И замана диген! Инде “бер сәгатькә ир”,“бер сәгатькә хатын”, өй җыештыручы, коуч кебек төрле хезмәтләргә күнегеп беттек, ә менә игъланнар битендә “бер сәгатькә дус” дигәнне күреп, әллә нишләп киттем. Моның сине тыңлап утырыр, күңел бушатыр кеше икәнен аңласам да, дусның, дуслыкның сатылуын күңел кабул итмәде.
Аралашу җитми
– Туктале, берәүнең күңелендәге белән уртаклашасы, эчен бушатасы килсә? Серләшер, хәтта ки тыңлап утырыр кешесе булмаса, аңа нәрсә эшләргә? – дип, бу хезмәтне “акларга” тырышып карый ахирәтем. Ә болай, ичмасам, бушанып кала.
– Кешегә аралашу җитми, аеруча өлкән кешеләргә. Мин менә рентген кабинетында эшлим, олы кешеләр килсә, беркайчан да тиз генә чыгып китми, аларга сөйләшергә кирәк. Ә минем аралашып торырга вакытым юк, коридор тулы халык, кызганып калам артларыннан. Менә шундый кешеләр өчен андый түләүле дус яхшыдыр, – ди апам.
Түләсәгез, мин әзер!
Күзгә чалынган игъланнардан бу хезмәткә бәянең 500 сумнан 3500 сумга кадәр булуын күрергә мөмкин. “Сатыла торган дуслар” үзләрен менә ничек характерлый:
“Ялгызлыктан туйсагыз, аралашыр кешегез булмаса – шалтыратыгыз! Сөйләшеп, утырырга, Сезне тыңларга әзермен. Күңелегезне борчыган иң авыр темаларыгыз да миндә генә калачак. Күңел бушаткычыгыз булырга әзермен. Хакы: сәгате – 1000 сум”.
“Мин игътибарлы һәм эмпат кеше. Сезгә моңсу, сөйләшер кешегез юк икән, языгыз, Сезне тыңларга һәрчак әзермен. Төрле кешеләр белән эшләү тәҗрибәм бар”.
“Үзем турында: миңа 20 яшь, бик аралашучан, матур тавышлы кешемен. Шәхси очрашулар булмаячак, минем белән бер сәгать язышу 500 сум тора, шалтыратышу – 800 сум”.
“Кайчакта якыннар безне аңламый, акыл өйрәтә. Мин сезгә менә дигән дус булырга әзер! Сезгә минем белән уңайлы булачак. Бүген үк шалтырат! Бәясе: бер сәгать онлайн аралашу – 800 сум”.
“Позитив дус эзлисезме? Мин сезне тыңлап утырып кына калмыйм, теләсәгез паркка, театр-күргәзмәләргә, шугалакка барырга, велосипедта йөрергә, кафеда утырырга (сезнең исәпкә) риза. Әгәр дә инде проблемаларыгыз булса, аларны игътибар белән тыңларга әзермен”.
“Дустым, синең бу минутта проблемаларың бардыр яки авыр хәлдә калгансыңдыр, бәлки, якыннарың белән мөнәсәбәтләрең бозылгандыр? Я булмаса, син бик ялгыздыр? Мин – яхшы әңгәмәдәш. Мин сиңа бик яхшы дус булачакмын. Шалтырат. Без дус булырбыз! Бәясе: сәгате 2500 сум”.
“Бу ыгы-зыгылы дөньяда ялгызлык хисеннән дә авыры юк. Әмма мин сиңа дус булырга риза! Бүген үк, хәзер үк шалтырат, чөнки һәркем үзен аңлауларын, терәк булуларын тели. Ә мин сезгә уникаль мөмкинлек тәкъдим итәм: бер сәгатькә дус булачакмын! Очрашу бары тик онлайн. Бәясе, сезнең проблемаларга карап, 3000-3500 сум”.
Менә шундый белдерүләр. Алар барысы да “бүген үк шалтырат!” дип чакырып тора һәм үз бәясен тәкъдим итә. “Дуслык” якынча 500-3500 сум тора. Игъланнардан булачак “дуслар”ның акча мәсьәләсенә шактый җитди караулары, дөресрәге – бу хезмәтнең бары тик акча җыюга гына корылганлыгы күренеп тора. Потенциаль дуслар арасында күбрәк хатын-кызлар, ир-атлар сирәк очрый, әмма бар.
Эксперимент
Түзмәдем, шундый игъланның берсе буенча шалтыраттым. Трубканың теге ягында бик яшь, ягымлы тавыш ишетелде.
– Сөйләгез, мин сезне тыңлыйм! – диде ул, минем игълан буенча шалтыратканымны аңлагач. – Тик эшкә тотынганчы, 500 сумны фәлән номерга күчереп, миңа чек салыгыз.
Бу сүзләрдән бик күңелсез булып китте. Әмма мин экспериментны ахырга кадәр җиткерергә булдым. Уйлап чыгарган проблемамны 15-20 минут бәян иткәнмендер. Трубканың теге ягында шушы вакыт тынлык булды. Әйтерсең дә, телефонны “громкийга” куеп, үз эшләре белән мәшгульләр. Мин вакыт-вакыт “алло, сез мондамы?” дип сорагач, теге яктан “әйе”, “тыңлыйм сезне!”, “мин игътибар белән тыңлыйм” кебек җаваплар килә. Арытаба сөйлим, әмма безнең аралашу күбрәк монологны хәтерләтә.
Көчкә тартып-сузып 45 минутка җиткердем безнең дуслыкны.
– Арытаба сез сөйләгез инде, минем проблемалар бетте, – дигәч, теге якта тынлык урнашты.
– Мин бит сезне тыңларга алындым, үземнең сөйләр сүзем юк, – диде тотлыга-тотлыга минем яңа “онлайн” дус.
– Дус булгач, әңгәмәләшәләр, серләшәләр, киңәшләшәләр бит, мин генә сөйләгәч, сезне тыңламагач, нинди дуслык булсын инде ул? – дидем мин тегеңә төрттереп.
– Нәрсә сөйлим соң? Менә яңа гына кибеттән кайттым, фәлән-фәлән помада элек өч мең сум тора иде, әле хакы почти биш мең сум булган, шуңа кәефем кырылды, – диде ул. Дустымның кайда эшләвен сорагач, ул аптырап китте.
– Менә бит сезнең белән эшлим. Дуслашам! – дип җаваплады.
Аның белән кыска гына әңгәмәдә көненә уртача 2-3 кеше белән аралашуын аңладым.
– Бу хезмәт яңа, халык белми, өйрәнмәгән. Бер заман популяр булып китәр әле, – диде ул, ышаныч белән.
Мин яңа дустым белән хушлашып, трубканы куярга ашыктым. Аның белән бергә 500 сумым белән дә хушлаштым. Күңелгә әйтеп бетергесез авыр булып калды. Чөнки чын дуслык белән бу акча эшләү юлының бернинди уртаклыгы да юк иде.
Бар нәрсә дә сатыламы?
Әлеге хезмәт, Интернет мәгълүматларына күз салсак, XX гасыр башында Көньяк Кореяда барлыкка килгән. Бүген ул күп илләрдә популяр. Әйтик, Кытайда хәтта “аутсорс-уллар” да бар икән. Ягъни, мәсәлән, ялланган кеше синең улың булып “эшли”. Шалтыратып хәл белә, сиңа кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтә. Ә Көньяк Кореяда хәтта туйларга кунакларны да арендага сатып алалар икән. “Бер сәгатькә дус” хезмәте Япониядә бик популяр. Хәтта махсус агентлыклар эшли. Таләпләреңә туры килгән дусны сайлап бирәчәкләр. Америкада әлеге платформа инде 2019 елдан алып эшли. Бездә исә бу хезмәт 2010 елда барлыкка килгән, бик тиз үсеш алмаса да, аның белән файдаланучылар бар.
“Дус” дигәндә, биредә сүз дуслык турында гына бармый, ялгыз өлкәннәргә – кыз, ул; дәү әниләре, дәү әтиләре булмаган балаларга – дәү әти, дәү әни хезмәте тәкъдим ителә. Әтисез балаларга әти сатыла. Барысы да акчага. Барысы да рәсми.
Ни кызганыч! Чын дуслык, чын кайгырту, чын игътибар, чын сөю, чын хисләр, чын әти, чын әни түгел болар...
Бәяне төшерү бу
Әлбәттә, ялларга була бер сәгатьлек дусны. Синең акчаңа ялланган түләүле “колак”, бәлки, кем өчендер бик уңайлыдыр да. Сезне нәрсә борчый – барысын да тыңларга әзер. Әле алай гына да түгел, сезгә ничек кирәк, ничек телисез – шулай тыңлаячак: баш каккалап утырырга да, киңәш бирергә дә мөмкин. Эндәшмәүче дус кирәк булса, эндәшми утырачак. Мондый “дус” белән, килешү буенча, мессенджерлар аша язышырга да, офлайн очрашырга да була. Алар арасында хәтта кафе, кино-театрларга барырга риза булганнары да бар. Әлбәттә, сезнең исәпкә. Бар нәрсәгә дә инструкция бар.
Тик, миңа калса, бер генә нәрсә исәпкә алынмаган: дуслык сатылмый шул. Сатылгач, ул дуслык та булмый! Чынбарлыкта бу хезмәтнең дуслыкка бер кагылышы да юк. Аның “бер сәгатьлек дус” дип аталуы чын дуслыкның бәясен генә төшерә. Чөнки дуслык эчкерсезлеге белән аерылып тора, анда акчага-бәягә урын юк. Дусның әле мактап, куәтләп торуы гына түгел, тиргәп алуы да зур бер куаныч.
Психологлар бу хезмәт кешеләрдә бушану, хис-кичерешләрен сөйләү ихтыяҗыннан туган, дип аңлата. Димәк, аралашу, сөйләшү җитми, чын дуслык мөнәсәбәтләре юк. Әйе, килешәм, һәр кеше үз дөньясы белән мәшгуль, очрашып, рәхәтләнеп аралашырга һич вакыт табып булмый.
Мөгамәлә корырга осталыгы булмаган, үз эченә бикләнгән, я булмаса дөньяга ышанычы югалган ялгыз кешеләр дә бар. Тирә-яктагылар белән җылы мөнәсәбәтләр кора алмауның сәбәпләре бик күп. Шуңа да монда психолог белән эшләү дөресрәк, минемчә. Чөнки анысы – профессиональ белгеч. Ә акчага сатып алган дусны бары тик синең акчаң гына кызыксындыра. Әгәр дә социаль дусларны арттырасың килә икән, кызыксынулар буенча клубларга йөрү нәтиҗәлерәк, минемчә.
Кешеләр күп, дуслар сирәк...
Менә шундый парадокс килеп чыга, дуслар, нәкъ фәйләсүф әйткәнчә: халык күп, кешеләр сирәк. Бер уйласаң, социаль челтәрләрдә хәзер көне-төне аралашып була, дусларны, әнә, төрле илләрдән, хет миллионлап җый! Ә күңелдә бушлык, чөнки андый аралашу чын дуслыкны, чөкердәшеп чәй эчүне, бергәләп һава суларга чыгуны алыштырмый. Оныкларың турындагы шатлыкны уртаклашырга ялланган дус түгел, үзеңнең дусларың кирәк шул! “Прокат”ка алган дус күңел бушлыгын тутыра алмый. Яшь буын гына моны аңлап бетерми сымак, аларның Интернетта дуслары бихисап, ә чынлыкта, бергәләп кинога барырга, офлайн аралашырга – юк дәрәҗәсендә. Ә хәзер инде алар Алиса һәм шуның ише ясалма фәһем белән аралашырга күнеккән, тиздән барлык дуслары шул чат-ботларга кайтып калмаса ярар иде.
Кочаклашу салоны
Кызык бу дөнья. Аралашу, дуслашу, кочаклашу кирәк икәнен үзебез дә яхшы аңлыйбыз. Тик аралашырга, очрашырга вакытыбыз гына юк. Ә бит дустың белән бер кочаклашу да күпме энергия бирә! Шушыларны аңлап, Польшада бер ханым кочаклашу салоны ачкан. Акчага, әлбәттә! Чират шулкадәр зур, хәтта ярты елга алдан язылган, диләр. Бер сәгатькә хакы безнең өч мең сумнан артыграк. Моңа өстәп ни әйтәсең инде? Бары тик ахырзаман якынлашуына тагын бер кат ышанасы гына кала.
Хак куймыйк!
Бу юлларны язгач, күңелгә кыен булып тора. Замананың шулкадәр үзгәрүен, бар нәрсәнең акчага корылуын кабул итү авыр. Әмма уңай күренешләр дә җитәрлек бит бу дөньяда: чит-ят кешегә эчкерсез ярдәм итүчеләр, волонтерлар бар. Безнең күңел әле катмаган, акчага сатылмаган! Шуңа да дуслыкны дәвам итик, үстерик, бер-беребезне акчага түгел, бушлай, ихластан кочаклыйк! Замана үзгәрде дип күпме генә чаң сукмыйк, барысы да үзебезгә бәйле. Чөнки замана бездән тора!
Сатмыйбыз дуслыкны, бернинди акчага да сатмыйбыз, килештекме?
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.