+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 Сентября , 07:05

Кабердә калдырып киткәннәр

Башкортстанда СВО сугышчысына һөҗүм итүчеләргә хөкем карары чыгарылды.

Кабердә калдырып киткәннәрКабердә калдырып киткәннәр
Кабердә калдырып киткәннәр
Гафури районында 48 яшьлек эшкуар һәм өч үсмер шәхси конфликт аркасында махсус хәрби операциядә катнашучыга һөҗүм иткән. Тикшерү версиясе буенча, ир-егетне кыйнаганнар, шуннан соң зиратка алып барып, кабердә калдырып киткәннәр.

Зыян күрүче исән кала, үзе полициягә барып, гариза яза.

Җинаятьне оештыручы 4 ел да 2 айга колониягә хөкем ителде, ә аның балигъ булмаган әшнәләренә шартлы җәза билгеләнде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас