+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 Май 2021, 20:00

Алты ай гына яшәп калган...

Бүген Чишмә бистәсендә коточкыч фаҗига булган.

Бүген Чишмә бистәсендә коточкыч фаҗига булган.
Янгын алты айлык баланың гомерен өзгән.

Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров, вакыйга урынына чыгып, сабыйның үлүе турында хәбәр итә.

«Баланың әнисе янгын вакытында өч яшьлек кызы белән йорт ишегалдында булган. Алты айлык кыз бер катлы йортта коляскада кала. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ялкын болдырда кабынган, санаулы секундлар эчендә өйне колачлаган, — ди Ришат Мансуров. - Хатын кызын янган йорттан алып чыгарга омтылган, тик булдыра алмаган. Ут бик тиз таралган...".

Шулай ук гаилә башлыгының гадәттән тыш хәл вакытында эштә булуы мәгълүм. Полицейскийлар соңрак гаиләнең бик үк имин булмавын ачыклый: ата-аналар мошенниклык җинаятьләрендә шикләнелә.

Барлык компетентлы органнар тикшерү билгеләгән инде.

Фото: bashinform
Читайте нас: