+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 Июля , 13:45

Бер көндә өч кеше батып үлгән

Кичә республикада суда берьюлы берничә фаҗига булган.

Бер көндә өч кеше батып үлгәнБер көндә өч кеше батып үлгән
Бер көндә өч кеше батып үлгән
Дүртөйле районында Агыйдел елгасында 17 яшьлек егет батып үлгән. Аның әнисе бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр иткән. Егетне водолазлар эзли.

Учалы районында шаһитлар күлдән 46 яшьлек ир-атның гәүдәсен тартып чыгарган. Килгән табиблар үлемне теркәгәннәр.

Чишмә районында коткаручылар Бочкарев күленнән 40 яшьлек балыкчыны чыгарганнар. Шаһит сүзләренчә, ир-ат көймәдә балык тоткан. Ул җепкә эләккән кармакны сүтәр өчен чумган һәм кире чыкмаган. Су коену урыны җиһазландырылмаган булган.

МЧС искәртә: җиһазландырылган пляжларда гына су коеныгыз, таныш булмаган урыннарда чуммагыз, балаларны караучысыз калдырмагыз һәм исерек хәлдә суга кермәгез.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас