

Кичә кич Нефтекама янындагы Әмзә авылында ике фатирлы бер катлы агач йорт янган. Өемнәрне тикшергәндә 12, 6 һәм 4 яшьлек балаларның гәүдәсе табылган.
Русия Җинаять кодексының 109 мәддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре алып барыла, янгынның сәбәпләре ачыклана.