

Иртәнге сигез тулырга ун минут кына калган иде. Офис тәрәзәләренә август кояшының беренче нурлары төшкән. Бүлмәдә инде гадәти мәшәкать башланган: кемдер компьютерын кабыза, кемдер кәгазьләрен барлый, телефоннан сөйләшә.
Айдар да ашыгып эш урынына килеп утырды. Соңгы атналарда зур проект белән мәшгуль иде ул. Җитәкче нәтиҗә көтә, заказ бирүчеләр ашыктыра. Баш күтәрерлек тә вакыт юк.
Компьютерын ачып өлгермәде, кесәсендәге телефон тавыш бирде. “Әни”.
Экранга күз төшерде дә сәгатенә карады.
– Соңрак сөйләшермен әле… Эшкә килеп керү белән сөйләшеп булмый бит, – дип уйлап кына куйды.
Телефон тынып калды. Берничә минуттан янә шалтырады. Айдар кулын телефонга сузды да кире алды.
– Кич белән иркенләп сөйләшербез…
Шалтырату тагын өзелде.
Көн буе киңәшмәләр, хатлар, документлар арасында вакытның ничек узганы сизелмәде. Телефонга карарга да җай чыкмады. Өйгә кайтып кергәндә кичке тугыз тулып килә иде.
Хатыны Ләйсән аш бүлмәсеннән чыкты.
– Ниһаять, кайттың. Аш суынып бетте инде. Айдар курткасын элде дә, телефонын өстәлгә куйды.
Экран кабынды. “Әни – 5 җавапсыз шалтырату”. Йөрәге кинәт “жу” итеп китте.
– Нигә шулкадәр шалтыраткан икән?..
Телефонга үрелгән иде, Ләйсән тыныч кына:
– Синең белән көн буе элемтәгә чыга алмадылар.
Айдар күтәрелеп карады.
– Кем?
– Әниеңнең көндез хәле начарланган. Кан басымы күтәрелгән. “Ашыгыч ярдәм” белән район дәваханәсенә алып киткәннәр. Куркыныч түгел, диләр. Хәзер хәле тотрыклы икән.
Айдар урындыкка акрын гына утырды. Телефон кулында калды.
Экрандагы биш җавапсыз шалтыратуга текәлгән килеш озак кына сүзсез утырды.
“Нигә җавап бирмәдем соң?..” Шушы уй башыннан китмәде.
Берничә минуттан соң ул әнисенең номерын җыйды. Әмма инде трубканы алучы кеше булмады. Айдар тирән итеп сулыш алды.
Әмма күңелендәге авырлык кимемәде.
Икенче көнне эшкә килсә дә, күңеле эштә булмады. Документтагы хәрефләр буталып күренә, хезмәттәшләре нәрсә турында сөйләгәнен дә колак читеннән генә ишетә.
Төш вакытында кабинеттан чыгып, тәрәзә янына басты. Кесәсеннән телефонын алды.
Кичәге биш шалтырату. Күпме генә караса да, алар кимеми. Кеше тормышында иң авыр саннар кайчак нәкъ менә шулардыр.
Бер... Ике… Өч… Дүрт…Биш… Биш мөмкинлек. Биш минут. Биш җавап бирелмәгән шалтырату.
Шулчак янына хезмәттәше Илгиз килеп басты.
– Әллә авырып киттеңме? Йөзең качкан.
Айдар җавап бирергә ашыкмады. Аннары тыныч кына:
– Кичә әни биш тапкыр шалтыраткан икән… Мин алмадым.
Илгиз башын иде.
– Хәлләре ничек?
– Табиблар әйтүенчә, куркыныч түгел инде.
– Аллаһка шөкер…
Берникадәр сүзсез тордылар. Аннары Илгиз кинәт кенә әйтеп куйды:
– Минем әни киткәнгә дүрт ел инде…
Айдар аңа борылды.
– Беләсеңме, нәрсәгә иң нык үкенәм?
– Нәрсәгә?
– Һәрчак: “Киләсе ялда кайтырмын”, “Эшләр бетсен әле”, – дип йөрдем. Ул вакытта миңа эшләр бик мөһим кебек иде. Ә хәзер шул эшләрнең берсе дә хәтердә юк. Әни белән үткәрелмәгән көннәр генә истә.
Бу сүзләрдән соң Айдар телефонын кесәсенә сала алмады. Кешене кайчак иң көчле итеп чит кеше язмышы да уйландыра икән.
Шимбә иртәсендә алар бөтен гаиләсе белән авылга кайтып киттеләр. Кызлары юл буе сөйләшеп барды.
– Әти, дәү әни безне көтәме?
Айдар елмайды.
– Көтә, кызым.
– Каян беләсең?
– Әниләр һәрвакыт көтә…
Авылга килеп җиткәндә кояш бата башлаган иде. Өй каршындагы капка элеккечә ачык. Ишегалдында – чәчәкләр. Тәрәзә төпләрендә – гөлләр.
Әнисе әле дәваханәдән кайтып җиткән генә икән.
– Табиблар төштән соң чыгардылар, хәзер ял итә, – диде күрше апа, аларны каршы алып.
Балалар, гадәттәгечә, өй алдына йөгерде. Иң кечкенәсе алмагач астындагы иске таганны күреп шатланды.
– Әти, мин монда кечкенә чакта атынган идемме?
– Атындың, кызым. Дәү әниең сине озак кына тирбәтеп утыра иде.
Кыз елмайды да йөгереп китте. Айдар исә өйгә керергә ашыкмады. Баскыч төбендә туктап калды. Нигәдер йөрәге дөп-дөп тибә иде. Ишекне Ләйсән ачты.
– Кер, ул йокламый.
Әнисе тәрәзә буендагы караватта утыра иде. Йөзе бераз агарган, әмма күзләре элеккечә җылы. Улы килеп керүгә елмайды.
– Кайттыгызмы?
Айдар җавап урынына янына килеп утырды.
– Куркыттың бит, әни…
Әнисе елмайды.
– Куркытасым килмәде.
– Нигә миңа шулкадәр шалтыраттың?
– Үзем дә белмим… Нигәдер тавышыңны ишетәсем килде.
Айдар башын иде.
Әнисе сүзен дәвам итте:
– Аннары хәлем начарлана башлады инде. Ләйсәнгә шалтыраттым. Ул бик тиз ярдәм итте.
Айдар хатынына карады.
– Сиңа шалтыраттым. Әмма син киңәшмәдә булгансыңдыр, күрәсең, – диде Ләйсән.
Айдар авыр сулап куйды.
Бу сүзләрдә беркемне дә гаепләү юк иде. Шуңа күрә алар тагын да авыррак яңгырады.
Кич белән бөтенесе бер өстәл артына җыелды. Самавыр кайный.
Өйгә коймак исе таралган. Әнисе һәркемнең тәлинкәсенә үзе салып йөри.
– Әни, утыр инде, – диде Айдар.
– Башта сез ашагыз.
– Үзең дә ял итәргә тиеш.
– Соңыннан…
Чәй эчкәндә әнисе иске генә телефонын кулына алды.
– Бусы инде бөтенләй искерде, – дип көлеп куйды.
– Иртәгә шәһәргә баргач, сиңа яңасын алып кайтабыз, – диде Айдар.
Әнисе баш какты.
– Кирәкми, улым.
– Нигә?
– Телефонның яңасы кирәк түгел миңа.
– Ә нәрсә кирәк?
Әнисе бераз уйланып торды. Аннары бик тыныч кына җавап бирде:
– Синең вакыт.
Өй эчендә кинәт тынлык урнашты.
Кич белән шәһәргә кайтыр алдыннан әнисе капка төбенә кадәр озатып чыкты. Балалар аны кочаклап саубуллашты.
– Үзегезне саклагыз, әни, – диде Ләйсән.
Әнисе улына карап елмайды.
– Мин сиңа еш шалтыратмыйм бит.
– Беләм.
– Әгәр шалтыратсам… мөмкин булса, җавап бирергә тырыш инде.
Айдар әнисен кочаклап алды. Бәлки, соңгы елларда беренче тапкыр шулай озак кочаклашканнардыр.
– Вәгъдә итәм, әни.
Бу сүзләрне ул әнисенә генә түгел, үзенә дә әйтте.
Шәһәргә кайткач, тормыш элеккечә дәвам итте. Эшләр кимемәде. Киңәшмәләр дә калды. Ашыгыч бурычлар да. Ләкин Айдарның бер гадәте үзгәрде. Телефон шалтыратса, ул аны мөмкин кадәр тизрәк ала башлады. Әгәр җавап бирә алмый икән – берничә минуттан үзе шалтырата. Чөнки хәзер ул яхшы белә: кайчак кешегә синең сәгатьләрең түгел, ике минутың гына кирәк була.
Бер кичне ул эштән кайтып килгәндә автобуста янәшәсендә утырган егетнең телефоны шалтырады. Экранда зур хәрефләр белән: “Әни”.
Егет телефонга күз төшерде дә:
– Соңрак сөйләшермен әле… – дип тавышсыз гына әйтеп, шалтыратуны өзде.
Айдар ирексездән аңа карап калды. Бер мизгел уйланып торды да, автобустан төшкәндә, үз телефонын чыгарды. Экранда җавапсыз шалтыратулар юк иде. Ул үзе әнисенең номерын җыйды.
– Исәнме, әни.
…Телефонның икенче башында әнисе озак кына дәшми торды.
– Исәнме, улым…
– Исәнме, әни.
– Әллә берәр йомышың бар идеме?
Айдар елмайды.
– Юк… Болай гына шалтыраттым.
Әнисе дә елмайгандыр.
Чөнки аналар өчен кайчак баласының “болай гына” шалтыратуы да зур бәхет. Ә калган сүзләрне алар болай да йөрәкләре белән аңлый.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Гөлбикә САБИРОВА.