+13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 сентябрь , 06:30

“Фигуристка”

Күлдәге хәлдән соң Фәридәгә әлеге кушамат гомерлеккә тагылды

“Фигуристка”“Фигуристка”
“Фигуристка”



– Коткарыгыз! Фәридә боз астына төшеп китте!
Тик якын-тирәдә беркем дә күренми иде. Фәүзия йөгереп барып басмага ятты, кулы белән бозлы судан Фәридәне эзли башлады. Бераздан иптәшенең ак мамык шәле кулына эләкте, аны ярга ыргытты, бер кулы белән басма тактасына тотынып, башы белән суга чумды, Фәридәне чәченнән эләктереп алды һәм су өстенә тарта башлады. Кызның юеш киемнәре күтәрмәслек авырайган иде, шуңа карамастан, ул Фәридәне ярга сөйрәп чыгара алды.

Фәридә кебек спортның бу төренә гашыйк кеше булдымы икән авылда? Әгәр дә фигуристларның бозда шууын телевизордан күрсәтсәләр, ул бөтен эшен ташлап, экран янына барып утыра. Әллә кайдан ялтырап торган киемнәренә таң калып, алар шуганда битләренә бәрелгән йомшак җилне хәтта тоеп, алар белән бергә шуа, алар белән оча, йөгерә... Чын фигуристка итеп тоя үзен! Ара-тирә бозда шуучылар егылса, кирәкмәгән җирдә аяклары, куллары бозга тиеп китсә, алар өчен кайгыра. Тик Фәридәнең фигуристка булу хыялы тормышка ашмады. Ашарлык та түгел иде шул. Авыр заманда яшәлде, акча бернигә җитми, кинога барырга 5 тиен сорап алырга да кыймый иде Фәридә. Аны шәһәргә җибәреп, спорт мәктәбенә бирү түгел, тимераяк алырлык акчалары да юк иде.
Ә шулай да нәкъ шул елны Фәридә фигуристка була язды. Күрше кызы Фәүзия белән бервакыт кибеткә икмәк алырга барырга булдылар. Үзләренчә матуррак киемнәрен киделәр. Фәридәнең өстендә әтисе район үзәгеннән алып кайткан ачык яшел төстәге пальто, башында ак кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шәл, аякта ботинкалар, кулында апасыннан калган төрле төстәге җептән бәйләнгән бияләйләр. Фәүзия бер яшькә аңардан зуррак. Аның әнисе Рауза апа чөгендерче иде, вакыты күбрәк булгандырмы, әллә куллары остаракмы, балаларына киемнәрне үзе тегә, үзе бәйли иде. Шуңадыр да Фәүзиянең башында матур итеп бәйләнгән баш киеме, өстендә Рауза апа теккән зәңгәр куртка, кара җылы чалбар, аягында киез итек, шарф, бияләйләре күзнең явын алып тора. Шулай шаяра-шаяра, көлешә-көлешә ике кыз ипи алырга дип түбән очка төшәргә булдылар.
Кибет кызларның өйләреннән 300-500 метр ераклыкта урнашкан. Тыкрык беткән җирдә генә зур булмаган күл бар. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәкләр йөзеп кинәнә, кышын ул тирән кар белән каплана. Күлгә җитәрәк:
– Кара әле, нинди матур! Күл өсте шоп-шома, ялтырап ята, теге фигуристларның бозына охшап тора! Эх! Булса иде тимераякларым, бер шуып карар идем! – диде Фәридә.
– Юк-юк, әле боз ныклап туңмаган, аның өсте генә шулай, – дип каршы төште Фәүзия.
– Әллә төшеп карыйбызмы? Читләтеп кенә, уртасына ук керми генә, – дип карышты ахирәте.
– Юк дидем бит, әле иртә!
Фәридә Фәүзиядән яшь буенча да, буйга да бәләкәйрәк булса да, кешене ышандыра, үз сүзен сүз итә торган кыз. Аңа каршы әйтсәң-әйтмәсәң дә, барыбер үзенчә эшли тоган гадәте бар.
– Мин гаепле түгел, керсәң керәсең инде, – диде ахыр чиктә Фәүзия йомшара төшеп.
Фәридә башта чынлап та күлнең чите буйлап кына шуды. Ул әле бер аягын, әле икенче аягын күтәреп, бозны гизә, бераз кыюланып та китте. Күзләр яна, авыз ерылган, бәхетнең җиденче катында диярсең! Аның шатлыклы тавышы күл өстен күмде. Фәүзиянең дә бозда шуасы килде килүен, тик ул Фәридәне ярдан гына күзәтеп торырга булды. Шулвакыт Фәридә шуган җирдә боз чатнаган тавыш ишетелде, күз ачып йомганчы, күл өстенә су чыга башлады. Фәридә куркышыннан катып калды һәм боз астына төшеп тә китте. Фәүзия моны күреп, бар көченә кычкырып җибәрде.
– Коткарыгыз! Фәридә бата! Коткарыгыз!
Тик якын-тирәдә беркем дә күренми иде. Фәридә күз ачып йомганчы су астына төшеп китте. Фәүзия йөгереп барып басмага ятты, кулы белән бозлы судан Фәридәне эзли башлады. Бераздан иптәшенең ак шәле кулына эләкте, аны ярга ыргытты, икенче кулы белән басма тактасына тотынып, башы белән суга чумды һәм Фәридәне чәченнән эләктереп алды, өскә таба тарта башлады. Кызның юеш киемнәре күтәрмәслек авырайган иде, шуңа карамастан, ул Фәридәне ярга сөйрәп чыгара алды.
Бу хәлләрне тәрәзәдән күреп утырган ике аяксыз Хәлим бабай әбисе Мәрьямбикәгә кычкырып җибәрде:
– Карчык, йөгер, күлдә бер бала батты, киенеп торма, шушы юрганны гына ал да, оч!
Мәрьямбикә әби сәкедә йон эрләп утырган җиреннән сикереп төшкәнен сизми дә калды, бабайның әйткәне – аның өчен закон. Кулына фуфайка эләктерде дә балалар янына йөгерде. Бу вакытта Фәридәне Фәүзия судан тартып чыгарган иде инде. Үзе дә берни аңламастан, елый-елый Фәридәне бер аркасына, бер йөзтүбән әйләндерде.
Тырыша торгач, Фәридәнең авызыннан, танавыннан порхылдап су чыкты. Кыз күзләрен ачты. Мәрьямбикә әби өеннән алып чыккан юрганны баланың өстенә япты, шул арада күршеләре Рәис абый да килеп җитте. Ул бөтен киеменнән су агып торган Фәридәне күтәрде дә Мәрьямбикә әбиләрнең йортына таба атлады. Артларыннан мыш-мыш килеп Фәүзия дә иярде.
Өйгә кергәч, Мәрьямбикә әби Фәридәнең бар киемнәрен салдырып, мичкә элеп куйды.
– Әй, бала-бала, үлә язгансың бит. Бу вакытта боз өстенә басамыни кеше? Ходай саклады сине, рәхмәт яугыры. Әй, Аллакаем, әл дә иптәшең булган яныңда! Нишләр идек? Әй, Аллакаем...
Мәрьямбикә әби кызга иске генә бер күлмәк кидереп, юрганга төреп, сәкегә яткырды, мәтрүшкә, кура җиләге салынган эссе чәй бирде кызларга. Эченә җылы йөгергәч кенә Фәридә үзенең нинди зур хата эшләгәнен аңлады. Мәрьямбикә әбиләрнең өйләре бәләкәй булса да, бик җылы, пөхтә. Тәрәз янында түбәтәйле, өстенә җылы күлмәк кигән чал чәчле бабай утыра. “Бу Хәлим бабайдыр”, – дип уйлап куйды Фәридә. Ул сугыштан ике аяксыз кайткан, кулдан гына эшләнгән арбаны таяк белән этеп йөрткәнен ишетеп белә, тик болай якыннан бер дә күргәне юк иде Фәридәнең. Стенага эленгән хәрби кием кигән матур ир фотосурәте шул каһәрле еллар аны аяксыз калдырганын искә төшереп тора. Мич янында зур гына сәке, анда матур итеп өеп куелган юрганнар, чигелгән тышлык кидерелгән мендәрләр. Тәрәзә төбендә песи гөлләре чәчәк атып утыра. Кергән якта зур булмаган көзге, аңа матур сөлге эленгән. Өстәлдә җиз самавыр җырлап утыра, аның тирәли чынаяк, тәлинкәләр матур чүпрәк белән каплап куелган. Радиодан тын гына халкыбызның йөзек кашы Илһам Шакиров башкаруында моң агыла. Фәридә шул җырны тыңлый-тыңлый йокыга чумганын сизми дә калды. Фәүзия бераз хәл алгач, җылынгач, өенә кайтырга булды, Рәис абый аны озата китте.
Күп тә үтми, Фәридәнең әнисе белән әтисе ах-ух килеп, кызга коры киемнәр алып, Мәрьямбикә әбиләргә килеп керделәр. Борчулары йөзләренә чыккан иде. Килеп керү белән:
– Исәннәрмесез, Мәрьямбикә апа, Хәлим абый! Ни хәлләрдәсез? Кая безнең фигуристка? – дип сәкегә таба атладылар. Юрганга төренеп, мышнап йоклап ятучы Фәридәне күреп, әнисе елап җибәрде.
– Бигрәкләр дә курку белми шул бу бала, керереңнән алда чыгарыңны уйла дип өйрәтәбез дә бит, юк шул, бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Бигрәк малайларга охшаган. Фәүзиягә рәхмәт инде, коткарган бит, сөйрәп чыгарган, – диде әнисе.
– Әйе, олы кеше каушап калырга мөмкин, бу каушамаган, маладис! – дип сүзгә кушылды әтисе.
– Сезгә дә мең рәхмәтләр яусын инде, әл дә Хәлим абый күреп калган, исән-сау гына булыгыз. Безнең кызыбыз хакына. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, зур кайгылардан саклады, балабызны исән калдырды, – дип сөйләнә-сөйләнә, бу тавышка уянган Фәридәне киендерә башлады әнисе.
Бераздан Фәридәне юрганга төргән килеш күтәреп, кайтыр юлга таба атладылар.
Бозлы суга бату эзсез үтмәде, билгеле. Фәридә атнадан артык авырып ятты. Тән температурасы әле менде, әле төште, бер өшетеп калтыратты, бер шыбыр суга батырып тирләтте. Иптәшләре көн дә кереп кызның хәлен белеп тордылар. Шуннан башлап уены-чыны белән Фәридәгә “фигуристка” дигән кушамат тактылар.
Авылда хәбәр тиз тарала бит, бу хәлне күршедә яшәүче Нурислам бабай белән Миңлегөл әби дә ишеткән. Үзара сөйләшкәч, Нурислам бабай Фәридәгә тимераяклар эшләп бирергә була. Бу бабайның осталыгы турында тирә-як авылларда яшәүче бар халык белә. Ул – оста тимерче! Кулыннан килмәгән эш юк! Аны “алтын куллы бабай” дип йөртәләр иде. Фәридә бу ап-ак чәчле, гел елмаеп кына сөйләшүче, кеткелдәп кенә көлүче бабайны бик якын күрә. Әллә үзенең картәтиләрен исән чакларында бер дә күрмәгәнгә, вакыты булганда аларга кереп хәлләрен белешә, бабайның сүзләрен йотлыгып тыңлый. Шул арада Миңлегөл әби чәй әзерли. Өстәлдә әби үзе пешергән кабарып торган икмәк, яңа гына аертылган каймак, балан кагы, кәнфитләр белән чәй эчеп алгач, Фәридә тиз генә я идәннәрен юа, я көянтәләп суга барып килә. Әби белән бабай рәхмәтләр әйтеп озатып кала. Менә шушы бабай Фәридәнең терелүенә үзе эшләгән тимераякларны күтәреп килеп керде. Әй, Фәридәнең шатланганын күрсәгез! Бер Нурислам бабасын кочаклап ала, бер тимераякларны тотып үрле-кырлы сикерә, шатлыгы эченә сыймый кызның! Менә шулай уйламаганда-көтмәгәндә Фәридә тимераяклы булды, әмма боз өстенә инде саксыз чыкмады.

Гүзәл ЯППАРОВА.
Уфа шәһәре.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас