге каникулда якын ахирәте аны туган ягына кунакка алып кайта. Авылга җиткәч, автобустан төшүләренә ике яшь укытучы кызны сәләмә киенгән, өшүдән тәннәре дерелдәп торган 7 һәм 12 яшьлек кыз белән малай каршы ала. Караучысыз калган бу балалар Ләйләнең пакет тулы күчтәнәчен (кунакка кайта бит!) күреп, ашарга сорыйлар. Ишле гаиләдә үскән яшь укытучы аларга күчтәнәчләр өләшә. Ачлы-туклы балалар Ләйлә апаларын үзләренә кунакка алып кайталар.
– Бу көнне искә алсам, йөрәгемә кан саугандай була, – ди Ләйлә Зәки кызы. – Үсмерләрне кызганып, аларга ияреп йортларына бардым. Өйләре суык, җыештырылмаган, ашарга ризыклары юк диярлек. Сабыйларның әниләре үлгән, әтиләре төрмәдә утыра, шуңа абыйлары белән генә яшиләр икән. Мин өйләрен җыештырып, ашарга пешерүгә абыйлары да кайтып керде. Таныштык. Илгиз төскә-биткә чибәр, сөйкемле, җиткән егет иде. Аның белән бераз сөйләшеп утыргач, төнгелеккә йокларга ахирәтемә баруымны әйттем. Моны ишетеп түр яктан 7 яшьлек Айсылу (Илгизнең сеңлесе) йөгереп чыкты да, мине ике кулы белән кочаклап, “Ләйлә апа, зинһар, безне ташлап китмә инде, синең белән өебезгә нур тулды, абыебызга кияүгә чык та, безгә җиңги дә, әни дә булырсың”, дип елап җибәрде. Аның сүзләреннән күзләрем яшьләнде.
Шулай да яңа танышларымны әлегә калдырырга туры килде. Ахирәтемдә төн кунгач, икенче көнне туган ягыма кайтып киттем. Әмма теге балаларның, бигрәк тә кечкенә Айсылуның үксеп елаулары күз алдымнан китмәде, йөрәгемә тынгылык бирмәде.
Һәм бераздан ахирәтем белән янә шул авылга кайттык. Бу юлы Илгиз, миңа кияүгә чык, дип тәкъдим ясады. Авыл халкы моңа кискен каршы булып: “Үзең эшчән, тырышсың, Илгизгә тормышка чыгып, бәхетеңне югалтачаксың. Язмышың белән шаярма, төптәнрәк уйла, Ләйлә”, – дисәләр дә, ятим балалар хакына Илгизнең тәкъдимен кире какмадым. Ике якта да гөрләтеп туй ясадык. Иремнең әти-әнисе булмагач, аның ягындагы туйны да минем абыйларым оештырды. Шулай итеп, туган авылымнан 412 чакрым ераклыкта урнашкан авылга килен булып төштем.
Әмма биредә эш булмау сәбәпле, Илгизнең ике туганын да алып, әти-әниләрем янына яшәргә кайттык. Мин мәктәптә укыттым, читтән торып БДУда укуымны дәвам иттем. Илгиз колхозга комбайнчы булып эшкә урнашты. Айсылу сеңлебез, Наил энебезне мәктәпкә урнаштырдык. Хатын-кыз буларак, өс-башларын һәрвакыт караулы тоттым, өстәлдән ризык өзелмәде. Әмма көттереп килгән гаилә бәхетенең гомере бик кыска булды.
Туйдан соң берничә ай үткәч, авырга уздым. Ана булачакмын, дип шатлыгымны иремә хәбәр иткәч, чәчләре үрә торды. Аның миңа “Ничек инде?!” дип акаеп каравы тәмам гаҗәпләндерде. Нарасыебызның тууына ризалыгын белдермәгәч, абортка барырга микән әллә, дигән начар уй керде башка. Йөрәк астында йөрткән сабыемны үтереп, Аллаһы Тәгалә алдында зур гөнаһ эшлим бит, дип яман уй-ниятләремнән кире кайттым.
Берничә айдан кызыбыз туды. Тирә– юньгә һәрвакыт нур чәчеп торсын, дип, аңа Гөлнур исеме куштык. Илгиз генә баланы читләтте, һәрвакыт: “Гөлнур минем кыз түгел, уйнаштан туган, аның әтисе әнә теге, әнә бу”, – дип бер гөнаһсыз сабыйны һәм мине җәберләде. Аерылам, дигәч: “Мин сине барыбер яшәтмим, үтерәм, әти-әниеңә дә көн күрсәтмәячәкмен”, – дип куркытты. Әти-әни: “Балалар, тату яшәгез, чәчәк кебек кызыгызны ятим итмәгез”, – дип ипкә китерергә тырышты. Газиз кешеләремнең йөзенә кызыллык китермәскә тырышып, гаиләбез учагын сүндермәс өчен барлык көчемне салдым.
...Илгиз армиядә хезмәт иткәндә машина белән әйләнеп, баш сөяген сындыра, мие җәрәхәтләнә. Аннары дәваханәдә баш сөякләре урынына пластик материал куялар. Табиблар шунда аңа: “Синең балаң булмаячак”, – диләр. Илгиз бу сүзләрне туйга кадәр Ләйләгә әйтмәгән була.
Беркөнне эштән кайтышлый Илгизнең башы әйләнеп китә һәм ул, идарәне югалтып, комбайнын аудара. Хуҗалыкка китерелгән шактый зур зыянны каплату өчен Зәки абый ике сыерын суеп, колхозга тапшыра. Моннан соң Ләйлә туганнарыннан акча җыеп, ирен Мәскәүгә түләүле дәваханәгә алып бара. Ләйләнең бертуган абыйсы Илгизнең тизрәк савыгуы хакына хәтта фатирын сатып, акча бирә. Илгиз биредә дүрт ел дәвалана. Бу вакыт эчендә Ләйлә аның янында була, әллә сөенечкә, әллә көенечкә, дигәндәй, тагын авырга кала.
Дәваханәдән чыккач, авылга кайтып Гөлнурны, Айсылу белән Наилне алып Чиләбе шәһәренә күченәләр. Биредә Ләйләне мәктәп директоры итеп тәгаенлиләр. Шул ук вакытта ул читтән торып БДУда соңгы курста укуын дәвам итә. Илгиз өйдә генә тора, чөнки табиблар аңа беркайда да эшләргә ярамый, дип искәртеп кайтаралар.
Еллар үтә. Ләйлә барлы-юклы акчасына Айсылу белән Наилгә бер-бер артлы туй ясый. Моңа кадәр училище тәмамлаган яшьләр үз гаиләләре белән туып-үскән якларына кайтып төпләнәләр. Яхшы тәрбия, тормыш киңлекләрендә очарга канат куйганнары өчен Айсылу да, Наил дә Ләйлә апасына һәм аның әти-әнисенә зур рәхмәтле. Хәзер инде икесенең дә балалары бар, үз һөнәрләре буенча эшлиләр.
Гөлнурдан соң Ләйлә тупылдап торган игезәк малайлар таба. Бер-берсеннән бары тик күз карашлары белән генә аерылган сабыйларга Рәсим һәм Нәсим дип исем кушалар. Үкенечкә каршы, бу балаларны да җене сөйми Илгизнең, гел җәберли. Бәйләнергә башка сәбәбе булмагач, күзләренең төсе минекенә охшамаган, дип гаеп эзли. Ничек тә балаларыннан арынырга тели. Беркөнне Ләйлә эштә чакта ул өченче яшь белән барган игезәк улларын һәм 5 яшьлек Гөлнурны тәрәзәдән ыргыта. Бәхеткә, балаларның гомерләре бетмәгән булгач, исән калалар. Бу вәхшилеккә дә түзә Ләйлә. Ә беркөнне Рәсим белән Нәсимне ваннада су коендырганда Илгиз хатынын ваннага этеп төшерә дә, игезәкләрне шәп-шәрә килеш ихатага (бу кыш ае була) чыгарып бастыра. Ярый әле салкыннан калтырап торган сабыйларны күршеләре күреп, өйләренә алып керә. Югыйсә, шунда туңып үләрләр иде.
Рәсим дә, Нәсим дә зирәк, акыллы, тәртипле булып үсәләр, дүрт яшьләрендә үк укырга өйрәнәләр, әниләре кебек җыр-моң яраталар, сәхнәдә чыгыш ясыйлар.
Узган гасырның 90нчы еллары ахырында җәйге каникуллар башлангач, Хөснияровлар Илгизнең туган ягына кайталар. Ул вакытта аның әтисе җәза срогын тутырып, төрмәдән кайткан була. Беркөнне клубта зур концерт оештырыла. Анда Ләйлә өздереп гармунда уйный, ә аның өч баласы “Әниемә” дигән җыр башкара. Тамашачылар аларның чыгышына озак кул чаба, кат-кат сәхнәгә чакырып чыгаралар.
Икенче көнне иртән Ләйлә ике улын авылда калдырып, Уфага сессиягә барырга тиеш була. Ә Гөлнурны (ни дисәң дә кыз бала) үзе белән алырга уйлый. Иртәнге сәгатьтә әниләрен тукталышка кадәр озатырга беренче сыйныфны гына тәмамлаган Рәсим белән Нәсим дә бармакчы була. Әмма әтиләре аларга йөрмәскә куша. Ләкин балалар аны тыңламый, әниләре артыннан йөгерәләр. Тик ерак китә алмыйлар, көне-төне гаиләдә юк-барга тавыш куптарган, балаларын кимсеткән Илгиз улларын куып җитә дә, икесен ике кулына тотып алып, якындагы ачык торган кое авызына тери һәм Ләйләгә (ул инде шактый юл үткән була): “Соңгы тапкыр сорыйм, әйт, малайларның әтисе кем?” – дип карлыккан тавыш белән кычкыра. Бу коточкыч күренешне күреп, тез буыннары йомшаган Ләйлә: “Синекеләр, сөйгәнем, синекеләр, елмаюларына кадәр сиңа охшаганнар бит, бердәнберем”, – дип әйтүе була, Илгиз ике улын да коега ыргыта. Билгеле, кое тирән һәм суы салкын була.
Бераздан бу башка сыймаслык хәбәрне ишетеп, бөтен авыл халкы фаҗига булган урынга җыела. Илгиз аларга, балалар уйнап йөргәндә ялгыш коега төшеп киткәннәр, дип “кайгылы” хәбәрен җиткерә. Чыннан да, кое җимерек хәлдә була. Авыл халкы моңа ышанырга да, ышанмаска да белми, чөнки Ләйләдән һәм Гөлнурдан башка шаһитлар булмый. Ир-егетләр игезәк малайларны коедан чыгарырга күпме генә тырышсалар да, булдыра алмыйлар. Бары тик көн кичкә авышканда гына водолазлар килеп, балаларны кое төбеннән чыгара.
– Бу тетрәндергеч вакыйганы күз алдыма китергән саен озак авырыйм, елаудан күз алларым караңгылана, яшисем килми башлый. Улларымны җирләр алдыннан бераз һушыма килгән идем. Яннарына бастым да: “Алтыннарым, күзләрегезне ачыгыз әле”, – дидем. Аннары кибеткә барып дүрт юрган (асларына-өсләренә) сатып алганмын. Ирләр белән зиратка ияреп барганмын да улларымның каберенә сикергәнмен. “Нишләп торасыз, кабергә җир-туфрак ыргытыгыз!” – дип кабер казучыларга кычкырганмын. Шунда мине кемдер кабердән күтәреп алган да өйгә алып киткән. Калганын хәтерләмим, – дип сөйли мөлдерәмә күз яшьләре белән Ләйлә.
Бу урында күпләрдә, һичшиксез: “Ә ни өчен шундый вәхшилекләр эшләп тә Ләйлә ирен коточкыч җинаяте өчен төрмәгә утыртмаган соң?” – дигән сорау туар. Моны Ләйлә: “Шушы кыска гына гомеремне Илгизне дәвалауга, аңа һәм туганнарына тормыш төпкеленнән күтәрелергә ярдәм итүгә багышладым. Үзем тәрбияләп үстергән энесе һәм сеңлесенең зур үтенече һәм Илгизнең чирле булганы өчен генә (өстәвенә, балаларны ничек үтерүен дәлилләүче шаһитлар юк диярлек) кеше ышанмаслык җинаяте өчен тәмуг утларына салырга теләмәдем. Каты җәзаны Аллаһ Тәгалә үзе бирер, тәүбәсен әйттерер. Чөнки һәркемнең язмышы Ходай кулында. Үз балаларының гомерен вакытсыз өзгән ерткычның үлгәч тәмугка эләгәчәгенә иманым камил. Бер гөнаһсыз улларымның җаннары гомер буе аны эзәрлекләячәк әле”, – дип аңлатты.
Бу көннән соң газиз балаларын мәңгелеккә югалткан ана ярты ел сөйләшә алмый, каты авырый, күзләре тагын сызлый башлый. Гөлнурны исә картәнисе белән картәтисе үзләре белән авылга алып кайтып китәләр. Беркөнне Илгиз килеп Ләйлә алдында гафу үтенә. Ләкин хәтерен җуйган ана ирен танымый да, тыңларга да теләми. Бу хәлдән соң Илгиз тагын ике хатынга өйләнеп карый, әмма берсе белән дә килешеп яши алмый.
Берничә ел элек Ләйлә бер-бер артлы тагын ике кайгы кичерә: әнисе һәм җизнәсе вакытсыз вафат була. Шуннан соң апасы аны һәм Гөлнурны үзе яшәгән районга эшкә чакыра. Бүгенге көндә ул андагы мәктәпләрнең берсендә башкорт теле һәм әдәбияты укыта. Гөлнур исә гаиләсе белән Кыйгы районында яши, җәмәгате белән игезәк кызлар үстерә.
– Йөрәк парәләрем исән булса, җиткән егетләр булырлар иде. Дәрескә кергән саен улларыма охшаш малайларны эзлим. Ярый әле кызым Гөлнурым, игезәк оныкларым бар, – ди Ләйлә Зәки кызы.
– Соңгы елларда Илгиз белән күрешкәнегез бармы, – дип кызыксынам.
– Юк, соңгы өйләнгән хатыны да аерылган, дип ишеттем. Минем кайда яшәгәнемне белми ул. Әгәр белсә, күптән килгән булыр иде. Мин кечкенәдән нечкә күңелле, таш белән атканнарга аш белән атам, күңелемдә кенә тотмыйм. Илгиз дә бит ятим үскән, кемнеңдер газиз баласы. Әгәр дә юньле тәрбия күргән булса, армиядә башына җәрәхәт алмаса, менә дигән әти булыр иде, бәлки. Язмыштан узмыш юк, диләр. Кайларда йөри, өс-башы караулымы, тамагы тукмы икән, дип юләр кеше сыман Илгизне кызганып та куям кайвакыт. Кадеремне белмәсә дә, өзелеп яраттым үзен, һәрвакыт “акыллым, бердәнберем” дип кенә тордым. Калган гомеремне тыныч тормышта үткәрергә насыйп булсын иде инде, дип сорыйм Ходайдан. Илгизнең Наил энесе белән Айсылу сеңлесе дә абыйларының кайда яшәвен белмиләр. Ә минем адресны беләләр, сирәк булса да килеп йөриләр. Абыйларының авыру булганына алар гаепле түгел бит, – ди Ләйлә Зәки кызы.
Әхнәф ӘМИНЕВ.