+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 Май 2021, 12:50

"Балаңа җен ияләшкән, диләр..."

Бер хатын Интернет челтәрендә баласының йоклаганда куркыныч тавышлар чыгаруы турында язган. Кайбер күрәзәчеләр фикеренчә, аның баласына җен ияләшкән.

Бер хатын Интернет челтәрендә баласының йоклаганда куркыныч тавышлар чыгаруы турында язган. Кайбер күрәзәчеләр фикеренчә, аның баласына җен ияләшкән.

Бу хакта хатын "Вконтакте" социаль челтәренең "Серләшик" төркемендә язып калдырган.

"Бу хәл балама 10 яшь булганда башланды. Ул вакытта йоклаганда ниндидер сүзләр генә әйтә иде. Әмма елдан-ел бу хәл начарайды гына. Бүген улыма 16 яшь һәм ул төнлә йоклаганда кычкыра башлады. Кичә бөтен өйгә "Пожар" дип, ярты сәгать дәвамында акырды. Нинди генә табибларга алып бармадым инде. Барлык күрсәткечләре дә яхшы.

Күрәзәчеләргә алып барып карадым. Алар да төгәл генә берни дә әйтә алмады. Берсе, балагыз сихырланган аракы эчкән, дип белдерде. Ә икенчесе, балагызга җен ияләшкән, ди. Андый нәрсәләргә ышанасы килми шул.

Нишләргә дә белмим. Арытаба өй буйлап йөри дә башласа, нишләрбез!? Бәлки, сез дә мондый хәл белән очрашкансыздыр. Берәр киңәш бирегез әле", дип язып калдырган ул.

Фото: pixabai.com
Читайте нас: