+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 апрель 2021, 11:53

"Ак күлмәкле хатын-кыз башыма кулларын салды..."

Коточкыч авариягә тарыган егет бу хатынның аның янына килүенә шикләнми.

Клиник үлем нәрсә ул? Табиблар, галимнәр аны төрлечә аңлатса да, әлегә төгәл генә аңлатма бирүче юк. Берәүләр кешенең баш миенең кайбер күзәнәкләре әле исән булганлыктан, кеше төрле кичерешләргә дучар була, дисә, икенчеләре исә аны кешенең хәтта саташуы белән дә аңлата. Ничек кенә булмасын, клиник үлемнең барлыгы күптән исбат ителгән инде. Алдагы көннәрдә без "Кызыл таң" укучыларын шундый хәлләр белән таныштырырбыз. Геройларның исемнәре күрсәтелмәчәк.
Билгеле, автоварияләр һәрвакыт көтелмәгәндә була. Сүз барачак кеше дә куркыныч һәлакәткә тарыган. Ул олы юлдан мотоциклда барганда идарәне югалта. Егет берникадәр вакыт асфальт өстендә ята һәм бик күп кан югалта. Инде тәмам хәле беткәндә ул янына ак күлмәкле бер хатынның килеп тезләнгәнен күрә.
Хатын кулларын аның башына сала һәм тынычландыра башлый. "Барысы да яхшы булачак, куркырга кирәкми", - ди ул. Ахыр чиктә, мотоциклчыны медицина хезмәткәрләре коткара.
Дәваханәдә аңына килгәч, егет шунда ук бу хатын турында сораша башлый, ләкин урынга килгән ашыгыч ярдәм бригадасы аның янында бернинди хатын-кыз да булмавы, ә ашыгыч ярдәмне авария урыны янында туктаган ике ир-егет чакыртканлыгын әйтә. Әмма егет бу хатынны бик ачык күрүен билгели.
Кем булган ул хатын-кыз! Әлеге сорауга җавап бирүче юк.
Фото: ezoterika.ru
Читайте нас: