

Башкортстан коткаручыларына 11 яшьлек малайның күпердән елгага чумуы һәм калкып чыкмавы турында борчулы хәбәр килгән. Бу хакта кичә Раевка авылы янындагы Дим елгасына велосипедта балык тотарга килгән дуслары сөйләгән.
Баланы эзләп табалмаганнар әле. Бүген водолазлар кушылачак. Фаҗига балаларга өлкәннәрдән башка коену тыелуы турында кисәтү аншлаглары куелган урында булган.
Сак булыгыз! Балаларны күздән яздырмагыз! Сулыкларга үзләрен генә җибәрмәгез!
Фото: "пресс-служба | главного управления МЧС по Башкирии"