+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 Сентября , 07:58

"Төне буе кайда йөрдем соң мин?"

"Артымннан, авыр тын алып, ниндидер җан иясенең килүен сиздем".

"Төне буе кайда йөрдем соң мин?""Төне буе кайда йөрдем соң мин?"
"Төне буе кайда йөрдем соң мин?"

Хәерле, имин көннәр булсын барыбызга да!
Мин сезгә инде күптәнге студент елларымда үзем белән булган бер чын вакыйга турында язып китәргә булдым.

Студент чагым. Җәйге каникулга авылыма кайттым. Күрше авылга артистларның спектакль белән киләчәге турында хәбәр ишеттем. Безнең бер сыйныфташ кыз — минем ахирәтем дә авылда ял итә иде. Аның белән тиз генә телефоннан сөйләшеп, спектакльгә барырга чакырдым. Ул берсүзсез риза булды. Ул чакта дырылдатып номер җыя торган әйләндергечле өстәл телефоннары иде. Җәйге җылы, матур көн, август башлары иде бу. Әти-әнидән рөхсәт алынды һәм без икәүләп күтәртелгән асфальт юлдан, сыйныфта булган кызыкларның күбесен искә төшереп, көлешә-көлешә сөйләшеп киттек шулай тамаша карарга.

Ике авыл арасы алай ерак түгел, 3 километр тирәсе. Яктыда, җылыда уртача адым белән атласаң, 20–30 минутлык юл.

Белүегезчә, авыл җирендә халык көтүен каршылап, сыерын савып, мал-туарын ябып, каймагын аертып, кичке эшләрен бетермичә кичәләргә килми, җыелмый. Монда да нәкъ шулай булды. Спектакль соң гына башланды һәм төнге 12ләрдә генә тәмамланды. Дустым белән җитәкләшеп, халык дулкыны белән чыгу юлына — ишеккә тыгызланып, кысылышып килеп чыккач, безнең кулларыбыз ычкынды, аерылды. Һәм мин урамга үзем генә атылып килеп чыктым. Ишек төбендә дустымны озак көттем, культура йорты тирәли әйләнеп йөреп тә эзләдем — юк, ул беркайда да күренмәде.

Менә сиңа мә, калдым шулай берүзем. Яктыда йөрү ул бер хәл, ә менә караңгыда син башка авылдан кайтып кара!

Әлегә монда ут бар, тирә-якны күреп була. Кайтыр юлга төшеп, алга таба атладым. Алдарак яшьләрнең сөйләшкән, көлешкән тавышлары ачык булып ишетелә. Димәк, безнең авылдан тагын килүчеләр бар. Аларны куып җитәргә, бергә кайтырга теләп, адымнарымны кызулаттым. Үзем төркемгә килеп җиткән кебек булам, ә якынлашкан саен тавышлар тоныклана гына бара һәм бер кеше дә күзгә күренми — алар юк. Тавышлары бар, ә үзләре килеп җитү белән юкка чыга.

Менә хәзер ике авыл уртасына килеп җиттем дип уйлыйм үземчә. Монда бер генә утлы багана әсәре дә юк. Тирә-як дөм караңгы. Йолдызларның сүрән яктысында бераз юлны шәйлим, аның катылыгын тоям һәм читкә тайпылмаска тырышып, алга таба барам. Һәм шунда кинәт артымнан кемнеңдер, бик авыр сулыш алып, мышнап килгәнен тоям, ияргәнен сизәм. Әбиләр-әниләр авызыннан ишеткән «җенле урын» дигән сүзләр исемә төшеп, куркып, калтыранып китәм.

Бер карасаң, олы кеше мышнаган кебек, ниндидер куркыныч җанвар авыр сулыш алган кебек тә ишетелә аның тавышы. Кыскасы, ниндидер «зат» минем артымнан киләме, шуышамы, сөйрәләме — аңлап бетерә алмыйм, ләкин ул инде миңа бик якын һәм бик куркыныч икәнен бөтен йөрәгем белән тоям. Йөгерсәм, караңгыда абынып егылырмын дип куркам. Аллаһым, тотып алмаса гына, егылмасам гына ярар иде дип уйлыйм. Әйләнеп карарга бөтенләй куркыта. Карасам да, караңгыда барыбер берни дә күрмәс идем, мөгаен.

Шулвакыт бөтен тәнем буйлап ниндидер дулкын тирбәлеп үткәндәй булды. Мин үземне өскә, һавага күтәрелгән кебек хис иттем. Мышнау тавышы да хәзер ишетелми башлады. Куркуым да эреп, юкка чыкты. Шулай булуга да карамастан, мин үз-үземә әмер биреп барам: туктамаска, алга барырга, атларга да атларга.

Атлау хәрәкәтләре ясыйм, ләкин аякларым хәзер каты җиргә түгел, ә ниндидер йомшак әйбергә тияр-тимәс кенә бара. Башны күтәреп, өскә, һавага карыйм. Ник бер генә йолдыз әсәре дә күренми анда, кайда югалган икән алар, ник җемелдәмиләр? Алар бит бүген күктә бихисап күп иде. Нинди йомшак «юл» булды соң бу? Гомумән, мин хәзер кайда?

Мин ниндидер иркенлектән атлыйм. Миңа җылы, өшемим. Арымыйм, сусамыйм, ачлык сизмим, йокым да килми. Шулай озак атладым. Ә тирә-як кап-караңгы булды. Берни күрмим, бары йомшактан гына туктамый атлыйм.

Кинәт кайдандыр тып итеп, сикереп төшкән кебек булдым, каты юлны аяк астымда тойдым. Тирә-як балкып, яктырып китте. Таң аткан икән бит. Мин авылыбызның күпер өстендә басып торам. Үзем белән булган хәлләрдән һаман һушымны җыя алмый, атлап китә алмый басып торам.

Миңа хәзер урам буйлап өебезгә кайтырга кирәк. Авыл кешеләре күрмәсә ярар иде дип бик уңайсызланам. Чөнки әтиемнең тәртипле кызы, таң аткач, авыл эченнән генә дә түгел, ә күпер аръягыннан кайтып киләм ләбаса. Ә әни сөт чиләген тотып, сыер саварга чыккан. Мине күргәч, аптырап китте, туктап калды, күптән кайтып яткандыр дип уйлаган. Ярый әле әти йокысыннан уянып, торып чыкмаган. Мин тавыш чыгармаска тырышып, тиз генә өйгә кердем һәм җылы урыныма чумдым. Рәхәтләнеп, озак итеп йокладым. Бер төш тә күрмәдем.

Ә йокыдан уянгач, көне буе ашыйсым да, су эчәсем дә килмәде. Кызык хәл: кичәдән бирле берни дә ашамасам-эчмәсәм дә, ул көнне тамагым тук булды. Икенче көнне инде гадәти тормыш белән яши башладым. Ул вакытта бу хәлләрне әнидән башка беркемгә дә сөйләмәдем.

Сыйныфташым да көткән икән бит мине кайтканда, ишек төбендә, ә бер-беребезне күрми тилмергәнбез. Аның сөйләвенчә, ул бер төркем авыл яшьләре белән әйбәт кайткан. Димәк, «хәлләр» күрше авыл культура йортының ишек төбеннән үк, ә бәлки тагын да иртәрәк башлангандыр, кем белә?!

Әле булса исемә төшкәндә, торып-торып гаҗәпләнеп уйлап куям: ике авыл арасында төн караңгысында 5 сәгатьтән артык вакыт мин кайларда йөрдем, нәрсә өстендә очтым, гомумән, нинди дөньяда сәяхәттә булдым икән? Мине «теге зат» эләктереп алып йөрттеме төне буе дияр идем, ул үзе авыр сулап, чак сөйрәлеп килә иде бит. Әллә инде мине ниндидер Көчләр шул «зат»тан араларга һәм коткарырга теләп, бераз биеклеккә күтәреп, җиргә яктылык иңгәнче җылы, йомшак урында тирбәтеп тордылармы — моны инде мин төгәл генә әйтә дә алмыйм һәм бу хәлләр минем аңыма сыеп бетә торган да түгел.

Фото: ясалма интеллект кулланым ясалды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас