+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 Августа , 14:30

Урман аланында... бер тау слива

Авылда яшен тизлегендә хәбәр таралды. Бездән биш чакрым ераклыкта, урман авызында, зур бер тау булып сливалар ята...

Урман аланында... бер тау сливаУрман аланында... бер тау слива
Урман аланында... бер тау слива

Балачактан бер тарих.

Интернет челтәрендә таралган популяр трендны күргәнегез бардыр, мөгаен. Өлкәннәрдән берәрсе балалар каршына тәмлекәч куя да: “Мин килгәнче тотынмагыз!” дип, бүлмәдән чыгып китә. Камера балаларның тәлинкәдәге сый-нигъмәткә ымсынулы карашларын, кулларын бер сузып, бер кире алуларын, кайсының ахыргача тотынмый түзүен, кайсының сабыр канаты тиз сынуын “төшереп” тора... Шундый видеога тап булган саен балачактагы бер вакыйга искә төшә. Тик без үскәндә кесә телефоннары да, кул астында камералар да булмаган инде.

1990нчы еллар башы, көзгә кергән вакыт. Авылда яшен тизлегендә хәбәр таралды. Бездән биш чакрым ераклыктагы Табулдак авылы янында, юлдан ерак түгел урман авызында, зур бер тау булып сливалар ята... Аны беренче булып “Т-16” тракторында (бездә аны “пыт-пыт” дип йөртәләр иде) май заводыннан кайтып килүче сөт җыючы апалар күреп алган.
– Күршем Вәҗиһә апа слива җыеп кайткан, безгә дә кереп әйтте. Бабаем, Айрат абыең белән, без дә киттек. Кып-кызыл, ут кебек янып торучы җимеш өеме юлдан ук күренеп тора. Аны зур йөк машинасы бушатып китүен чамаларга була иде. Сливалар изелеп-сытылып бет­мәгән, бозылмаган да, әчемәгән дә. Ә үзе сусыл һәм искиткеч татлы! Аптырап тормадык, шунда ук ашап та карадык, капчыкка төяп өйгә дә алып кайттык, – дип хәтерли ул көнне авылдашым Рәсимә апа Такиуллина.
Слива тәмен безгә дә татып карау насыйп булды. Күрше-тирәнең кем атта, кем мотоциклда, кем велосипедта слива ташуын күреп, безнең әткәй дә гараждан “Ява” мотоциклын чыгарды. Авылдашыбыз Альфред абый белән ике чиләк алып, күрше авылга “очтылар”. Озак та үтми тулы чиләкләр белән кайттылар.
– Анда халы-ы-ык... Алып кайттык кайтуын, тик кайдан, ничек монда килеп эләккәне билгесез инде, – диештеләр.
Чыннан да сәер хәл: бер дигән җи­ме­ш­ләрне ниш­ләп акланга аударып кына киткәннәр соң? Әллә агулы-фәлән­ме?! Шулай да икенче рейска, бу юлы инде Альфред абыйга дигән өлеш артыннан киттеләр.
– Әткәгез кайтмыйча ашамый торыгыз әле! – Әнкәйнең бушка килеп кергән ризыктан шикләнеп әйткән “наказ”ын сеңлем белән бик яхшы ишеттек ишетүен.
Тик киң тимер таста тәгәрә­шеп яткан эре, кып-кызыл җимешләрдән күзне алырлык идеме соң?! Авыл бакчаларында үсми, кибеткә кайтмый, Уфаның Үзәк базарында мыеклы абзыйлар мактап-мактап сата торган җылы як җимеше... Әнә үзе синең учыңда ята һәм... тотынмагыз, имеш. Әнкәй бакча тирәсенә чыгып китүгә, курку белмәс кечкенә сеңлем берсен эләктереп, буе чак җиткән кулъюгыч астында суга тидереп, чайкап алгандай итте.
– Аһ, тәмле-е-е! ­– Авыз суларын китереп, чәпелдәтеп бер сливаны “йомып” та куйды.
Аның артыннан мин дә иярдем. М-м-м! Тәмле икән шул! Нәрсәсен юып торасың инде аның, цинкланган киң тас алдына тезләнеп алдык та итәккә сөртеп кенә ашыйбыз. Тамак туйды, күз туймады, дигәндәй... Әнкәй килеп кермәгән булса, тагын бераз ашарлык “хут” бар иде әле...
– Абау! Юмаган да бит әле, ичмасам!
Тиргәлүдән бигрәк, иң куркынычы соңрак көткән булып чыкты. Халык урман аланын “чис­тартуга”, бу сливалар Чер­нобыль­дән китерелгән, радиацияле икән, дигән имеш-мимеш таралды. Без әле радиациянең нәрсә икәнлеген аңларлык яшьтә түгелбез. Шулай да өлкәннәр сүзеннән бер дә яхшы нәрсә түгеллен чамалыйбыз. Курыкканга куш күренә, дигәндәй, сеңлем белән тәмам пошаманга калдык. Шулай да өйдәге өч хатын-кызны паникага бирелүдән әткәй саклап калды:
– Берни дә булмас... – дип тынычландырды.
Сливаларны чыгарып ук түгәргә җыенган әнкәй дә ул кичне дистәләгән банка компот япты, кайнатма ясады. Күрше-тирә апалар да аш бүлмәсендә мәш килде.
Рәхәтләндек ул кышны! Слива компоты эчтек, икмәккә слива кайнатмасы яктык. Рәсимә апа әйтешли, әле күпме банка күчтәнәчкә китте. Хәер, шикләнү­челәр дә булмады түгел. Андыйлар сливаларны көнендә үк тирескә “озатты”. Бәладән – баш-аяк, дигәннәрдер, мөгаен. Безгә кунакка килеп: “Бу теге слива вареньесымы әллә? Юк-юк, капмыйм да!” – дип, кырт кисүчеләр дә булгалады.
Дүрт дистә елга якын вакыт үтсә дә, шул сливаларның тәме әле булса тел очында. Сеңлем белән тәмләп-тәмләп слива ашавыбыз да күз алдында. Ул вакытта яшерен камерасы, ис­тәлек­кә төшереп торучысы гына булмаган...

Фото: ЯИ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас