+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 Сентября , 03:00

Мәктәп автобусы һәлакәткә тарыган

Авария нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган.

Мәктәп автобусы һәлакәткә тарыганМәктәп автобусы һәлакәткә тарыган
Мәктәп автобусы һәлакәткә тарыган
Уфа - Чишмә - Кыргыз Миякә трассасында ВАЗ-2112 җиңел автомобиле белән мәктәп автобусы бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Авария кичә юлның 14нче километрында теркәлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ВАЗ-2112 йөртүчесе Чишмә бистәсеннән Уфага таба барган һәм каршы яктан килгән, бу вакытта сулга борылып маташкан мәктәп автобусы белән бәрелешкән. Җиңел машина йөртүчесе һәм аның пассажиры һәлакәт урынында үлгән.

ДАИ мәгълүматы буенча, мәктәп автобусында 21 бала һәм бер олы кеше булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән.

 

Автор:Резеда Галикәева