+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 Сентября , 09:39

Биш дипломың булу белән мени?..

Күптән түгел безнең идарәгә яңа белгеч килде. Исеме – Рәшит. Ул егерме ел укыган булып чыкты: бер үк вакытта икътисадчы да, юрист та, инженер да, агроном да, хәтта кытай теле буенча тәрҗемәче дә. Иң сөенгәне хуҗабыз булды: “Чын хәзинә бит бу! Нинди эшкә куйсаң да ярый”, – диде дә, аны финанс бүлеге башлыгы итеп билгеләде.

Биш дипломың булу белән мени?..Биш дипломың булу белән мени?..
Биш дипломың булу белән мени?..
Бераздан Рәшит еллык хисапны тикшерергә кереште. Өч ай буена компьютер каршында “баш күтәрми” утырганнан соң, чираттагы киңәшмә­дә хуҗа: “Нәтиҗәләр ничек?” – дип сорады.
Яңа белгечебезнең җавабы болайрак булды:
– Беләсезме, бөек философ Конфуций әйткәнчә, дөньяда барысы өч тигезлектә булырга тиеш. Оешманың дебеты белән кредиты туры килми, чөнки дөньякүләм инфляция һәм космик энергия безгә комачаулый...
Киңәшмәдә утырганнар кычкырып көлеп җибәрүдән көчкә тыелды. Ни дисәң дә, яңа белгеч, хуҗаның: “Чын хәзинә бу!” – дигәне ич!
Киңәшмәдән соң, ике көн узмады, Рәшит хокук бүлеген җитәкләде. Бер әйбер әйтеп булмый, дипломы бар! Беренче булып, ул эшчеләр белән төзелә торган стандарт килешүне карарга булды. Бу эшкә ул бик җитди кереште. Ярты ел дигәндә яңа документ әзер иде. Текстны укыгач, хуҗаның чәчләре үрә торган диделәр: Рәшит килешүгә Рим хокукыннан законнар, Франция Конституциясеннән өзекләр һәм хәтта, кытай иероглифлары керткән. “Закон бик катлаулы нәрсә, барысын да исәпкә алырга кирәк”, – дип, җитәкчене ышандырган. Эш нәрсә белән тәмамланды дисезме? Бу килешүне эшчеләргә күрсәт­кәч, алар үз теләкләре белән эштән китәргә гариза язып керткән...
Шулай итеп, Рәшитне хокук бүлегеннән алырга туры килде. “Ул бит әле инженер да!” – дип, хуҗа аңа шушы юнәлештәге эшне тапшырды. Нәкъ шул көнне идарәнең җылыту системасы бозылды – торбадан су ага башлады. Рәшит торба янына килде. Башта күзлеген төзәтте, аннары сызгырып җибәрде:
– Бире­дә сыек­лык динамикасы һәм термодинамиканың өченче законы бозылган. Физика күзлегеннән караганда, бу торба молекуляр дәрәҗәдә таркала, – дип озын гына лекция сөйли башлады. Ул сөйләгән арада, агып чыккан су беренче катны тутырды. Гади сантехник чакыртырга туры килде...
Бу хәлдән соң, хуҗа Рәшитне идарә йортында күрмәс өчен, аны тышка – ишегалдын яшелләндерергә, агроном итеп чыгарды. Дипломлы белгечебез ике көн буе ишегалдында туфрак үрнәкләрен пробиркага җыеп йөрде. Бер нәрсә дә утыртмаса да, “Идарә туфрагының кислоталылык дәрәҗәсе һәм Төньяк ярымшардагы кояш радиациясе бәйләнеше” дигән фәнни эш язды. Ишегалдындагы чәчәк түтәлләре исә чүп үләне астында калды.
Бер көнне җитәкчебез аны кабул итү бүлмәсенә сәркатип урынына утыртырга булды. Сәбәбе дә бар иде – Кытайдан инвес­торлар килергә тиеш. Менә телефон шалтырый. Рәшит трубканы ала да: “Нихао!” – ди. Трубканың теге ягыннан министрлыктан үзебезчә эндәшәләр: “Нинди “нихао” ул?! Мин министр урынбасары! Җитәкчегез белән тоташтырыгыз!” Рәшит, әлбәттә аптырап калмый: “Конфуций әйткәнчә, ашыккан кеше – дөньяның асылын аңламый...”, – дип җавап кайтара.
Бу сөйләшү әлбәттә, тиз арада хуҗага барып җитә. Ул шул ук көнне аны кабинетына чакырта. “Рәшит – син бик акыллы кеше. Физиканы да, кытайчаны да беләсең. Ләкин безнең идарә синең кебек бөек галимне сыйдыра алмый. Безгә эш белгән кеше кирәк, ә сиңа – Нобель премиясе. Бәхетеңне башка урында сынап кара”, – дип, Рәшитне эштән азат итү турындагы боерык кәгазен суза. Рәшит тирән мәгънәле итеп елмая да, ишектән горур атлап чыгып китә.
“Алтынчыга диплом алырга китмәде микән?!”  – дисезме? Булыр, булыр... бул­ганнан бар да була!

Люция Әблиева.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас