+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 Сентября , 07:55

Директорны бүген эштән җибәрергә!

Бүген оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Кушнаренко районында булган хәлгә тукталды.

Директорны бүген эштән җибәрергә!Директорны бүген эштән җибәрергә!
Директорны бүген эштән җибәрергә!
Исегезгә төшерәбез, анда тугызынчы сыйныф укучылары арасында низаг чыгып, бер үсмер икенчесенә пычак кадаган. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты, ул Александр Бастрыкин контролендә. Радий Хәбиров гимназия директорын эштән җибәрергә кушты. Учреждениедә буллинг очракларыннан хәбәрдар булганнар һәм укучыны эзәрлекләү турындагы мәгълүматны яшергәннәр. Ул шулай ук район башлыгына кисәтү белдерде.

«Мин 500 тапкыр кисәттем: яшермәскә! Һәм укытучыларны мондый хәлләрне яшермәскә мәҗбүр итегез. Без бу хәлне тикшердек. Без үсмерләр арасындагы озакка сузылган конфликт белән эш итәбез. Урыннардагы җаваплы кешеләр моны бездән яшерергә тырышты. Бер малай бик яхшы укый, яхшы гаиләдән. Икенчесе — мин аны начар дип әйтмим, аның гаиләсендә барысы да яхшы, тик өчлегә укый, лидер, бераз усал, физик яктан көчле. Сез ничек уйлыйсыз, кем кемгә һөҗүм иткән? Бездән яшерергә тырышкан конфликт булган. Директор бүген эштән чыгарылырга тиеш!» — диде Башкортстан Башлыгы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас