-1 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 Октября , 14:03

"Әнкәй, нинди җимеш җыясың?.."

"Үлем хәлендә булган әни халатыннан нидер чүпләп җыйган кебек булды. "Чия җыям", - диде ул минем сорауга".

Добавить в предпочтительные источники Google
"Әнкәй, нинди җимеш җыясың?..""Әнкәй, нинди җимеш җыясың?.."
"Әнкәй, нинди җимеш җыясың?.."

Әнкәем 84кә кадәр яшәде. Үләрлек түгел иде кебек, берүзе яшәп ятты.
Көннәрдән бер көнне күптән вафат булган абзыем, түтәемнәр килеп керделәр дә, апаем әзерләнеп тор, без тиз генә бер җиргә барып киләбез дә, сине кереп алабыз диделәр, ди. Абзый үзе гармун уйный ди (бик оста гармунчы иде).
Сәгать төнге өчтә сеңлемә звонить иткән, кайтыгыз, мин үләм, дип. Сеңлем башта саташып кына звонить иткәндер дип уйладым, ди. Алай да авылда тагын бер энем башка чыгып яши иде, аңа әйттем, ди. Энем барса, ишек эчтән бикле, ачучы юк, ди. Веранда яктан ишекне каерып керсәм, әнкәем идәндә ята, дәшәлми дә, ди. Бик начар хәлдә булган ул. Шуннан барыбыз да кайттык. Сеңлем системалар куйгач, рәтләнеп китте, креслога чыгып утырды. "Әнкәй, нигә алай иттең? - дигәч, төшен сөйләде.

Бик матур сөйләнеп утыра, сорауларга дөрес җавап бирә. Карыйм, халатын сыйпап куя, кулы белән нидер өзеп җыйган кебек итә. Моның турында сорадым. "Җимеш җыям, чия", - ди бу. Үзе безгә кайтырга куша. Таралыштык. Күп тә үтми сеңлем тагын звонить итә, әнкәй китте... ди.

Булмас димә, дөнья бу.

Автор:Гөлия Мөгаллимова