+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 февраль 2021, 17:05

23 яшьтә - 11 бала анасы

Барысы да үзенекеләр.

Барысы да үзенекеләр.
Мәскәүле Кристина Гагаркина 17 яшендә кызы Виканы тудыра, ә 19 яшендә Батумида ял иткән вакытта, бай грузин бизнесмены, кунакханәләр челтәре хуҗасы, 56 яшьлек Галип Озтюрк белән таныша.
Кристина сүзләренчә, бу бер күрүдән мәхәббәт булган. Тиздән Кристина Вика белән Батумига, Галип янына күченә. Яшь аермасы һәм ирнең элекке никахларыннан өлкән балалары булуга карамастан, ул Кристина белән мөмкин кадәр күбрәк бала тудырырга тели, һәм хатын аның белән ризалаша.
Кристина сүзләренә караганда, башта ул ел саен бала табачакмын дип уйлаган, әмма аның репродуктив мөмкинлекләре җитмәячәген бик тиз аңлаган. Ул вакытта Галип аңа суррогат аналар хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим итә.
Грузиядә суррогат ана булу 1997 елдан рөхсәт ителә, ә суррогат ана хезмәте чагыштырмача арзан – йөклелек өчен 10 мең доллардан да күп түгел. Грузия законнары нигезендә, бала автомат рәвештә экстракорпораль аталандыру өчен генетик материал биргән кешеләргә тапшырыла.
Нәтиҗәдә, ун айда бу парның ун баласы туган.
Планда - балалар санын 105кә җиткерү.
Фото: Инстаграм
Читайте нас: