

Тик шунысы бар – яшь чакта өлкәннәр әйткән бик күңелгә керми бит ул. Акыл өйрәтәләр кебек тоела, алар белгәнне син үзең дә беләсең кебек. Хәтта алардан күбрәк тә беләсең, аңлыйсың кебек әле! Үзем дә шундый идем.
Ришат миңа беренче тапкыр сукканда мин бу турыда бер кешегә дә әйтмәдем. Хәтта әнигә дә. Әбекәй генә белде моны. Тыңлап торды да, бик кәефе төште аның. Аннары:
– И-и балам, бер кул күтәргән кеше гел күтәрә торган була ул, кияүгә чыгарга ашыкмыйсыңмы әллә? – диде.
Тыңламадым шул аны. Ришатны бик тиз гафу иттем.
Бер гаепсезгә суккан иде ул миңа югыйсә. Без инде аның белән өйләнешергә тиеш идек. Аны шул вакыт эшеннән ике айга курсларга җибәрделәр. Бик барасы килмәсә дә, китте инде кирәк булгач.
Ул еракта дип кенә гел өйдә утыра алмыйм бит инде. Күрше кызы белән кинога киттек. Үзебезнең авыллар минем Ришат белән очрашканны, тиздән туебыз буласын беләләр, әлбәттә. Ул көнне клубка күрше авыллар килгән иде. Һәм шул егетләрнең берсе мине озата кайтты. Озатты дип, арттан ияреп кайтты инде. Без аның белән хәтта сөйләшеп тә тормадык. Капка төбенә җиткәч, мин аңа бик җитди итеп: “Егетем бар, тиздән өйләнешәбез”, – дидем. Ул гафу үтенеп, мин белмәдем бит, дип, кире борылып китте.
Шуның белән шул. Ул кочаклау түгел, кулыма да тотынмады. Мин аның йөзен дә яхшылап күрмәдем, көндез очратсам, мөгаен, танымас та идем. Исемен дә сорап өлгермәдем.
Тик безгә, дөресрәге, Ришатка “яхшылык” теләүчеләр авылда табылган: бу хәбәрне шулкадәр зурайтып, күпертеп җиткергәннәр аңа, шаккаттым. Укудан кайткан көнне үк. Ул көнне Ришат мине озатырга да килмәде. Нәрсә уйларга да белмәдем. Ә икенче көнне кинодан соң миннән чып-чын допрос алды. Һәм ярсып китеп миңа китереп сукты.
Мин берничә көн аның янына да чыкмадым. Күрше кызы аша кат-кат чакыртты. Чыккач, берни булмагандай, сөйләшә башлады. Мин аны гафу үтенер дип көткән идем, әйтмәде. Минем үзен инде күптән гафу иткәнне аңлаган, күрәсең.
Икенче тапкыр ул миңа ярты ел бергә торганнан соң сукты. “Нигә эчеп кайттың?” – дигән өчен. Балага яңа узган вакытым иде. Ул моны, әлбәттә, белә иде. Айныгач, гафу сорады дип уйлыйсызмы? Юк, сорамады, уйламады да бу турыда. Шулай тиеш кебек әйтте әле, җитмәсә, тагын үземне гаепле ясады. Имеш, мин ир кешегә каршы сөйләп торганмын.
Әбекәем хаклы булганын ул вакытта ук аңлый башлаган идем инде.
Өченче тапкыр ул миңа бала табар вакытым җиткәндә сукты. Исерек килеш, билгеле. Ярый әле эчемә сукмады, йодрыгы башыма гына эләкте. Бала тудыру йортына күгәргән бит белән бардым. Оялдым да, гарьләндем дә. Тик нишли аласың. Табиб: “Нәрсә булды?” – дип, бик төпченсә дә, әйтмәдем инде, бәрелгән идем, дигән булдым. Ышанмагандыр дип уйлыйм.
Дүртенче тапкыр... Ярар, җитәр, бөтенесен барыбер санап чыга алмам. Кайсы бик истә, кайсылары инде онытыла да төшкән. 35 ел эчендә бик күп булды инде алар. Башта әниләрдән бик яшердем, әлбәттә. Хәтта әбигә дә әйтмәдем, ә минем аннан бер серем дә юк иде. Аны борчыйсы килмәгәндер инде.
Аерылып кайту турында да уйламадым шул, ничектер, түзеп яшәлде дә яшәлде. Хәер, ике бала белән аерылып кая барасың? Бер-бер артлы туды алар. Берсен табуга, икенчесенә узып та куйдым. Эчкән кеше белән соң... Бик кайтыр идем, өйдә буй җиткән ике энекәшем бар: икесе дә менә-менә башлы-күзле булырга тора.
Шулай яшәлде инде. Соңгы елларда гына ул гадәтен ташлады. Эчә алмый хәзер, ашказаны авырта. Ул авыртуы минем бәхеткә килеп чыккандыр инде, югыйсә бу мине бер гарип калдыра бит инде дип бик курка идем. Ә әбекәйнең теге сүзләрен бер түгел, мең искә төшердем, тик терсәк якын булса да, тешли алмыйсың шул. Олылар бер сүзне дә белми әйтми инде алар.
Менә мин дә сезгә әйтәм: әгәр ир кеше бер тапкыр кул күтәрә икән, көтегез дә торыгыз: ул моны тагын кабатлаячак. Димәк, кул уйнату аның гадәтендә бар. Бигрәк тә егет белән кыз чагында ук мондый хәл булса, ул кешедән качыгыз. Ир-егетнең начар, ябык кына дигәне дә бездән барыбер көчле, аларны җиңеп булмый.
Мин үзем җиңә алмадым.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Алия ГАФУРОВА.