+8 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
28 Июля , 03:25

Баланы коткарырга ташланган һәм һәлак булган

Шушы көннәрдә Уфаның Инорс микрорайонында фаҗига булды: бер кыз бата башлаган баланы судан коткарам дип, үзе су астына китте.

title
Баланы коткарырга ташланган һәм һәлак булганБаланы коткарырга ташланган һәм һәлак булган
Баланы коткарырга ташланган һәм һәлак булган
Һәлак булучы Викага бу язда нибары 25 яшь тулган. Ул талантлы рәссам булган һәм урындагы католик чиркәвенә йөргән.

21 июльдә Теплое күле янындагы кыргый пляжда кеше күп булган. Алар арасында 10 яшьлек кызы белән бер гаилә дә ял иткән: ниндидер мизгелдә бала суга сикергән, бата һәм ярдәм сорый башлаган. Беренче булып аны яр буенда утырган 25 яшьлек кыз күреп алган.

- Бала суга сикерде, ләкин ул урында агым тирән һәм куәтле иде. Бата башлады, һәм Вика, яр буенда үзенең рюкзагын һәм әйберләрен калдырып, аны коткарырга ташланды. Ләкин су аның үзен аска тартты. Бу вакытта пляжда ял иткән ир-атларның берсе (фаразланганча, бу баланың әтисе булган) баланы тартып чыгарырга өлгерде, ләкин, кызганычка каршы, Виканы коткара алмады, - ди шаһитлар. Халык сүзләренчә, ул чоңгылга эләгергә мөмкин, алар фаҗига булган участокта су күтәрелгәннән соң бик күп барлыкка килгән.

Вика Уфадан ерак түгел Иглин авылында әнисе белән яшәгән.

Аның якыннары һәм дуслары сөйләгәнчә, быел ул   сәнәгать колледжын тәмамлаган, актив студент булган. Күпсанлы иҗади бәйгеләрдә (агачка рәсем ясаудан алып шигырьләр укуга кадәр) җиңеп, Башкортстан Башлыгы стипендиясен яулаган.

Ул бик иҗади, ярдәмчел кеше иде, дип искә алалар батыр кызны. Авыр туфрагы җиңел булсын!

 

Автор:Резеда Галикәева