+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 Августа , 17:00

Сериаллар үтерергә өйрәтә?

Ике кызга пычак белән һөҗүм итүдә гаепләнүче үсмер аның алдыннан төн буе популяр сериал караган.

Сериаллар үтерергә өйрәтә?Сериаллар үтерергә өйрәтә?
Сериаллар үтерергә өйрәтә?
Фильмда үтерү ысуллары турында сөйләнә. «Честный репортаж» каналы чыганагы белдерүенчә, кыз сериалны озак вакыт дәвамында караган. Бәлки, рәхимсез кинолентаны җентекләп өйрәнгәннән соң, ул куркыныч планын тормышка ашырырга һәм үзенең танышын үтерергә карар кылгандыр.

Канал әңгәмәдәше кыз җинаять кылуга җитди әзерләнгән, дип ышана. Ул үзенең гамәлләренә хисап биргән һәм нәрсә эшләргә ниятләвен бик яхшы аңлаган.

Кыз апасы белән конфликтта булган, ә корбанның гаиләсендә дус-тату яшәгәннәр. Бәлки, шушы хәл дә ниндидер йогынты ясагандыр. Якын арада һөҗүм итүчене психологик-психиатрия экспертизасына җибәрәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, 17 августта 16 яшьлек кыз Уфаның Высотная урамындагы фатирда элекке сыйныфташына һәм аның сеңлесенә һөҗүм итә. Зыян күрүчеләрне дәваханәгә китергәннәр, анда табиблар аларның гомере өчен көрәшә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас