+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 Сентября , 04:22

"Ә сез намазга ничек бастыгыз?"

"Мине һәрвакыт күзәтеп торалар кебек иде".

"Ә сез намазга ничек бастыгыз?""Ә сез намазга ничек бастыгыз?"
"Ә сез намазга ничек бастыгыз?"

Намазга баскач, күземә ир-ат күренә иде. Намазга басам гына — каршыга, урындыкка, бер олы яшьтәге ир килеп утыра. Чып-чын кеше булмаса да, гәүдәсе чын кешенеке кебек. Аякларын берсе өстенә берсен куеп утыра, намазда ялгышсам, аякларын алыштырып куя.

Башта шикләндем, нишләптер курыкмадым. Намазны өйрәнеп беткәч, юкка чыкты.

Минем ныклап намазга басуымда бик кызык булды. Әби-бабайлардан соң әти-әнием намаз укымады — коммунистлар заманы. Әби-бабайларны мин күрмәдем, мәрхүмнәр иде, алар намаз укыган.

Әтиемне караганда (ул урын өстендә ята иде) укый башлаган идем, эшкә чыккач ташладым: эштә укып булмый дип.

Биш еллап вакыт үткәч, февраль аенда төнге сәгать икедә уянып киттем: намаз укыйсым килә — чыдап булмый. Бүлмәдән бүлмәгә йөрим, ничек укыйсы икәнен бөтенләй онытканмын. Китаплар өске катта, анда балалар йоклый, аларны борчыйсым килми. Искә төшерә-төшерә укырга тырыштым, дөрес булмады инде, шулай да күңелдәге ярсу бетте.

Менә шуннан соң намазга ныклап бастым, Әлхәмдүлилләһ. Аннан мәдрәсәгә укырга бардым. Нәкъ шулай күңел ярсып, укырга барасы килеп торды. Раббыма иксез-чиксез рәхмәтлемен: юлны күрсәтеп тора. Ике мәдрәсәне тәмамладым, Әлхәмдүлилләһ.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас