+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 Сентября , 15:30

Барысын да... 8 секунд хәл итте

40 ел элек, 1986 елның сентябрендә Уфа аэропортында самолет пассажирлары террорчылардан азат ителде.

Барысын да... 8 секунд хәл иттеБарысын да... 8 секунд хәл итте
Барысын да... 8 секунд хәл итте
Илле ел элек, Мәскәүдә үтәчәк җәйге Олимпия уеннары алдыннан КГБ рәисе Юрий Андроповның яшерен боерыгы буенча контртеррорчылык операцияләре үткәрү өчен “Альфа” махсус подразделениесе булдырылды. Беренче тапкыр киң җәмәгатьчелек “А” төркеме турында 1979 елда, Әфганстан башлыгы Хафизулла Әмин сараен штурмлау вакытында белде. Ул вакытта безнең спецназчыларга ике мең боевикка каршы торырга туры килде. Шуңа карамастан, алар 45 минут эчендә басып алынмаслык крепостьны кулга төшерде.
“Альфа” төркеме Башкортстанда да зур батырлык күрсәтте. Нәкъ 40 ел элек, 1986 елның 20 сентябрендә Уфа аэропортында террорчылар басып алган самолетны азат итү өчен аларга нибары сигез секунд кирәк булды...


Сугышчан тревога

Ул елларда мин майор дәрәҗә­сендә республика Дәүләт иминлеге комитеты­ның бер бүлекчәсе начальнигы булып хезмәт итә идем. Төнге сәгать икедә “Боевая тревога” сигналы буенча мине оператив дежур уятты. Тиз генә киендем дә, һәрвакыт әзер торган “тревога” чемоданын алып, төн караңгылы­гында урамга атылып чыктым. Ул вакытта хәзерге кебек транспорт күп йөрми иде. Бәхеткә каршы, көтмәгәндә юлда ниндидер йөк машинасы күренде. Форма кигән кешенең үзенә кул селтәвен күреп, машина йөртүче тормозга басты. Аңа мине Крупская урамындагы КГБ бинасына кадәр алып барырга кирәклеген үгетләргә туры килмәде. Бердәнбер үтенечем – мин аңардан мөмкин кадәр тизрәк баруын сорадым, чөнки биш минуттан урында булырга кирәк иде. Водитель мине тиз аңлады һәм бераздан безнең җиде кешедән торган оператив-тикшерү төркеме үзебезнең автобуста вакыйга урынына юл алды.
 
Юлда төркем җитәкчесе безне хәл белән таныштырды: 2 сәгать 40 минутта Львов – Киев – Уфа – Нижневартовск рейсын башкаручы 76 пассажир утырткан “Ту-134А” бортыннан аэропорт диспетчерларына хәбәр килгән: хәрби формадагы билгесез ике кеше, пулемет һәм автомат белән коралланып, самолетка бәреп кергән. Алар пассажирларны заложниклар дип белдергән һәм Пакистанга очуны таләп иткәннәр. Салондагы кешеләр каршы торырга тырышып карый, ләкин бандитлар тәртипсез рәвештә ата башлыйлар һәм ике кешене үтерәләр. Экипаж пилот кабинасының ишеген бикләргә өлгерә.
 
Һөҗүм итүчеләрнең армия хезмәтендәге ике солдат: 19 һәм 20 яшьлек кече сержант Мацнев һәм рядовой Ягмурджи булуы ачыклана. Алар Уфада урнашкан хәрби частьтан автомат һәм пулемет урлаганнар, ә аэропортка барганда юлда патруль машинасына һөҗүм итеп, ике милиционерны үтергәннәр.
“Набат” планы нигезендә, самолетны террорчылардан азат итү операциясен республика КГБсы рәисе генерал-майор Вадим Мищенко җитәк­ләде. Штаб аэродромның контроль-диспетчерлык пунктында урнашты. Аңа БАССРның эчке эшләр министры Владимир Рыленко, республика прокуроры Владимир Кравцев, Уфа берләшкән авиаотряды командиры Радик Галәмов керде. Мәскәүдән СССР эчке эшләр министры урынбасары Николай Демидов, СССР Дәүләт иминлеге комитетының 4нче идарәсе бүлеге җитәкчесе полковник Рево Ишмияров (сүз уңаеннан, якташыбыз) килде.
 
Кискен хәлне бәяләп һәм бандитларның аеруча куркыныч булуын исәпкә алып, штаб ярдәм сорап, “Альфа” төркеменә мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән карарга килә. Ә алар килгәнче вакытны сузу өчен безнең оперативниклар террорчылар белән сөйләшүләр алып бара. Сөйләшү экипаж һәм алар хезмәт иткән частьтан рота командирлары аша алып барыла.
Ундүрт сәгать буе бандитлар, Пакистанга очуны таләп итеп, самолетта экипаж һәм пассажирларны тоткын итеп тоталар, аларны үтерү белән яныйлар. Җинаять­челәр, шулай ук, үзләренә наркотиклар китерүне таләп итә. Бу – тактик сәбәпләр аркасында канәгать­лән­дерелгән бердәнбер үтенеч була. Кайчан очып китә алачаклары турында сораганнан соң, аларга самолетның бу килеш оча алмавы турында хәбәр итәләр: атышулары сәбәпле, идарә итү системалары зарарланган, герметиксызланган һәм техник карау кирәк, дип аңлаталар.

“Жучок” һәм стюардессалар ярдәм итте

Авиация технигы сыйфатында бортка безнең хезмәттәшебез – подполковник Анатолий Коцага менде. КГБда хезмәт иткәнче ул Уфа аэропортында эшләгән һәм авиатехника белән яхшы таныш иде. Анатолий Коцага террорчыларга ремонт өчен кимендә бер тәүлек кирәк булачак, дип белдерде. Бер үк вакытта подполковник мөһим оператив бурычны үтәде: салон эчендә “жучоклар” урнаштырды. Хәзер штаб бортта булган хәлләрне белә иде. Әйткәндәй, шул рәвешле, пассажир самолетын басып алуга әзерлектә катнашкан шул ук частьтан качкан дүрт хәрби булуы ачыкланды.
 
Өч тапкыр сөйләшүләр барышында заложникларны азат итүгә ирешелде. Башта бандитлар ике балалы өч хатын-кызны, аннары пассажирларның төп өлешен һәм таң алдыннан калган егерме кешене чыгардылар.
 
Террорчылыкка каршы операциядә катнашучыларның һәркайсы инструкция­дә алдан билгеләнгән анык бурычны үтәде. БАССР Дәүләт иминлеге комитеты тикшерү бүлегенең яшь тикшерүчесе Агләм Минһаҗевның югары һөнәри дәрәҗәдә эш итүен билгеләргә кирәк. Ул аэропортка оператив тикшерү төркеме составында беренчеләрдән булып килде һәм шунда ук безнең алдагы гамәл­ләребез законлы көчкә ия булсын өчен “Һава судносын урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгату турында карар әзерләде. Мин фильтрация төркемендә булдым. Безгә салоннан чыгарылган пассажирлар арасында террорчылар юкмы икәнлеген ачыклау бурычы куелды.
 
Теракт нәтиҗәсендә зур корбаннар булдырмый калу беренче чиратта бортпроводниклар Елена Жуковская һәм Сусанна Жабинецның төпле гамәлләре һәм батырлыгы нәтиҗә­сендә мөмкин булды. Нәкъ менә алар Мацневны 46 пассажирны, нигездә хатын-кызларны, балаларны һәм картларны азат итәргә күндергән. Шуннан соң алар, штурм башланыр алдыннан, җинаятьче-наркоман­нарның уяулыгын “йоклата” алды.

Без – үз көчебезгә ышанган бер команда идек

Бортта заложниклар калмагач, “Альфа” төркеме командиры полковник Геннадий Зайцевка, ниһаять, штурм башларга рөхсәт бирделәр. 17 сәгать 12 минутта аның сугышчылары бортка үтеп керде һәм террорчыларны коралсызландыруга иреште. Штурмга аларга нибары сигез секунд вакыт кирәк булды: Мацнев шунда ук атып үтерелде, Ягмурджиның аягы яраланды. Соңын­нан аны да хәрби трибунал карары буенча үлем җәзасына хөкем иттеләр. Җинаятьчел төркемнең калган дүрт әгъзасы да кулга алынды һәм төрле төрмә срокларына хөкем ителде, шулай ук, наркоманиядән мәҗбүри дәвалануга җибәрелде. Операциянең уңышлы үтүе турында КГБ рәисе Юрий Андроповка, ә ул – дәүләт башлыгы Михаил Горбачевка хәбәр итте.
 
“Альфа”лыларга кире кайтырга вакыт җиткәч, аларны озатырга безнең хезмәт һәм аэропорт хезмәткәрләре чыкты. Урындагы журналистның үтеп барышлый чекистларга бердәнбер сорауны бирергә өлгергәне хәтердә калган. “Сез ничек бик уңышлы эшли алдыгыз?” дигән сорауга полковник Геннадий Зайцев, адымын акрынайтмыйча гына: “Барысын да команда эшләде”, – дип коры гына җавап бирде.
 
Күрсәткән батырлыклары өчен бортпроводница Елена Жуковская – Кызыл Байрак ордены, аның хезмәттәше Сусанна Жабинец – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, подполковник Анатолий Коцага
 
– Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. Операциядә башка катнашучылар да төрле бүләкләр алды. Шәхсән миңа СССР Дәүләт иминлеге комитеты рәисенең Рәхмәте тапшырылды. Мин аны бик кадерләп саклыймм.
 
СССРның дәүләт иминлеген тәэмин итүдә зур казанышлары, аеруча куркыныч җинаятьчеләрне зарарсызландыруда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен “Альфа” төркеме командиры полковник Геннадий Зайцевка, мәгълүм булуынча, Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Югары бүләкне СССР Министрлар Советы каршындагы Дәүләт иминлеге комитеты рәисе Виктор Чебриков тапшырды.
 
Операциядә катнашкан башка кешеләр белән бергә аэропортта миңа хәрби формада һәм кулыма корал тотып тагын бер тәүлектән артык булырга туры килде. Ә Уфада бу вакытта минем сеңлемнең туе уза иде, кызганычка каршы, мин анда катнаша алмадым.

Традициягә тугрылык

Республиканың яңа тарихындагы әлеге беренче теракт турындагы “Эш”тә озак еллар “Яшерен” грифы торган. Аның нечкәлекләрен операция­дә турыдан-туры катнашучылар арасыннан бик азлар гына белә иде. Бер ел элек Русия Федераль Иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә Уфа Фән һәм технология­ләр университетының тарих һәм дәүләт идарәсе институты студентлары катнашлыгында түгәрәк өстәл узды. Сөйләшүнең темасы әлеге резонанслы җинаять эшенең яшерен материаллары турында фикер алышу белән бәйле иде. Федераль телеканал­ларның берсендә эфирга “А”төркеме юбилее хөрмәтенә документаль фильм чыкты. Аның бер сериясендә Уфадагы операция турында да сүз бара.
 
Легендар “Альфа” төркеме вакыт узу белән Русия Федераль иминлек хезмәтенә караган махсус тәгаен­ләнештәге үзәкнең “А” идарәсе итеп үзгәртелде. Аның хезмәткәрләре “альфа”чылар салган сугышчан традиция­ләргә тугры кала һәм Ватанны террорчылык янауларыннан намус белән саклыйлар.

Марс Әбдиев,
Русия Дәүләт иминлеге органнарының отставкадагы подполковнигы, Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.
(Шул елларда төрле басмаларда дөнья күргән фотолар автор архивыннан алынды.)


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас