+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 Августа , 15:36

Хакым бармы минем бәхеткә?

Зарина әбисе белән авылда үсте. Әнисе аңа ике яшь вакытта юл һәлакәтендә вафат булган. Әтисе исән-сау, әмма ул яңа гаиләсе белән ерак шәһәрдә яши. Ара-тирә акча, кирәк-ярак әйбер җибәрсә дә, Зарина үзен барыбер әтисе өчен кирәкмәгән бала, артык кашык итеп тойды...

Хакым бармы минем бәхеткә?Хакым бармы минем бәхеткә?
Хакым бармы минем бәхеткә?

Кечкенә чагында бер җәйдә кунакка барган иде ул әтисе янына. Әтисе көннәр буе эштә булды, үги әнинең караңгы чырае Заринаны монда көткән кеше юк икәнен аңлатты. Бүтән барып йөрмәде ул анда. Әтисе дә артык чакырмады. Ара-тирә хәлен белеп шалтыратып торды – шул җитте.

Зарина үсеп буй җиткерде. Аның да инде олылар әйтмешли “борынына ис керә башлады”, кич чыга башлады, егетләр дә озатты үзен. Әмма нигәдер берсе дә күңеленә хуш килмәде, аның хыялындагы егет әле очрамаган иде, авыл егетләре белән вакыт үтсен өчен генә йөрде. Аның хыялындагы егет шәһәрдә көтәдер төсле иде. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлап шәһәргә укырга керәсе мизгелләрне зарыгып көтте ул.

Олы яшьтәге әбисенең тәрбия­ләргә усаллыгы да җитмәдеме, әллә кыз үзе дә әбисенең үгет-нәсый-хәтләрен искелек калдыгы итеп кенә кабул итә идеме... Әбисе, саф килеш кияүгә чыгарга кирәк, дип сөйләгән вакытта, Зарина, әйе, әйе, дип баш кагып утыра иде, ә үзе эчтән генә, хәзерге вакытта кем шулай чыга инде, заманасы башка бит, дип уйлый иде.

Чибәр кыз артыннан студент чагында егетләр күп йөрде, әмма ул берсен дә якын җибәрмәде. Әллә кемне көтте күңеле. Аңа үзе чибәр, үзе үткер, үзе бай, үзе ягымлы егет кирәк иде. Андый егетләргә дә бала-чага кирәкми бит инде, җитдирәк кызлар кирәк, дип уйлый иде Зарина. Шуңа күрә вакытны ашыктырмады. Башта пешекчегә укырга кергән иде. Авылдан киткәндә кая укырга керсә дә барыбер иде, әмма укып эшкә башлагач, бу эше бер дә ошамады. Шуннан соң ул парикмахерга укып алды. Монысы инде башкачарак иде. Чая, тик тормый торган кызга ошады бу эш. Әле кайвакыт бик текә ир-егетләр дә килә. Ирек белән дә шунда таныштылар алар. Иреккә дә үткер, сүз артыннан кесәгә керми торган кыз ошады. Баштарак бик игътибар бирмәсә дә, тора-бара гашыйк булганын сизми дә калды. Заринаның телефон номерын алды. Зарина да Иреккә битараф түгел. Ниһаять, үземнең хыялымдагы принцымны очраттым ахры, дип уйлады кыз. Ирек аның янына гөлләмәләр күтәреп килә башлады, кызны эштән соң озата барды, очрашуларга чакырды. Зарина егеткә үлеп гашыйк булды. Менә бит ул аның хыялындагы ир-егет! Көчле, булдыклы, акчалы һәм дәртле! Ә үзе шундый чибәр, сөйкемле! Заринаны Ирекнең үзеннән ун яшькә өлкәнрәк булуы да борчымады. Соң, ир-егет кыздан өлкәнрәк булу әйбәт бит, дип уйлады. Ул инде тәҗрибәле, акчалы, җитди ир-егет. Шундый кеше белән тормышын бәйләргә хыялланды бит. Очрашкан саен Ирек ныграк ошый аңа, ул инде тормышын аннан башка күз алдына да китерми.

Зарина тулай торакта яши иде, Ирек тиздән аны фатирга күчерде. Бервакыт Зарина гаилә кору турында сүз кузгаткач, Ирек, әле түгел, әле бизнесымда мәшакатьләр, соңрак, дип җаваплады. Зарина күнде, ярый, мин бит аның мине яратканын сизеп, күреп торам, безгә болай да рәхәт, дип үзен юатты, шулай да кыз кешенең тизрәк кияүгә чыгасы килә иде.

Ә бер көнне Зарина үзенең йөкле икәнен аңлады. Тест алып тикшерде, ул да авырлы булуын дәлилләде. Гөнаһ шомлыгына, Ирек ул вакытта ике айга командировкага киткән иде.

Ул үзен бәхетнең җиденче катында хис итә иде! Аның йөрәк астында чын саф мәхәббәттән яралган сабый ята. Менә аның Иреге кайтыр да, корсагы беленә башлаганчы өйлә­нешеп тә куярлар, әтиле-әниле сабый дөньяга туар. Алар иң бәхетле булачак! Ниһаять, Заринаның да гомеренең иң бәхетле көннәре якынлаша.

Иреккә бу яңалыкны ничегрәк җиткерергә дип күп уйлады Зарина. Мондый мөһим хәбәрне телефоннан җиткерәсе килмәде. Дәшми-нитми генә тест күрсәтергәме? Әллә берәр оригиналь ысул уйлап табаргамы? Ничек кабул итәр икән Ирек? Ул, мөгаен, бик шат булыр, Заринаны күтәреп әйләндерер... Аһ, ник нәкъ менә шушы вакытта белде соң ул бала көткәнен, ничек ике ай буе түзмәк кирәк? Шундый зур яңалыкны иң тәүдә яраткан кешең белән бүлешергә кирәк бит инде.

Ничек итсә итте, түзде Зарина, телефоннан хәбәр итмәде. Инде Ирек кайтырга санаулы гына көннәр калды. Кыз кибетләрдә йөреп вакыт уздырмакчы булды, зур сәүдә үзәгенә китте. Сәүдә үзәгенә кергәндә биш-алты яшьләрдәге матур кызчыкны җитәк­ләгән парны ерактан ук күреп алды ул. Менә без дә шулай йөрербез киләчәктә, дип уйлап куйды Зарина.

Һәм кинәт бу ирдә таныш чалымнар сизеп алды. Бу бит Ирек, аның Иреге! Аның гаиләсе бар?! Ничек инде? Ул бит Заринаны гына ярата! Кызның күз аллары караң­гыланып китте. Барып, якындагы скамейкага утырды. Аны Ирек тә күреп калды. Әмма йөзендә бернинди дә кыенсыну сыман хис күренмәде. Ул, берни булмагандай кызга күз кысты да, гаиләсе белән сәүдә үзәгеннән чыгып та китте. Әле чыгып киткәндә, хатынының йөкле икәненә игътибар итте кыз.

Зарина халык белән тулган шау-шулы зур кибеттә, бөтен бу дөньяда үзен япа-ялгыз калган сыман хис итте. Әйбер кайгысы калмады, күз яшьләренә буылып, кайтыр юлга кузгалды. Юл буе башында мең сорау кайнады. Ничек шулай булдыра ала ул?! Нигә гаиләсе булгач, Заринаны өметләндергән? Аңа хәзер нишләргә? Баланы табаргамы? Аңа караган саен әтисенең никадәр намуссыз адәм икәнен искә төшерерме?

Кайтты да елады да елады Зарина. Никләргә генә туды икән ул бу дөньяга?! Нигә аны бәхет гел читләп уза икән? Балачагында ятим үсте, инде хәзер яратып-яратылып, бәхетле яшәр көннәре якынлашты дигәндә, тормыш аны янә сагыш учагына сала.

Елый-елый йокыга талган. Ишекне кемдер ачкыч белән ачканга сискәнеп уянып китте. Башта курыкты, аннан исенә төште: ачкыч Иректә генә, димәк, ул. Йөрәге ярсып-ярсып тибә башлады, әйтерсең лә берни булмаган.

Ирек тә берни булмагандай елмаеп керде дә, кочакларга үрелә башлады. Зарина аны читкә этте. Әмма Ирекне күргәч, бөтен ачулары юкка чыкты, кочагына ташланасы килде, аңа сыенып, соңгы вакытта аның өстенә ишелеп төшкән борчу-мәшакатьләрдән арынып, кечкенә кызчык сыман иркәләнәсе килде. Ул инде Ирек башка килмәс дип курыккан иде дә.

Беренче булып Ирек сүз башлады.

Әйе, Зарина, мин өйләнгән. Әмма мин сине яратам. Яратам, тик сиңа вәгъдә бирә алмыйм. Менә шулай ара-тирә күрешеп торырга риза булсаң, мин синең яныңа килеп йөрермен. Бу минем фатир. Зинһар, кире какма мине. Мин сине яратам, әмма хатынымны да ташлый алмыйм. Без өйлә­нешкәндә, миңа – унсигез, аңа унҗиде яшь кенә иде. Ул авырга калгач, өйләнештек. Мин гаилә корырга әзер түгел идем әле, әмма хатыныма сүз бирдем, сине ташламаячакмын, дидем. Җавап­лылыктан качмыйм, үз балаларымнан баш тартмыйм. Тиздән безнең өченче балабыз туачак. Без өйлә­нешкәндә, безнең бер нәрсәбез дә юк иде. Ул шул вакытлардан бирле минем янымда. Әйе, хәзер минем үз бизнесым, акчам күп, әмма без моңа икәү ирештек. Хәзер акчам күп булгач, минем янда хатын-кызлар күп бөтерелә, ә хатыным бер тиенсез чагымда ук минем белән иде. Мин аны хөрмәт итәм. Яшьтән үк хатыным һәм балам өчен җаваплылык хисе тою шушы көнгә алып килгәндер мине. Ә менә синең белән булган шашкын хисләрне беркайчан да кичергәнем юк иде әле. Шуңа минем сине башкаларга бирәсем килми.

Син миңа сөяркә булырга тәкъдим итәсеңме?!

– Шулайрак килеп чыга. Моннан күбрәген сиңа бирә алмыйм.

Мин авырлы, Ирек...

Минем балаларым бар инде, үзеңә кирәк икән, тап. Мин булдыра алганча ярдәм итәрмен.

Ирек Заринаны кабат кочакларга үрелде. Әле генә ишеткән сүзләр Заринаның акылына барып иреш­мәгән иде әле, аңарда Иреккә карышырга көч юк иде. Ир аны назлый башлагач, кыз эреде, бу кочак бик сагындырган иде аны...

Ирек киткәч, озак уйлады Зарина. Ул үзен аңкы-тиңке хәлдә тоя иде. Болай да хәле бик әллә ни түгел, күңеле болгана, җитмәсә монда бөтен киләчәк тормышын хәл иткән сорауларга җавап табасы бар. Акылы уянып киткән вакытларда ул баланы табарга, ярдәмен кире какмаска, әмма сөяркәсе булмаска, дигән фикергә килә иде, аннары тагын үткән төн исенә төшә дә, бу назлардан башка яши алырмынмы мин, дип уйлый иде. Аның чын мәхәббәт дип хыялланып көткән, инде ниһаять тапкан кешесе аныкы да, аныкы түгел дә. Нишләргә соң? Кем аңа киңәш бирер? Әбисе дә икенче ел җир куенында ята шул, һичьюгы аның янына кайтып сыеныр иде. Бер карасаң, бәлки, әбисенең бу хәлләрне белми калуы яхшырактыр да, оныгының кияүгә чыкмыйча гаиләле ирдән бала табуын ишетсә, йөрәге түзмәс иде. Бик дөрес, акыллы карчык иде. “Эх, әнием, нигә шулай иртә киттең соң? Газиз кызыңны хәзер кем яклар, кем ярдәм итәр, кем төпле киңәш бирер?” – дип әрнеп елады Зарина. Акылы, юк, ярамый, дисә, йөрәге исә, мин аннан башка яши алмыйм, дип типте. Ирек янында булмаганда, килсә, якын китермим, дип йөри дә, ул килгәч, янә эреп төшә.

Тормыш шулай дәвам итте. Зарина кыз бала тапты. Аңа Ирина дип исем куштылар. Ирек еш кына килеп, ярдәм итеп, акча белән тәэмин итеп торды, бала караучы ялларга ярдәм итте. Бала бераз үскәч, бергәләп чит илләргә ял итәргә дә йөрделәр. Андый вакытларда Зарина үзен бик бәхетле, ирле хатын сыман итеп тоя иде. Әмма бу мизгелләр озакка сузылмый шул. Санаулы көннәр үтә дә китә. Аннан гадәти тормыш башлана, һәм ачы хакыйкать белән янә күзгә-күз очрашырга туры килә. Ул бары тик сөяркә. Ул бердәнбер сөекле хатын түгел. Әмма ни дисәң дә, үзе сайлаган язмыш.

Ирек киләм дип хәбәр бирсә, Зарина йөгерә-йөгерә табынын да әзерли, үзен дә карарга тырыша. Аның бит законлы хатын дигән өстенлеге юк, шуңа ничек тә Ирекнең күңелен күрергә тырышты. Ирек тә буш калдырмады, еш килеп йөрде, акчасын жәлләмәде, булдыра алганча ярдәм итте. Зарина кыйммәтле машиналарда йөрде, зур фатирда яшәде, һәрчак зәвыклы итеп киенде. Күпләр болар турында хыяллана гына, ә Заринаның барысы да бар иде... законлы ирдән башка. Бераздан Ирекнең сөяркәләре бер үзе генә түгеллеген дә аңлады. Ниш­лисең, бай чибәр иргә бөтенесе дә кызыга шул.

Тора-бара, ул үз тормышының яхшы якларын да күрә башлады: көн саен иргә нәрсә пешерим дип баш ватасы юк, керләрен юасы юк, туганнары белән аралашасы юк. Әмма кызының туганнары булмавы гына бераз борчый иде аны. Тагын бәби алып кайтырга кыймады.

Бервакыт Зарина урамда әни­сенең икетуган апасын очратты. Сәлимә апаның авылга әбисе янына кайтып йөргәнен хәтерли, аннан соң күрешкәннәре булмады. Аның кияүгә чыкмаганын, балалары юк икәнен белә иде. Баксаң, Сәлимә апа да бер бай ирнең сөяркәсе булып яшәгән икән. Ул ир аңа бала табарга рөхсәт бирмәгән, авырга калгач, алдыруын сораган. Шуннан инде Сәлимә апа башкача балага уза алмаган. Бу тарихны: “Син бәхетле, синең хет балаң бар”, – дип ачынып сөйләде ул.

Башкалар белән чагыштыргач кына үз бәхетеңнең кадерен белә башлыйсың. Зарина да кызы булганына сөенеп бетә алмады. Аның кебек үк әтиле килеш әтисез үссә дә, Иринаның янында әнисе бар, Заринага андый бәхет тә эләкмәде. Әтисез дип тә булмый, әтисе килеп йөри бит, нәрсә тели шул бар.

Заринаның дус кызы Айгөл белеме буенча психолог. Ничек кенә ярдәм итәргә тырышмады ул ахирәтенә! “Син кечкенәдән үзеңне әтиеңә кирәкмәгән бала итеп кабул иткәнсең, әтиең сине яратса да, хатынын узып, сиңа тиешле дәрәҗәдә яратуын җиткерә алмаган. Сиңа бу ситуацияне үзгәртергә кирәк, син бит чибәр, булдыклы хатын-кыз, син бит бердәнбер яраткан никахлы, законлы хатын булырга лаек”, – дип, үзенә терапиягә чакырып, күпме китаплар тәкъдим итсә дә, Зарина тормышын үзгәртә алмады. Әйе, ул китаплар да укыды, Айгөлнең киңәшләрен дә тыңлады, балачактагы күңел яраларыннан арынырга тырышты, ниндидер хакыйкатькә дә төшенде, үзе өчен ачышлар ясады, тик шуннан ары узмады. Айгөл дә кеше үзе үзгәрергә, тормышын үзгәртергә теләмәсә, аңа ярдәм итеп булмаячагын аңлады, ахры.

Ә Ирекнең эшләре гөрләп барды. Аның әллә ничә шәһәрдә бизнесы гөрләп эшләде. Акча эшләп кенә калмады, хәйриячелек белән дә шөгыльләнде, кешеләргә ярдәм итте. Күпләр аны яхшы яктан искә алды, кемдер, йөрергә ярата икән, дип гайбәтен сөйләде. Әйе, ул ничек тели, шулай яши. Өенә кайтса, хатыны, балалары көтеп тора, башка шәһәргә барса, анда да күңелен күрүчеләр табыла. Әмма әтиле килеш әтисез үскән баласы бер Заринада гына иде.

Хатыны, сөяркәләре, балалары бернинди мохтаҗлык күрми яшәде. Хатыны Нәфисә Ирекнең тугры ир түгел икәнен күптән аңлаган иде инде. Күңелендә ризасызлык булса да, ул моңа күнде. Иң мөһиме – гаиләне тәэмин итә, мохтаҗлык кичермиләр, балалары тулы гаиләдә үсә. Аның сөяркәләрен эзләп, үз дәрәҗәсен төшереп йөрмәячәк иде Нәфисә. Ни генә булмасын, Ирекнең никахлы, законлы хатыны, гаиләдә туган өч баласының әнисе бер генә, ул – Нәфисә. Кеше алдында бай, ихтирамга ия хатын. Аңардан күпләр көнләшә, күпләр аның тормышына кызыга. Ә калганы аны кызыксындырмый.

...Тормыш үз җаена ага бирде. Заринаның да кызы үсеп җитте. Әмма Ирек илле биш яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булды.

Ярый әле Заринага матурлык салоны ачып биргән иде, үз көнен күрергә аның кереме җитте. Кызы кияүгә чыкты. Җитеш яшиләр. Ни дисәң дә, Зарина кебек кимсенеп үсмәде шул кызы, аның әнисе дә, килеп-китеп йөри торган булса да, әтисе дә бар иде. Шуңа да үзен матур тормышка, үзенең яхшы мөнәсәбәткә лаек булуын тоеп үсте. Зарина да бит аңа үзенә җитмәгән назны да бирергә тырышты. Максатына иреште сыман. Бүген инде ул зәвыклы киенгән, сылулыгын җуймаган, сөйкемле хатын-кыз гына түгел, дәү әни дә.

Дөрес яшәлдеме икән? Әйтә алмый Зарина. Ул инде, бу тормышта, авызы бер пешкәч, суны да өреп кабарга гадәтләнгән. Бәхетлемен, дип күкләргә сикерергә курка. Шулай да рәхмәтле ул язмышына. Иреккә дә рәхмәтле. Зарина аны чын күңелдән яратып яшәде, кызлары чын мәхәб­бәттән туды. Тормыш алда ни күрсәтер, анысын бер Ходай белә.

 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Дилбәр ИСРАЕВА.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас