Социаль челтәрдәге профилемә хат килеп төште. Ингадан! Мәктәп елларындагы танышым ул. Сигезенче сыйныфта укыганда таныштык. Ул – үзе укыган авыл мәктәбеннән, мин үзем белем алган мәктәптән олимпиадаларга, төрле ярышларга район мәктәбенә киләбез. Аннары, үзебез укыган мәктәпләрнең комсорглары буларак, комсомол укулары, пленумнарында, конференцияләрдә катнаштык. Тугызынчыда хат та алыштык әле. Урта мәктәптән соң икебез дә Уфада югары уку йортына укырга керергә планнар кордык.
Студент булгач та Уфа белән район арасындагы юлда берничә тапкыр очраштык. Ул медицина институтына керде, мин – БДУга. “Укуны бетергәч, районга эшкә кайтам. Яраткан егетемә кияүгә чыгам”, – дип матур уйларын уртаклашса да, районга кайтмады. Икебезне дә белгән танышларыбыз Инганың хәлле гаиләдә үскән Уфа егетенә кияүгә чыгуын, мохтаҗлык кичерми, җитеш тормышта яшәвен, бер ул үстерүен әйткәннәр иде. Әле шул Инга, мине исенә төшереп, хат җибәргән. Ялгышкандыр дип уйлап, башта ачмадым хатын. Бер атнадан тагын язды. Анысында ачтым.
“Сәлам. Мине белергә тиешсең. Синең белән күрешергә телим, бер йомыш бар иде. Районга кайтырга уйлап торам. Миңа иптәшкә зиратка бара алырсыңмы?”
“Сәлам. Нигә хатны укымыйсың? Минем сорау көчендә кала: фәлән көнне фәлән вакытка кайтам. Минем белән бара алырсыңмы? Җавабыңны көтәм”.
Укыгач, уңай җавап яздым. Вафат булган әти-әнисенең каберенә барадыр дип уйладым.
Зират мин эшләгән җирдән ерак түгел. Берничә йөз метр атлыйсы. Җәйге көн озын. Мин эштән чыкканда күктә кояш балкый иде. Ак иномарка тора. Бу – Инга. Килеп машина ишеген ачтым.
– Сәлам, әйдә, утыр, – диде.
Утырдым. Юлга джинсы чалбар, зәңгәрле-аклы кроссовка, футболка өстеннән шакмаклы күлмәк кигән, муенына яулык салган, кара күзлеген түбәсенә күтәреп куйган Инга тамчы да үзгәрмәгән кебек күренде. Хәтта чәче дә мәктәп елларындагыча итеп киселгән.
– Мине кайдан эзләп таптың, Инга?
– Аптыраттыммы?
– Бераз бар, – димен.
– Сине эзлисе бармыни? Язганнарыңны “Кызыл таң”нан, “Тулпар”дан укып барам. Ошый, молодец.
– Язасы килә бит. Язам инде, – дигән булдым.
– Язарга инде. Нәрсә, кузгалабызмы? – Инга бардачогыннан бәләкәй су шешәсе алып су эчте. Миңа да тәкъдим итте, мин баш тарттым.
– Кузгалыйк.
Без кузгалдык.
– Әти-әниең каберенә кайттыңмы?
– Юк. Алар монда җирләнмәгән. Икесе дә авыл зиратында. Мин аларны озатырга да кайтмадым бит. Каберләрен күргәнем юк.
– Ә ник зиратка барабыз?
– Сөйгәнемне сагынып кайтам... Ул монда ята...
– Сине Уфа егетенә чыкты, тормышы бик әйбәт дигәннәр иде. Иптәшеңне җирләдеңмени? Кайчан? Ишетмәдем бит.
– Аңа нәрсә булсын? Читтән караганда тормыш ал да гөл булып күренә инде. Минем язмышны берәүгә дә күрсәтмәсен! Мин бит Илгизгә тормышка чыгарга тиеш идем. Бәхетемне җимерделәр. Әти белән әни бәхетсез иттеләр. Гомерем буе беренче мәхәббәтемне сагынып яшим.
Зират капкасы алдына барып туктадык. Инга арткы утыргычтан кызыл розалар гөлләмәсен алып, башына яулыгын ябынды, “Бисмилла”сын әйтеп, зират капкасын ачып эчкә атлады.
Мин соңгы утыз ел эчендә арабыздан киткән райондашларыбызның каберләре арасыннан үткәндә бик дулкынландым. Әйтерсең, авыл шушында күчкән! Әле генә сөйләшеп йөргән кешеләрнең фотосурәтләре кабер ташыннан “карап тора”...
Биек агачлар арасында калган кабер янына барып туктады Инга. Егерме дүрт яшьлек егетнең ни сәбәпле гомере өзелгән?
– Килдем, Илгизем. Шушындый матур җәйләрне бергә үткәрә алмадык. Бәхетебезне кистеләр... Улың да үсте инде. Зур кеше булды. Миңа кыенлык китермәде... – дип сөйләнә-сөйләнә кабер өстендәге рәшәткәне сыйпады, гөлләмәне таш өстенә салды, күзләрен сөртте.
Мин берни аңлый алмадым. Инга елап күңелен бушатты. Эндәшми генә янында тордым да, кузгалгач, аңа иярдем. Берничә адым атлагач, артына борылып сөйгәне белән саубуллашты:
– Тыныч йокла, кадерлем... Исән булсам, җәйләрдә тагын килермен.
– Сине иптәшкә алып дөрес эшләдем. Тыныч, ышанычлы булды. Бүлдермәдең, аны-моны сорашмый янымда булдың. Үзем генә килергә ничектер шикләндерә. Рәхмәт сиңа! – диде алып килгән шешәдәге суы белән кулларын чайкап сөртеп үзен тәртипкә китергәч.
– Сиңа сабырлыклар бирсен, Инга. Мин бит синең турыда берни дә белми идем.
– Син әле дә күп нәрсәне белмисең...
Мин дәшмәдем. Ә Инга, күңелендә кургаш булып яткан язмыш төеннәрен чишә башлады:
– Илгиз миннән бер яшькә өлкән иде. Әтисез үскән, әнисе балалар бакчасында эшли. Ә минем әти – мәктәп директоры, әни – колхозда бухгалтер. Уналты яшемнән Илгиз дип яна башладым. Ул йөрәгем түренә кереп урын алды. Мин адәм баласы кичергән иң көчле һәм якты хисләрнең берсен кичердем. Гашыйк идем аңа. Ул да миңа гашыйк. Яраткан кешем янында булырга һәм аны бәхетле итәргә омтылдым. Минем өчен аннан башка беркем дә юк иде. Әмма әти-әниемә бу ошамады. Армиядән соң техникумда укыды. Мин институтта өченче курста укыганда әти, институтны тәмамлауларының еллыгына очрашуга барып, мине курсташының улы белән таныштырырга сөйләшкән. Мин укуны тәмамлагач, Илгиз белән өйләнешү турындагы корган планнарыбыз каршылыкка очрады. “Сигезенче мартка кайт. Синең белән танышырга киләләр”, – дип хәбәр иттеләр. Мин каршы килдем. Илгизне генә яратуымны, аңа гына чыгачагымны әйттем. “Син нинди киребеткән бала? Кеше баласы бай кешегә күз сала. Син бер авыл мәхлүгына карап каткансың. Никакуй Илгиз! Әтисе дә, әнисе дә шәһәрдә зур урында эшләгән, улларына өч бүлмәле фатир алып куйган, менә дигән җирдә укыган Рәмис белән кавышасың!” – диде әти.
Мин бер сүз дә әйтә алмадым. Әтинең дә, әнинең дә холкын беләм. Алар акчага табынган кешеләр. Илгизгә дә хәлне сөйләдем. “Мин сине урлап алып кайтам”, – диде. Алай итәргә риза булмадым. Ни дисәң дә, укуны бетерергә кирәк, әти-әнигә бәйлемен дип уйладым.
Бәйрәмгә кайттым. Кунаклар килде. Карап торуга ару гына кешеләр. Рәмис дигәннәре минем яшьтәге егет. Мәскәүдә укый. Ялга кайткан. Укуын бетергәч, Уфага кайтуына эш урыны әзер икән. Сөйкемле күренсә дә күңелгә ятмый. Үземне мәҗбүр итә алмыйм. Әни әзерләгән табын артына утырдык. Әти-әниләр безне котлый башладылар. Әйтерсең, без әле генә танышкан кешеләр түгел, безгә никах үткәрәләр! Эчеп исергәч, әти-әниләр көлешә-көлешә җыенып чыгып киттеләр. “Яшьләргә аулак кирәк. Аулакта бер-берсенә якынаерлар...” – дип сөйләнүләре укшытты.
Мин үз бүлмәмә кереп бикләндем. Рәмис залда утырып калды. Бер мәлне бүлмә ишеген шакый.
– Әйдә, без дә йөреп керәбез, Инга, – ди.
– Син миңа кирәкмисең, оныт мине, – дидем. Якын китермәдем.
Әти-әниләр бик ачуландылар. “Без теләгәнчә булачак. Синең язмышка без хуҗа, сине без үстердек. Безнең дә яхшы кешеләр белән кодалашып яшисебез килә”, – диделәр.
Рәмис Мәскәвенә китте. Май азакларында кыз сорап килергә сөйләшкәннәр. Илгизгә хәбәр җиткердем.
Май ае җитте. Илгиз белән авылда очраштык. Танып буена төштек.
– Язмышыма үзем хуҗа түгел. Бүген синеке булырга телим. Үзең янәшәмдә булмасаң, балам синеке булсын, – дидем һәм үзем теләп аңа бирелдем. Шушы тәвәккәллегем, үземнең кыюлыгым, Илгиземнең каршы килмәве өчен гомерем буе рәхмәт укып яшим. Шушы адымым миңа бүгенге көнгә кадәр яшәү көче бирә.
Туебыз гомеремдәге иң кара көннәрем булып хәтердә калды. Елмаймадым, көлмәдем, кара кайгыда утырдым. Котлаштылар, макташтылар. Кемнәрдер бәхетле дә инде Инга дип, миннән көнләште. Андый бәхетне бер кешегә дә теләмим.
Ир хатыны булгач та Илгизне оныта алмадым. Бер кайтуда әнигә бу хакта әйттем. Ул нык ачуланды. “Башкача Илгизеңне күрмәячәксең!” – дип янады. Күп тә үтмәде, Илгизне эштән кайтып килгән чагында бик каты кыйнаганнар, хастаханәдә аңына килә алмый, күзләрен йомган. Мин ул көннәрдә Илгиземнең улын, Инсафны кулыма алдым. Тормышымда көткән шатлыкларга кара төс кунды...
Илгизнең үлемендә якын кешеләремнең кулы уйнаганлыгын аңладым, берни кыла алмадым. Минем салкынлыкны аңлап, әни кайткан саен Рәмисне мине кулда тотарга, кирәк чакта кул да күтәрергә котыртты.
Рәмис гаилә, минем, бала өчен җылысын да, акчасын да кызганмый. Үзен ярата алмасам да, ияләштем кебек. Үсә-үсә баланың үзенә охшамаганлыгын сизеп, ДНК анализы эшләтеп, үзенеке түгел икәнлеген аңлады. Ул көнне эчеп кайтып эт итеп кыйнады. Ярый Инсаф шифаханәдә иде. Күрмәде. Әти белән әни очраклы рәвештә Уфага килеп, безгә кермәгән булсалар, инде мин дә Илгиз янында булыр идем. Ашыгыч ярдәм чакыртып озатканнар. Ике ай комада ятканмын. Үлә дигәннәр. Каенатамның элемтәләре аша Мәскәүдән табиблар килеп, гомеремне саклап кала алганнар. Өч айлык авырымны югалттым. Бик күп кан биргәннәр. Башкача бала таба алмадым. Үземне әти белән әнигә бәйле итеп тою, ныклы фикерем булмау шундый хәлгә төшергәнен дә аңлыйм. Безнең буын шундый булды инде, нишлисең. Йөрәгемә иң тирән, уңалмас яра салган әти белән әнине кичерә алмадым. Алар белән бәйләгән җеп мәңгегә өзелде.
– Гаеплемен, балам, алларыңда. Их, болай булырын белсәм... Терсәкне тешләп булмый шул, тешләп булмый... – дип елады әни, аңыма килгәч.
Йөзем кеше карарлык түгел иде. Алгы тешләр коелган. Чәчләр йолкынган, баш тишелгән, бит җимерек, дүрт кабырга, кулбаш сөяге сынык...
– Кичер, кичер мине, Инга... Мин алай булырын теләмәдем, теләмәдем... Баланы да, сине дә яратам. Башкача беркайчан да кул күтәрмим. Сине курчак кебек хатын ясыйм. Акчам да бар... – дип тезләнеп гафу үтенде Рәмис.
– Тормыш көткәндә андый гына хәлләр була инде. Тем более бала аныкы түгел. Рәмис тә ир кеше. Монда ике якта да бар. Никакуй аерылышу. Яшиләр! – диде каенатам.
– Мин Рәмискә үз ихтыярым белән кияүгә чыкмадым! Мин Илгиземне генә яраттым! – дидем.
– Анысы шулай...
– Их...– диештеләр.
Бу хәлләрдән соң әти белән әни үзләрен минем алда гаепле тойдылар. Икесе дә чирли башладылар. Яннарына кайта алмадым. Күңелем дә, йөрәгем дә өшеде. Бер-бер артлы китеп барганнар, авылларына кайтарып җирләгәннәр.
Чит илләргә җибәреп, пластик операцияләр эшләтергә акча бирде Рамис. Сүзендә торды: башкача кул күтәрмәде, мине курчак кебек хатын ясады. Тыштан курчак кебек булсам да, эчем тулы ут. Башта салына торган протез тешләр белән интектем. Соңыннан имплантлар куйдырдым. Минем аерылудан куркалар. Рәмиснең эше шундый. Аерылса, эшеннән оча. Үз белгечлегем буенча эшлим. Читтән карап безне әле дә бәхетле пар дип көнләшеп үтәләр. Үземә дә әйтәләр. Мин бәхетсез, кызыкмагыз тормышыма, дип кычкырып йөри алмыйм.
Керсез мәхәббәтебез корбаны булды Илгизем. Аңа булган сөюем шулкадәр көчле. Еллар узган саен ул кимеми, сулмый, киресенчә, көчәя генә бара. Аны гына яраттым, аны гына уйлап яшим.
– Тукталыр җирең бармы? Әйдә минем белән, безгә бер кеше дә комачауламас, – дип үземә чакырдым.
– Рәхмәт. Илгизем янында булганнан соң күрше райондагы курсташ кызыма барам. Аның белән дә алдан сөйләшеп куйдым, – диде һәм мине үземнең машинам янына кадәр китереп куйды да, саубуллашып юлын дәвам итте...
Аида ХӘЙРТДИНОВА.