

Эштә кызларга монда язылганнарны укыгач, бер хатын да аның бабасы белән Үзбәкстанда булган хәлне сөйләде.
Аның бабасы ул вакытта, СССР чорында, Үзбәкстанда йөк поезды машинисты булып эшләгән. Берсендә бабасы рейста булганда тимер юлда ниндидер ак шәүлә пәйда булган. Ул, инструкция таләп иткәнчә, сигнал биргән. Ләкин теге шәүлә хәрәкәтләнмәгән дә. Тагын сигнал биргән. Ләкин шәүлә һаман да рельсларда калган һәм юлдан читкә китү урынына, поездга каршы хәрәкәт итә башлаган...
Ашыгыч тормозга басу карары кабул ителгән. Поезд тәгәрмәчләреннән чәчрәгән очкыннар җәйге төнне яктырткан. Бабай күзләрен йомган, поезд инерция буенча барган, һәм рельслардагы кешенең инде котыла алмаячагы аңлашылган.
Поезд тулысынча туктагач, бабасы рельсларга караган. Анда беркем дә булмаган... Поезд астында калгандыр дип уйлаган.
Ләкин шулчак поезд кабинасында яктылык балкып киткән. Поезд каршында теге өрәк басып тора икән. Ул аның хатын-кыз икәнен күргән. Өрәк аңа балык кебек иреннәрен ачып нидер әйтә, ләкин берни ишетелми. Бабасы дога укый башлаган, ә теге өрәк берничә секунд эчендә кабинада пәйда булып, «Бала...» дип әйткән дә эреп юкка чыккан.
Шоктан авырлык белән арынып, ул поездны кузгатып җибәргән. Графиктан калышырга ярамаган. Поезд тагын тизлек җыя башлаган... Һәм шулчак рельсларда тагын хатын-кыз өрәге пәйда булган. Ул кулларын болгый башлаган. Барысы да шулкадәр чын булган, бабай түзә алмаган һәм составны тагын туктаткан.
Теге өрәк кулларын болгый. Бабасы дога укый-укый, «ни булса, шул булыр», дип кабинадан төшкән. Яхшылабрак караса, алда тимер юл өстендә ниндидер төргәк күрә. Бу ни икән дип, төргәк янына киткән. Якынлаша башлагач, бала елавын ишеткән.
Рельсларда кечкенә малай төрелгән төргәк ята икән.
Менә шулай өрәк баланы коткарырга ярдәм иткән.