+22 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 Сентября , 07:01

"Улым аркама кагылып китте"

"5 айлык булып туды сабыем... Икенче көнне үк аны җирләделәр..."

"Улым аркама кагылып китте""Улым аркама кагылып китте"
"Улым аркама кагылып китте"

"Бала тудыру йортында үзем белән булган хәлне язып үтим әле.

2010 ел, гыйнвар.
5 айлык авырлы идем, "преждевременные роды" башланды да дәваханәгә киттем. Бала туды, әмма минем хәл начар. Кан агуны туктата алмыйлар. Авыртудан эчләрем суырала, аңымда көчкә торам. Шул килеш үз аякларым белән палатага чыгып яттым. Төне буе баланы күрәсем килеп, елап чыктым, әмма кан күп югалтылган торырлык, сөйләшерлек хәлем юк.

Икенче көнне әниләрем килеп, баланы алып кайтып киттеләр. Аны шул көнне үк җирләделәр, мин дәваханәдә калдым.
Кич йокларга яттым, елап ятам. "Сабыем салкын җир гүрләрендә" дип, елый торгач, йокымсырап киткәнмен. Бер хатын-кыз кулы яңагыма чабып җибәргәч, куркып, уянып киттем. Аркамны стенага терәдем дә, төне буе йоклый алмый яттым.

Икенче төн тагын шулай узды. Иртәгә выписка дигән төн, миндә тагын истерика: баламның гәүдәсе кабердә, җаны монда кала, калдырып китәм инде сине, сабыем, ачуланма, дип күңелемнән уйланып ятам шулай йокылы-уяулы. Шулвакыт кечкенә генә кул аркамнан 3 тапкыр кагылып, сөеп китте. Рәхмәт улыма, бәхиллеген бирде дип, кайтып киттем икенче көнне. Теге хатынның гына нигә сукканын аңламадым… Бәлки мин ул вакытта аңымны югалткан вакыт булып, ул мине кире тормышка кайтаргандыр..."

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас