+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 Сентября , 04:25

Атны... “Чуртан”га алыштырган

Бервакыт очрашуга май бәйрәмнәре алдыннан биредә эшләп киткән өлкән хезмәткәр, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсхәт Харрасов килде. Кунагыбыз бик кызыклы хикәяче – сүз остасы буларак билгеле булганлыктан, без аны сугыш еллары истәлекләре белән уртаклашырга күндердек.

Атны... “Чуртан”га алыштырганАтны... “Чуртан”га алыштырган
Атны... “Чуртан”га алыштырган
2 сентябрь – Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга – 81 ел.
 
Башкортстан кавалеристы су асты көймәчесе булган һәм Ерак Көнчыгыш фронтында самурайлар белән сугышта зур батырлык күрсәткән.

Җиңү көне алдыннан элекке хезмәттәшләр – Бөек Ватан сугышы ветераннарының Уфа банкларының берсендәге музейга җыелуы бер матур традиция иде. Без биредә ел саен илебезне фашистлардан саклаган сугышчыларны искә алабыз, хатирәләрне яңартабыз. Түбәндә бәян итәсе язма герое белән мин банкларның берсенең иминлек хезмәте бүлегендә эшләгәндә таныштым.
 
Бервакыт очрашуга май бәйрәмнәре алдыннан биредә эшләп киткән өлкән хезмәткәр, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсхәт Харрасов килде. Кунагыбыз бик кызыклы хикәяче – сүз остасы буларак билгеле булганлыктан, без аны сугыш еллары истәлекләре белән уртаклашырга күндердек. Һәм үкенмәдек. Су асты көймәсе диңгезчесе хикәятләре хәтта банк сакчылары кебек җитди аудитория өчен дә мавыктыргыч булып чыкты. Күңелдә теркәлеп калган шундый очрашулар тәэссоратларын үзе белән сөйләшеп тә тулыландырган идем. Аларны гәзит укучыларга да җиткерәсем килде.

Бер стакан диңгез суы

Әсхәт Харрасов 17 яшендә Туймазы районының Түбән Сәрдек авылыннан армиягә китә. Баштарак, балачактан ук җигүсез атта оста чабып йөргән таза авыл егетләрен Башкорт кавалерия дивизиясе өчен әзерләгәннәр. Әмма Әсхәтнең хәрби хезмәткә алыну вакытына әлеге өстенлек күрәсең, үзгәргән. Курслардан соң, яшь сугышчыны Тын океан флотының су асты көймәсенә моторист итеп алалар.
 
Тарихи мәгълүматларга караганда, сугыш башланганчы Ерак Көнчыгышта 78 су асты көймәсе исәпләнә. Ул елларда Тын океанда хезмәт иткән элегрәк төзелгән субмариналарга ремонт ясала башлый. Аларның кайберләре уникаль техноло­гияләр буенча модерни­зацияләнә. Әйтик, 1944 елның 2 мартында капиталь ремонттан соң “Щ-101” уртача зурлыктагы дизель-электр торпеда су асты көймәсе сафка баса. Бу типтагы субмариналарны флотчылар – “Чуртан”, ә йөз дә беренчесен – “Лосось” дип атаганнар. Хезмәт итәргә килгән яшь диңгезче шунда тәгаенләнә. Көймә Тын Океан флоты су асты көймәләре­нең беренче бригадасы составына керә һәм Владивостокта Кече Улисс бухтасында урнаша.
Флот традициясе буенча, диңгезгә көймәдә беренче тапкыр чумган флотчы диңгез суын эчәргә тиеш. Бу – суга чумдырылу йоласының бер өлеше. Командир яшь диңгезчегә шәхсән үзе “салаге”ны, ягъни, көймә урнашкан тирәнлектән алынган тозлы сулы савытын тапшыра. Савыт ролендә корабль яктырт­кычының плафоны кулланыла.
 
Харрасовка бер стакан диңгез суы тоттыралар. Ул су чиста, 60 метр тирәнлектән алынган һәм бик тозлы була. Тоз тәмен йомшарту өчен кечкенә йотымнар белән эчәргә туры килә. Әсхәт аны савытның төбенә кадәр эчеп бетерә дә: "Советлар Союзына һәм су асты флотына хезмәт итәм!” дип, көр тавыш белән җавап бирә.
 
...Сигезенче августта 1 сәгать 45 минутта флот штабы Маршал Александр Василев­скийның радиограммасын, ә 15 минуттан соң – Хәрби-Диңгез Флотының баш штабыннан 1нче әзерлек сызыгына керү һәм су асты көймәләрен кузгалырга әзерләү турында әмер ала. Иртәнгә миналар кую турында приказ һәм корал кулланырга рөхсәт килә. Япон диңгезендә Төньяк Корея портларына якынлашканда, Владивосток каршында һәм Сахалин утравының көнбатыш өлешендә барлыгы тугыз позиция билгеләнә.

Торпедадан качтылар

Диңгезгә беренче булып 12 су асты көймәсе чыга, алар арасында “Щ-101” дә була. Субмарина берничә тапкыр торпеда һөҗүменә, көчле штормга һәм төрле көтелмәгән хәлләргә түзә. Мәсәлән, көтмәгәндә 56 метр тирәнлектә аларны кайчандыр суга баткан корабль мачталары эләктереп ала, ләкин профессиональлек һәм мотористларның зирәклеге аркасында, көймә зыян күрми.
 
Корея портлары янындагы һәм Япон диңгезендәге хәрби хәрәкәтләрдән тыш, кызылфлотчыларга Көньяк Сахалинны һәм Курил утрауларын азат итү бурычы куелган була. Десантны күрсәтелгән “нокта”га китерү өчен дистә ярым су асты көймәсеннән торган флотилия җәлеп ителә. 23 августта диңгез пехотасының җыелма бригадасы составында десант Отомари портына (хәзерге Корсаков) барып җитә һәм аны каршылыксыз ала. Начар һава шартлары безнекеләрнең баштагы планнарын өзә, шуның аркасында Отомарига су өсте кораблары өчен ягулык һәм машина маен су асты көймәләре белән китерергә туры килә.
 
Сугыштан соңгы мәгълүматларга караганда, Тын океан яугирләре безнең субмариналарга каршылык күрсәткән дошманның 31 корабын һәм судносын батырган һәм 7 судносын зарарлаган. Бу император Хирохито Япониянең берсүзсез капитуляциясе турында игълан иткәннән соң һәм Квантун армиясе командующие Отодзо Ямада 1945 елның 16 августында үз гаскәрләренә сугыш хәрәкәт­ләрен туктатырга боерык биргәннән соң хәрби гамәлләрнең гамәли туктатылуы белән дә бәйле. Дөрес, барлык командирлар да капитуляция шартлары белән килешергә теләми һәм шунлыктан, Япон гаскәрләрен тулысынча коралсызландыру сентябрьгә кадәр сузыла. Бу вакыт эчендә безнең “Чуртан”ның дошманны эзәрлекләве һәм һөҗүм итүе берничә тапкыр кабатлана.
 
Шундый эпизодларның берсе Хар­расовның күңелендә гомерлеккә уелып кала. Әсхәт машиналар бүлегендә бул­ганда, көчле тревога сигналы ишетелә: ике торпеда атакасы булуы ачыклана. Беренче снаряд көймәне нык кына селкетеп ала. Капитан әмере буенча, мотористлар көймәне су тирәнлегенә төшерә дә уңгарак борыла. Бу маневр аларны коткарып кала: алар су өстеннән барган икенче торпедадан читкә тайпылырга өлгерә. Асылда су асты судносы командасы һәлакәттән чак котылып кала.

Сталинның рәхмәте

1945 елның августында “Щ-101” Курил утраулары янында дошман кулында булган яр буйларын разведкаларга чыга. Хәрби заданиене үтәүдә өлкән моторист Харрасов зур кыюлык күрсәтә. Экипаж базага югалтуларсыз кайта. “Хәрби походта катнашканы һәм механизмнарның эшчәнлеген яхшы тәэмин итүе, батырлыгы һәм ныклыгы өчен” ул Флот командующиеның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
 
Япония белән бер айлык сугышта кызыл­флотчы Әсхәт Харрасов өч хәрби походта катнаша. Бу вакытта экипаж яр буенда һәм дошман коммуникацияләрендә миналарны уңышлы урнаштыра. 1945 елның октябрендә аңа “Су асты көймәсе отличнигы” билгесен тапшыралар. Бүләкләү кәгазендә: “Хәрби походларда үзен батырларча күрсәтте, соңгы походта янгын чыгудан һәм механизмның сафтан чыгуыннан саклады. Су асты көймәсе эшчәнлеген бик яхшы белүен күрсәтте. Сугышчан походлар вакытында механизм­нарның көйле эшләвен тәэмин итте, шуның белән хәрби заданиеләрне үтәүгә лаеклы өлеш кертте”, – дип языла.
“Щ-101” су асты көймәсе озак вакыт СССР Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән. 1959 елның 19 гыйнварында гына субмаринаны Хәрби-Диңгез Флоты исемлегеннән чыгаралар һәм соңыннан металлга озаталар.
 
Кызылфлотчы Әсхәт Харрасов хез­мәтен тәмамлап, 1950 елда туган ягына кайта. Ул вакытта диңгез флотында хезмәт вакыты биш ел тәшкил иткән. Ул “Японияне җиңгән өчен” медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, япон самурайларын тар-мар итүдә актив катнашканы өчен СССР Кораллы Көчләренең Югары баш командующие Генералиссимус Иосиф Сталинның Рәхмәт хатына лаек була.
 
Совет-япон сугышы Советлар Союзы­ның бер айдан да азрак вакыт эчендә тәмамланган иң кыска сугышларының берсе буларак тарихта калды. Япон армиясенең һәм флотының җиңелүе совет сугышчыларының геройларча көрәшүе, тырышлыгы нәтиҗәсе булды. Кызганычка каршы, әлеге сугыш вакыйгалары һәм аның геройлары бүген онытылып бара кебек. Ә бит Советлар Союзы Японияне тар-мар итүдә хәлиткеч роль уйнады, икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга бәяләп бетергесез өлеш кертте. Гәрчә соңгы елларда Англия һәм Американың кайбер мәгълүмат чаралары СССРның Японияне җиңүдәге ролен төрлечә киметергә, чынбарлыкны бозып күрсәтергә тырышса да. Чынлыкта, Советлар Союзыннан башка америкалылар һәм аларның союздашлары Япон армиясен тар-мар итә алмас иде, бигрәк тә шундый кыска вакыт эчендә.
 
Соңгы сүз урынына. Арытаба да Әсхәт Мәсгут улы күп тапкырлар безнең бүлеккә дусларча килеп йөрде. Төрле дәрәҗәдәге очрашуларда ул үзенең су асты хезмәте турындагы истәлекләре белән ихлас уртаклаша иде. “Кызыл таң” гәзите укучылыры өчен әзерләнгән бу язмамда фронтовик хатирәләренең бер өлеше генә урын алды. Форсаттан файдаланып, Харрасовлар гаиләсенә сакчыл хәтерләре һәм материал язу өчен биргән документлары өчен рәхмәт белдерәм.

Марс Әбдиев,
Русия Иминлек органнарының отставкадагы подполковнигы, Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.
Фото Харрасовларның гаилә архивыннан алынды.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас