Ксения Салазанова шатлыклы яңалыгы белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.
"Барып җиттем! Мин Северодвинскида! Су коендым! Мин моны эшләдем!"- дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
Исегезгә төшерәбез, Ксения Башкортстан башкаласыннан 7 июльдә старт алды. Шул рәвешле, юл 48 көн вакытны алган. Юлда батыр ханым палаткада куна яки танышларында туктый. Кире Вологда аша поезд белән кайтырга планлаштыра.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу спортчы өчен беренче ерак маршрут түгел. Әйтик, узган ел ул Сахалин буйлап - утрауның төньягыннан Көньяк-Сахалинск шәһәренә кадәр - 840 километр юл үткән.