+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 Сентября , 03:25

Кимсетелгән якташыбызның блогы миллион карау җыя

Сизалтина Магнитогорскида туган, ләкин Әбҗәлил районының Аскар авылында үскән.

Кимсетелүгә дучар булган кызның блогы миллион караулар җыяКимсетелүгә дучар булган кызның блогы миллион караулар җыя
Кимсетелүгә дучар булган кызның блогы миллион караулар җыя
Тән төсе аркасында кыз эзәрлекләүләргә юлыккан. Кайбер балалар аны мыскыл иткән, хәтта аңа таш ыргытып калганнар. Сизалтинаны әнисе тәрбияләгән, һәм ул һәрвакыт кызын якларга тырышкан.

"Әгәр мәктәптә нәрсәдер булган икән, әни килә һәм ачыклый иде. Мыскыллаулар туктасын өчен укытучылар, җитәкчелек һәм балалар белән сөйләште", — дип искә ала кыз.

Вакыт узу белән Сизалтина кеше негативын йөрәгенә якын кабул итмәскә өйрәнә. Ә соңрак үзенең килеп чыгышы һәм башка тышкы кыяфәтле кешеләргә мөнәсәбәте темасын блогының бер өлеше итә

Хәзер аның роликлары миллионлаган карау җыя. Кыз базарда хатын-кыз белән сөйләшүне күрсәткән видеоларның берсен 2,7 миллион кеше караган.

Яңа мөмкинлекләр эзләп, Сизалтина Мәскәүгә күченә. Сигез елга якын модель булып эшли, аннары клипларда һәм кинода төшә башлый. Ул хәтта "След" сериалында да пәйда булды.

Хәзер ул үзенең кызын тәрбияли. Өйдә урыс, башкорт һәм инглизчә сөйләшәләр- әти-әнисе кызның өч телле булып үсүен һәм, әнисе кебек, Башкортстан белән элемтәсен саклавын тели.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас