+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 март 2021, 20:40

Алачыкта бала сөлдәсе табылган

Аны кем төзегән? Бала нишләп үлгән?

Аны кем төзегән? Бала нишләп үлгән?

Алачыкны шул тирәдә уйнап йөргән малайлар тапкан.

Санкт-Петербургның Красносельский районында урнашкан Көньяк Приморье паркы территориясендә үсмерләр якындагы йорттан ярты чакрымда алачык, ә аның эчендә 95-100 сантиметрлы бала скелеты тапкан.

Полициягә бер укучының әнисе гариза белән мөрәҗәгать иткән. "Кичә төштән соң 74нче полиция бүлегенә 42 яшьлек хатын мөрәҗәгать итте. Ул аның улы һәм аның дуслары Көньяк Приморье паркында скелетланган мәеткә юлыгуларын белдерде", - дип хәбәр итә 24 мартта "Фонтанка" сайты.

Мәгълүмат расланган. Белгечләр җәсәднең баланыкы икәнен ачыклаган. Кайчан үлгәнлеген әлегә хәтта якынча да әйтеп булмый. Шулай ук экспертлар һәлакәт булган урыннан тәмәке, пластик шешәләр һәм дүрт пакет алган, дип хәбәр ителә.

Бала киемсез булган. Скелет табылу факты буенча тикшерү башланган. Экспертиза билгеләнгән. «Скелет табылган вакытта яртылаш җиргә күмелгән, аның астыннан башы гына калкып торган була. Хәзерге вакытта баланың үлеменең сәбәбе, хәл-шартлары, вакыты, шулай ук аның җенесе һәм үлгән чагына яше ачыклана», - дип аныклыйлар.

Алачыкны кем һәм нинди максат белән төзегәне әлегә билгеле түгел.

Фото: РенТВ
Читайте нас: