+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 Октября , 13:55

Сигез яшьлек баланы коткарганнар

Кыз тукталышта әнисен көтеп алалмагач, җәяү кайтырга карар иткән...

Добавить в предпочтительные источники Google
Сигез яшьлек баланы коткарганнарСигез яшьлек баланы коткарганнар
Сигез яшьлек баланы коткарганнар
Уфада Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре сигез яшьлек кызга вакытында ярдәмгә килгән.

Бу хәл кич белән була. Сигез яшьлек Катя (исеме үзгәртелде) «Галле шәһәре урамы» җәмәгать транспорты тукталышында әнисе белән очрашырга тиеш була. Әмма билгеләнгән вакытта әнисе килми, ә баланың кесә телефонының зарядкасы бетә. Шуңа күрә аның әнисе белән элемтәгә керү мөмкинлеге булмый.

Аптырап калган кыз Затон микрорайонына үзе кайтырга карар кыла. Башта ул тротуардан гына атлый, ләкин тиздән шәһәр кварталлары артта кала, һәм аның алдында машиналар тиз хәрәкәт итә торган трасса пәйда була.

Машина юлыннан ялгыз гына барган баланы төбәк суд приставлары ведомствосы хезмәткәрләре — Зөлфия һәм Римма вакытында күреп ала. Алар кичекмәстән машиналарын туктатып, елап утырган кыз янына килә.

Приставлар баланы коткару өчен барлык кирәкле чараларны күрә:
Елаган кызны тынычландыралар һәм җылынсын өчен хезмәт машинасына утырталар.
Кыздан әнисенең телефон номерын сорыйлар. Бәхеткә, ул номерны яттан белә.
Куркуга төшкән әнисе белән ашыгыч рәвештә элемтәгә кереп, аңа кызының төгәл кайда булуын хәбәр итәләр.

Әнисе килгәнче, ведомство хезмәткәрләре Катя янында кала, аның игътибарын кичергән көчле стресстан читкә юнәлтергә тырыша.

ГУФССП хезмәткәрләренең уяулыгы һәм битараф булмавы аркасында кыз гаиләсенә исән-имин әйләнеп кайта, ә юлда фаҗига булмый кала.


Автор:Резеда Галикәева