+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 март 2021, 15:30

Бала 44 магнит шар йоткан

Стәрлетамак табиблары аның гомере өчен көрәшә.

Стәрлетамак табиблары аның гомере өчен көрәшә.

Стәрлетамакта балалар дәваханәсе медиклары уенчыклар аркасында һәлак була язган сабыйга операция ясаган. Медучреждение баш табибы Борис Шәрипов хәбәр иткәнчә, өч яшьлек малай, эче авырту сәбәпле, 1нче балалар дәваханәсенең хирургия бүлегенә китерелгән.

"Балага оператив рәвештә барлык кирәкле диагностика: рентген, УЗИ һәм лаборатор тикшеренүләр үткәрелде. Рәсемдә ата-ана уенчыкның детальләрен таныды, аның белән бер көн элек сабый актив уйнаган», — дип ачыклык кертте табиб.

Малайның эчәклегеннән конструкторның 44 детален алганнар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу бертөрле булмаган магнитлар. Дүрт сәгать эчендә ике хирург чиратлап баланың эчәгеннән конструкторның югалган өлешләрен тартып чыгарган.

Бала интенсив терапия бүлегендә, аның хәле авыр дип бәяләнә.

Фото: башинформ


Читайте нас: