Прокуратура ике балигъ булмаган баланы үтерергә омтылу факты буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүне контрольдә тота.
Беренчел мәгълүматларга караганда, бүген иртән өлкәннәр булмаганда Уфаның Высотная урамындагы йортның бер фатирында 16 яшьлек ике кыз арасында низаг килеп чыккан, нәтиҗәдә аларның берсе яшьтәшенә һәм аның 9 яшьлек сеңлесенә пычак кадаган. Аларның 2016 елгы туганнары зыян күрмәгән. Балаларны дәваханәгә салганнар.
Өлкәнрәк кызның хәле нык авыр дип билгеләнә. Аңа операция ясаганнар. Кечерәгенеке яхшырак.
Булган хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Күзәтчелек чаралары барышында прокуратура балигъ булмаганнар турындагы законнарның үтәлешен тикшерәчәк, профилактика системасы органнары эшчәнлегенә бәя бирәчәк.
Нигезләр булганда прокурор чараларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Моннан тыш, прокуратура әлеге факт буенча җинаять эшләре кузгаткан.