

"Бозым дигән нәрсәгә, үземнең башыма төшмичә, ышанмый идем.
Улыма 12 яшьләр булгандыр. Кичтән мәктәпкә җыенып, әйбәт кенә ятып йоклаган бала, иртән урыныннан тора алмады. "Скорый" чакыртып, дәваханәгә алып киттеләр. Икенче көнне бала янына барсак - сукырая язган. "Бөтен дөньяны томан эчендә күрәм", - ди.
"Балагызда системный чир диеп шикләнәбез, бөтен әгъзалары, сосудлары бозылган", - диде табиб.
Шулай итеп, безне "скорый" белән башкалага озаттылар. Анда, балама 12 яшь булса да, мине дә калдырдылар. Хәлебезгә керептер, икебезгә аерым палата бирделәр.
Анализлары бик начар булгандыр инде, палатага коляска кертеп куйдылар. Кая барсак та, шуңа утырып кына чыгарга куштылар.
Консилиум җыеп, тикшермәгән урыны калмады. Симптоматика буенча дәваладылар инде. Ләкин диагноз куя алмадылар. Табиб ахырдан: "Без барысын да эшләдек, хәзер үзегезчә давалап карагыз", - диде. Ул да шикләнгәндер инде, мөселман кешесе иде. Аллаһ Тәгәләгә мең шөкерана кылам каршыбызга шундый табиблар биргәнгә.
Шулай итеп, без мәчеттән дәваханәгә хәзрәт чакырттык. Ул палатада баланың кроватен кыйблага борып, кулын аның маңгаена куеп, Коръән укыды. Шул мәлне хәзрәтнең кулы бик нык шешеп чыкты. "Балагыз бозымга очраган", - диде.
Безне шулай дәваханәдән чыгардылар. Аллаһка шөкер, тора бара балам терелде. Коръән аятьләренең, догаларның файдасы булмый калмады.
Ә чирләр алдыннан алдагы кичтә улым, лифттан чыккач, безнең фатир ишегенә чаклы юл булып сибелгән мәкне тотып караган.
Ул мәкне мин үзебездә тагын да күрдем. Анысы инде олы улымның матрас астына сибелгән иде. Аңардагы шаукымнан һаман да котыла алмыйбыз.
Менә шулай, кызлар. Булмас, дияргә ярамый. Аллаһ Тәгәләбез барыбызны да бертигез яраткан. Ләкин Аның каршында җавапны һәркайсыбыз аерым тотачакбыз. Бу кешеләр дә, кемгәдер зыян эшләгәнче, шуны белсеннәр иде.
Мин дә безгә бу эшне кем эшләгәнен беләм. Бүгенге көндә ул мәрхүм инде. Аллаһ Тәгәләбез Үзе белүче, аның гөнаһларын кичереп, безгә дә ярдәмен бирми калмасын иде.