Конфликт Кушнаренко гимназиясендә дәрес вакытында чыккан. Укучыларның берсе классташын пычак белән яралаган.
Социаль челтәрдәге үз битендә Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Урал Килсенбаев хәбәр иткәнчә, зыян күргән үсмернең хәле уртача авырлыкта, ул үзәк район дәваханәсенә китерелгән. Гомеренә куркыныч янамый, табиблар аңа кирәкле ярдәмне күрсәтә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, булган хәлнең сәбәбе шәхси каршылыклар булган. Аның шартларын хокук саклау органнары ачыклый. Урынга кичекмәстән республика Мәгариф министрлыгының Кризиска каршы бригадасы килгән. Вәзгыять контрольдә тора.
Фото: Башинформ.