Бу вакытта анда өлкән яшьтәге хатын һәм өч бәләкәй бала булган. Йортта барлыгы биш бала яши, иң кечесенә өч ай.
МЧСтан хәбәр итүләренчә, янгын йортның верандасында чыккан. Ут торак биналарга тиз тарала башлый һәм эвакуацияләү юлын яба. Авыр хәлдә әби сабырлык күрсәтә: хәлне бәяләп, тәрәзәне ача һәм аның аша балаларны күршеләренә тапшыра, шуннан соң үзе янган йорттан чыга.
"Хатын-кызның вакытлы һәм акыллы гамәлләре нәтиҗәсендә өйдә булганнарның берсе дә зыян күрмәде. Урынга МЧС белгечләре чыгып, 63 кв. метрда януны туктатты», — диделәр ведомствода.
Хәзер урында белгечләр янгынның сәбәпләрен ачыклый. Йорт эчендә янгын хәбәрчесе урнаштырылган булган, һәм ул бинага төтен үтеп керү белән эшли башлаган.