+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 Сентября , 08:05

Әниләрен көчкә эзләп тапканнар...

Кичә кич Нефтекама янында янгында өч бала һәлак булды.  Республика Башлыгы фаҗига сәбәпләрен ачыкларга кушты.

Әниләрен көчкә эзләп тапканнар...Әниләрен көчкә эзләп тапканнар...
Әниләрен көчкә эзләп тапканнар...

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә профильле ведомстволардан һәм Нефтекама хакимиятеннән өч баланың үлеменә китергән янгын сәбәпләрен җентекле тикшерүне таләп итте. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов хәбәр иткәнчә, фаҗига Әмзә авылында теркәлгән. Янгын чыккан вакытта балалар өйдә үзләре генә булган. Гаилә социаль куркыныч хәлдә буларак исәптә торган. Йортта урнаштырылган янгын хәбәрчесе сүндерелгән, батарейкасы беткән булган.

Һәлакәт урынында МЧС вәкилләре катнашлыгында утырыш уздырылган, зыян күрүчеләргә тиешле ярдәм оештырылган. Республика Башлыгы кушуы буенча һәлак булган балаларны җирләү чыгымнарын шәһәр хакимияте үз өстенә алачак. Шулай ук Радий Хәбиров янгын хәвефсезлеге системасының ни өчен эшләмәвен ачыкларга, хакимият органнарының социаль яктан имин булмаган гаиләләрне контрольдә тоту буенча эшен тикшерергә кушты.

«Шуны ачыклагыз: хакимият нәрсә белән шөгыльләнгән? Алар анда барганмы, юкмы? Барысына да сабак булсын. Өч бала һәлак булды, алар нәрсәдә гаепле?» — дигән сорау куйды төбәк Башлыгы.

Соңгы мәгълүматларга караганда, гаилә социаль яктан имин булмаганнар исемлегендә торган. Ана балаларын ялгызы үстергән. Балалар тормышында әтиләренең ни дәрәҗәдә катнашуы әлегә билгеле түгел. Фаҗига вакытында әниләрен Нефтекама янында зур авырлык белән генә эзләп тапканнар.

Һәлак булган өч бала да төрле елларда сентябрьдә туган. Аларның туган көннәренә санаулы көннәр генә калган булган...

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас