+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 Сентября , 06:53

Мәрхүм ирем коткарды…

"Кечкенә балам белән урамга чыгып йөгердек".

Мәрхүм ирем коткарды…Мәрхүм ирем коткарды…
Мәрхүм ирем коткарды…

Бу хәлне миңа хезмәттәшем сөйләде. Аның сүзләреннән язам:

«Сигез ел элек ирем үлде. Кечкенә балам белән калдым. Шуннан соң ел ярым үткәч, төш күрдем: мин әбинең бакчасында икәнмен. Әбинең анда ике катлы йорты бар иде. Без ирем белән кунакка килгәндә, шундагы бер бүлмәдә тора идек. Ул үлгәннән соң да аның әйберләре шунда калган иде. Икенче катта зур лоджия бар иде, ирем исән вакытта аны сүткәннәр иде.

Төшемдә мин шул бүлмәдә икәнмен. Тәрәзәдән иремне күрәм… Уйлыйм: ничек ул анда, икенче катта басып тора? Лоджия бит юк! Ә ул миңа ачулы караш белән карый да, кинәт каяндыр зур таш алып, тәрәзәгә ыргытырга җыена. Мин курку белән аңа карыйм да уйлыйм: «Хәзер ул бу ташны тәрәзәгә ыргытачак, пыяла ватыклары миңа очып керәчәк». Качып китәргә дип борылам гына, шулчак тәрәзә ватылган тавыш ишетелә.

Шул тавышка уянып киттем. Кемдер ишекне бик каты шакый. Ишек янына барып: «Кем?» – дип сорыйм. Күршем җавап бирә: «Ира, баланы ал да тизрәк урамга чык, подъездда янгын!»

Мин күршемне кирәкле әйберләрне җыярга ярдәм итсен өчен өйгә керттем. Дашаны юрганга төреп, күршем белән урамга йөгереп чыктык. Подъездны куе төтен баскан. Икенче, өченче һәм дүртенче катларда электр счетчиклары яна иде. Мин сигезенче катта яшим, бөтен төтен безнең якка күтәрелгән.

Урамда ул миңа: «Синең ишекне бик озак шакыдым, өйдә кеше юк дип уйладым. Китеп барырга җыенганда гына син ишекне ачтың», – дип сөйләде.

Күрәсең, бик каты йоклаганмын. Шулай итеп, мәрхүм ирем төшемдә тәрәзәне ватмаган булса, мин инде беркайчан да уянмас идем».

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас