

Бу төркемдә йорт иясе турындагы язмаларны күргәч, үземнең дә бу хакта сезнең белән уртаклашасым килде. Мин үзем мондый әйберләргә ышанмый идем, безнең белән дә шундый хәлләр булуы турында сөйләрмен дип беркайчан да уйламадым.
Без ирем белән шәһәр читендәге йортка күчендек. Башта әйберләребез югалгалап торды, тик моны йорт иясе эше дип уйламадык. Ул безне, дөресен генә әйткәндә, «борчый» башлагач, ышанырга туры килде.
Берсендә ирем залда диванда йоклап ятканда, диванга кемнеңдер сикереп менүеннән уянган. Кинәт йокыдан айнып китеп, кемнеңдер диван артына балалар йөгергәндәге кебек аяк тавышлары белән кереп киткәнен ишеткән. Мин аңа ышанмадым инде: «Төшеңә кергәндер», – дидем.
Шуннан соң минем белән дә шундый хәл булды. Йоклап ятканда, борынымнан кемдер каты итеп тотып алгандай булды. Сулый алмыйча, куркып уянып киттем. Иртәнге сәгать дүртләр иде. Торып утырдым – борыным чыннан да авырта иде.
Шул вакытта кухнядан тавыш ишеттем, нәрсәдер йөри кебек. Кухняга тикшерергә барсам, котелдан су ага! Тиз генә иремне уятып, суны яптык һәм котелны сүндердек. Ярый әле кыска ялганыш килеп, янгын чыкмаган.
Менә шулай, йорт иясе безне бәладән саклап калган, дип уйлыйм.
Фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалды.