+3 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 Сентября , 13:15

Котырган песи

Төн буе шул мырауҗан белән саташып чыктым да икенче көнне эшкә бармыйча эчеп яттым – барыбер үләсе...

title
Котырган песиКотырган песи
Котырган песи
Барысына да авылда яшәүче бертуган сеңлем Зилә гаепле. Ул күпбалалы ялгыз хатын булганга, йомышка йөртер кешесе юк, шуңа кирәкле әйберләрен миңа шәһәрдән алып кайтырга куша.

– Тавыкларым чатанлый башлады. Колхоз исән чакта җимнәренә фермадан балык мае алып кайтып куша идем. Шуны таба алмассың микән? – диде ул чираттагы бер кайтуымда.
– Ярар, таныш ветеринардан сорап карармын, – дидем.
 
Шәһәргә кайткач, икенче көнне “Айболит” кушаматлы ветеринар күршемә шалтыраттым. Без шәһәр читендәге бистәдәге бер урамда, үзебез төзегән йортларда яшибез. Ул, үзенең өйдә булмавын әйтеп, капкадан кергәч тә уң якта зур булмаган катыргы тартманы алырга кушты. Мин тартманы ачып тормыйча багажникка салып куйдым да, авылда үземнең дә йомышым булганлыктан, юлга кузгалдым.
 
Февраль ае иде. Көннәрнең шактый суык чагы. Кайту белән иң башта сеңлемне шатландырырга булдым. Тартманы өстәлгә куеп ача башладым, ул чәй куярга су алырга чыгып китте. Балык мае шешәләре бик яхшы чүпрәккә төрелгән булып чыкты. Аны сүтеп җибәрсәм, күзләрем маңгайга менде: анда үлгән песи ята иде. Туңган, бик матур мәче үләксәсе! Мин, тиз генә тартманы ябып, машина багажнигына чыгарып салдым. Сеңлем дә кайтты.
 
– Балык мае алып кайтмадыңмыни? – ди.
– Тартмаларны бутаганмын, – димен.
 
Йомышларымны үтәп, авыл читендәге чүплеккә туктап, тартманы ташлап калдырдым. Кулны кар белән ышкып, сөртеп, юлга кузгалдым.
 
Өйгә кайтуга хатын мине “Айболит” сорап килүен әйтте. Озакка сузмыйча, тиз генә капка төпләренә барып туктадым. Ул көтеп кенә торган кебек, каршыма килеп чыкты. Исәнләшеп тә тормыйча:
– Песине кая куйдың? – ди.
– Балык мае тартмасы дип уйладым. Карап та тормаган идем шул. Песине чүплеккә ташлап калдырдым, – димен.
 
– Эшләр хөрт, ул песине миңа “усыплять” итәргә китергәннәр иде. Котырган булырга тиеш, хуҗасының баласын тешләгән. Баланы дәваханәгә салганнар, тикшерәләр. Миңа песине лабораториягә китерергә куштылар. Котырган булса, эшләр харап.
– Кайтып алып килермен, шунда торса, – димен.
 
– Песине кулыңа тотып караган идеңме? Башка кешеләр кагылмадымы? – дип сорый бу.
– Юк, ләкин өстәлгә куйган идем.
– Кулларыңны юдыңмы соң?
– Кар белән ышкыган килеш.
 
“Айболит” миңа балык мае салынган тартма тоттырды.
 
Мин, машинага утырып, капка төбендә торган хатыным янына туктап та тормыйча, кире авылга җилдердем.
Буран башланып тора, шулай да чүплектәге тартманы тиз таптым. Кемдер ачып караган, мәчем бер читтә ята. Аны кулга полиэтилен капчык киеп, кире тартмага урнаштырдым һәм сеңлем яшәгән йортка ашыктым. Кычкыртып кына чакыртып чыгарып, балык майлы тартманы тоттырдым да:
 
– Бая өстәлгә тартма куйган урынны яхшылап сөрт, чүпрәген ташла. Клеенкаңны чыгарып ыргытсаң да яхшы булыр, – дип кузгалып киттем. Ул авызын ачып торып калды.
Мин шәһәргә кайту белән “Айболит”ка “күчтәнәчен” тапшырдым. Өйгә кереп, чишенеп, яхшылап кулларымны югач, суыткычта торган бер “ярты”ны ачып, “җиффәреп” тә куйдым.
– Нәрсә булды? – ди хатын.
– Миңа күп калмады, – димен, котырган кешенең үлү очраклары булуын искә төшереп.
 
Хатын сораштырып та җавабымның төбенә төшә алмагач, чыгып, машинаны карап керде. Берәрсен таптатмаганмынмы, имеш. Аңа барысын да сөйләп бирдем.
Төн буе котырган песи белән саташып чыктым. Икенче көнне эшкә бармыйча эчеп яттым. Барыбер үләсе. Кешеләргә чир йоктырасым да килмәде. Кичен “Айболит” килеп керде, авызы ерык. Мәчедә котыру чире булмаган икән.
 
Шуннан инде мин шатлыктан эчүгә күчтем...

Әлиф ГАЛИМОВ.


Автор:Резеда Галикәева