

Яңа ел алдыннан Кыш бабай безгә песи баласы бүләк итте. Анасыннан аерылып, мөстәкыйль тормышка атларга мәҗбүр булган бер айлык кына җан иясе ишек тупсасыннан узу белән безгә җитди, акыллы йөзен төбәде. “Оһо, күзләре бит Ленинныкы”, — дип куйды ирем, песинең карашыннан бераз каушабрак калып. Интернетка ябыштык. Чыннан да, Владимир Ильичның соңгы фотоларыннан безнең песинең күзләре бага сыман иде.
Әллә мәче, әллә кеше?!
Әллә мәче, әллә кеше?!Әйткәндәй, песиебез бик акыллы булып чыкты. Бәдрәфкә дә көнендә өйрәнде. Җитмәсә, мәчеләргә мәхәббәт белән янмаучы ирне аеруча үз итте. Аның аягына утырып йөри, төшеп калмас өчен чалбар балагына ныклап ябыша. Кичләрен икәүләп остаханәдә сәгатьләр буе утыралар. Кечкенә детальләр, отвертка, тимерчыбык, кадак, чүкеч кебек әйберләргә гаҗәпләнеп туя алмый песиебез.
— Кит, песи гәүдәсе кигән кешедер бу, — дип әйтеп куйды хәләлем, йорт хайванының холкына хәйран калып.
— Кем белә, бәлки, чынлап та шулайдыр? — дип килешергә ашыкты бәйрәм белән котларга кергән күршебез. — Хайваннар турында әйтә алмыйм, ә менә реинкарнациягә — башка тәндә яңадан тууга мин генә түгел, Җир шарында яшәүче күп халыклар ышана.
— Яле, ниләр беләсең, уртаклаш! — дип үтенәбез укымышлы күршебезгә.
Ул шатланып риза була, сөйли:
— Бу ышану таш гасырда ук туган, диләр. Ә билгеле математик Пифагор ышанып кына калмаган, элекке тормышыннан вакыйгалар белән дә бүлешергә яраткан.
Көнчыгышта җаннарның башка гәүдәгә күчү концепциясе күпсанлы дин тәгълиматлары нигезенә салынган. Бигрәк тә балалар арасында элекке тормышны, туганнарын белү, үзләре беркайчан да булмаган урыннарны сурәтләү очраклары бихисап һәм алар галимнәрне уйга калдыра.
1929 елда кечкенә Шанта Дэви берзаман үзенең кияүдә икәнлеген, исеме Луджи булуын “исенә төшерә”. Җитмәсә, кыз башка шәһәрдә урнашкан өен, элекке гаиләсен бөтен нечкәлекләренә кадәр сурәтләп бирә, дүрт ел элек бала тапканда үлүен әйтә. Ул “яшәгән” Мутр шәһәрендә тикшерү үткәргәч, баланың сүзләре раслана. Шанта белән очрашуга Луджиның ире килә, кыз аны шундук таный. Ә Мутр шәһәрендә Шанта бернинди авырлыксыз “элек яшәгән” йортын эзләп таба, зур гаилә әгъзаларына исемләп эндәшә. Тик иң кечесен — Луджиның үлеменә сәбәпче булган баланы гына танымый.
1980 еллар урталарында һинд гәзитләре Ашиш Бансал турында күп яза. Малайга өч яшь тулганда ул да гаиләсе, 3 баласы булуы хакында хәбәр итә. Тагын ун елдан Ашиш хатыны һәм балаларының исемнәрен исенә төшерә һәм алар белән очрашырга теләк белдерә. Ашиш Бансал үзен Бинай Тхакур дип атый, имеш, ул Бомбей шәһәрендә тимер юл остаханәсендә эшләгән. Бервакыт кич эштән кайтканда аңа дүрт кеше һөҗүм итә, талыйлар, үтерәләр. Эксперимент ясап, 14 яшьлек Ашишны Бомбейга илтәләр (беренче тапкыр!), ул остаханәне бик тиз таба. Анда Бинай Тхакурның элек эшләве һәм 14 ел элек юкка чыгуы ачыклана.
Вирджиния университеты каршындагы медицина колледжы профессоры Ян Стивенсон җаннар күчешен дәлилләүче фактлар эзләү белән җитди шөгыльләнә, тикшеренүләрен китап итеп чыгара. Аның фикеренчә, элекке тормыш белән бәйле иң кызыклы очраклар балаларда күзәтелә. Алар, өлкәннәрдән аермалы буларак, мәгълүматны чит чыганаклардан эзләми.
Стивенсон тикшергән күпсанлы очракларның берсе Джасбир Лал Джат исеме белән бәйле. Бу малай өч яшендә чәчәк авыруыннан ата-анасы кулында үлә. Сулышы туктала, тәне суына. Тик әти-әнисе баланы җирләргә әзерләнгәндә, ул... селкенеп куя. Берничә атнадан Джасбир савыга, тик холкы бөтенләй үзгәрә. Ул үзенең бу урыннан 40 чакрым ераклыкта яшәвен, туй вакытында агуланып, колесницадан егылып, башы бәрелеп үлүе хакында сөйли. Джасбирның сөйләгәннәрен тикшерү хәйран калдыра. Чынлап та ул атаган шәһәрдә Собха Рам Тийджт дигән кеше яшәгән була. Джасбир аның туганнарының исемнәрен һич ялгышмыйча атый, Собханың тормышыннан күп кенә фактларны сөйләп бирә.
Ян Стивенсон җан күчешенең 2000нән артык очрагын өйрәнә. Һәр очрак буенча Җир шарының төрле почмакларына үзе йөри, тикшеренү эшләре алып бара, фотомәгълүмат туплый, казынулар үткәрә. Таныш булмаган телдә сөйләшә башлау, миңнәр, җәрәхәт эзләренең бер үк урыннарда булуы, тарихи фактлар — боларны Стивенсон җан күчешенең төп дәлилләре дип исәпли.
Күзәтелгән кешеләрнең өчтән бере — тумыштан ниндидер тән кимчелегенә ия. Әйтик, маңгаенда җәрәхәт белән туган малай үткән гомерендә балта белән чабылып үтерелүен исенә төшерә. Икенче баланың туганда ук кул бармаклары кисеп алынгандай була һәм ул хуҗалык эшләрен башкарганда җәрәхәт алуын исенә төшерә. Стивенсон бу кешене белүчеләрне эзләп таба. Чынлап та, “үткән тормыштагы” ир бармакларын ашлык сугу җайланмасында өздерә һәм кан югалтудан үлә.
Йельск университеты каршындагы медицина үзәгенең психиатрия бүлекчәсе җитәкчесе доктор Брайан Вайс бер вакыйгага кадәр әлеге могҗизаларга көлеп кенә караган. Ә берзаман...
Докторның бер пациенткасы судан бик курыккан. Сулыкларда коену гына түгел, хәтта ваннага керү дә аның өчен проблема булган. Традицион дәвалауның ярдәме тимәгәч, Вайс гипноз кулланырга була. Аның йогынтысында хатын үзе белән... 4 мең ел элек булган хәлләрне искә төшерә башлый. Баксаң, ул күпмедер Көнчыгыш илләренең берсендә яши һәм суга батып үтә. Хатын үткәннәр хакында шулкадәр хисләнеп сөйли, җитмәсә тарихи фактларга да таяна — Вайска ышанудан башка чара калмый.
Кыскасы, реинкарнация яклылар кеше җанының үлгәннән соң башка гәүдәгә күчүенә ышана. Кайбер галимнәр фикеренчә, һәрберебез 5-50 тәнгә күчеп яши ала!
— Ниләр генә юк дөньяда. Гаҗәп! — дип уфтанып куйды ир күршенең хикәятен бүлдереп. Һәм сөйләшүне дикъкать белән тыңлап утыручы песигә: “Әйдә, ашап алыйк булмаса”, дип эндәшүе булды, тегесе шәп-шәп атлап кухняга кереп тә китте.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102