+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 июль , 06:45

Ял көннәрендә 11 кеше батып үлгән

Араларында бала да бар....

Ял көннәрендә 11 кеше батып үлгәнЯл көннәрендә 11 кеше батып үлгән
Ял көннәрендә 11 кеше батып үлгән
Узган ял көннәрендә республика сулыкларында Әлшәй, Стәрлебаш, Учалы, Чишмә, Кырмыскалы, Благовещен, Уфа районнарында, Нефтекама шәһәрендә 13 вакыйга теркәлгән, аларда 11 кеше, шул исәптән 1 бала һәлак булган.

Профилактик эш үткәрелүгә карамастан, кешеләр җиһазландырылмаган урыннарда су коенуны дәвам итә, бу еш кына өлкән ир-атлар һәм хатын-кызларның үлеменә сәбәп була.

МЧС халыкны исерек хәлдә суга кермәскә, балаларны су янында караучысыз калдырмаска һәм су коену өчен рәсми урыннарны гына сайларга чакыра, анда коткаручылар кизү тора һәм су төбе тикшерелгән була.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас